Шәһри Казан

Татарстан санкцияләрне җимерә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация 25-27 сентябрьләрдә Чехия Республикасында булды. Премьер-министр урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов әлеге эшлекле сәфәрнең нәтиҗәләре белән таныштырды.

Мәгълүм булганча, Чехия Президенты Милош Земан Европа Берлеге тарафыннан Россиягә карата кулланылучы санкцияләргә кискен каршы чыга. Грециядә 26 сентябрьдә булган халыкара конференциядә дә ул:

- Россияне блокадада калдыру сәбәбен күрмим, санкцияләрне туктатырга кирәк. Хрущев Украинага бүләк иткәнче Кырым бервакытта да Украинаның өлеше булмады. Украина хөкүмәте фашист экстремистларыннан арынса, илне федерация нигезләренә корса, файдага гына булыр иде, - дип хәтта рус телендә дә сөйләде.

Россиягә карата җылы мөнәсәбәттә торган Чехия Президенты Милош Земанның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында дустанә мохит хөкем сөргән. Аннан соң, Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының депутатлар палатасы рәисе Ян Гамачек белән парламентлар хезмәттәшлеге турында сөйләшкән. Ян Гамачекны, Россиягә булачак визиты вакытында, Татарстанга да килеп китәргә чакырган.

Безнең делегация INTEMAC тикшеренү үзәге һәм Куржим шәһәрендәге TOS Kurim станоклар төзү заводы эшчәнлеге белән танышкан. Визит барышында иң зур вакыйга - Татарстан Республикасы белән Чехиянең Көньяк Моравия крае арасында үзара хезмәттәшлек килешүе кабул ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, безнең хезмәттәшлек Россия белән Чехия хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирер, дигән. Үз чиратында, Көньяк Моравия крае гетманы Михал Гашек:

- Европа Берлеге белән Россия арасындагы сәяси хәл төбәкләр хезмәттәшлегенә, Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае дуслыгына берничек тә киртә була алмас, - дип ышандырган.

Равил Зарипов сөйләгәнчә, хезмәттәшлек сәнәгать, фән, мәдәният, туристлык өлкәләрен колачлаячак. Чехия безнең республиканың фармацевтика тармагын үстерүгә 8 миллион евро акчаны инде күчерә дә башлаячак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: