Шәһри Казан

Түбән Камада ришвәтчелек турында сөйләшәчәкләр

2015 елның 26 гыйнварынан 6 февраленә кадәр Түбән Кама районында ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясенең күчмә утырышы оештырыла.

Комиссия составына Татарстан Республикасы Президентының Ришвәтчелеккә каршы идарәсе, Татарстан Республикасының Эчке Эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Репсубликасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм башка ведомство вәкилләре керә.

Комиссия эше кысаларында 2015 елның 30 гыйнварында 15.00 сәгатьтә 24нче сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова граҗданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итә: Түбән Кама шәһәре, Студентская урамы, 9нчы йорт.

(8555) 36-47-12 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин.
Тулырак мәгълүмат: 8 9046 678 145 телефоны буенча.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: