Казан аэропортында яңа терминал төзеләчәк, ә Бөгелмә аэропортының очып китү- очып төшү полосасы 2,5 мең метрга кадәр озынайтыла.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенә юллаган хатында:”Россиядә, барлык кыенлыкларга карамастан, транспорт инфраструктурасы планлы үсештә. Татарстан бу үсешкә лаеклы өлеш кертә”, – дип, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлеген уңай бәяләде.
Путинның җиңел кулыннан
Марат Хөснуллин искәртүенчә, Татарстан “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектын ышанычлы төстә үтәп чыкты.
– Мәсәлән, Казан агломерациясендә юлларның 85 проценттан да артыграк өлеше норматив таләпләр югарылыгына җиткерелде. Ил икътисады Көнчыгышка борылу сәбәпле, Татарстанның эре транспорт-логистика сыйфатындагы роле тагын да арта. Россия Президенты узган елның ахырында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юлларында хәрәкәтне ачып җибәрде. Әлеге юллар М-12 автомагистрале составына керә, – ди Марат Хөснуллин.
Шулай ук, Казанда үзгәртеп төзекләндерүдән соң Горький шоссесы, “Зур Яшел Үзән” юлы, Вознесение трактының икенче чираты ачылды. Вознесение трактының икенче чираты Казандагы Җиңү проспекты белән М-7 “Волга” федераль автотрассасын тоташтыра. Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы сафка бастырылды.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты тәмамланды, ләкин юллар төзелеше туктамый, ул быелдан башлап “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында дәвам итә.
Миңнеханов бурычлар куйды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллар төзелешендә дәүләт-шәхси хезмәттәшлекне активрак кулланырга чакырды. Ике елда 290 автобус, 64 троллейбус сатып алынган.
– Җәмәгать транспорты эшчәнлеге әлегә четерекле мәсьәлә булып тора. Халыкны автобусларның торышы, транспортны озак көтеп алу борчый. Чаллы халкыннан да зарланулар күп керә. Автобуслар паркын яңартуда федераль проектны көтеп тормастан, ел саен яңа автобуслар кайтарту чарасын күрергә кирәк. Казанда трамвайлар гына түгел, трамвай юллары да яңартуга мохтаҗ, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада юллар төзелешенә теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә һәм Транспорт министрлыгына рәхмәт әйтте ул.
– Бөек Җиңүгә 80 ел тула быел, шулай ук 2025 ел – Ватан сакчысы елы. Бөек Ватан сугышы ветераннарына кайгыртучанлык, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтелсен, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Хыяллар һәм өметләр
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләгәнчә, Казан аэропортында яңа терминал төзеләчәк, ә Бөгелмә аэропортының очып китү- очып төшү полосасы 2,5 мең метрга кадәр озынайтыла. Болгар причалы үзгәртеп төзекләндерелә, Кама Тамагында причал файдалануга тапшырыла. Чаллы, Алабуга һәм Мамадыш шәһәрләрендә яңа причаллар төзеләчәк. Казан причалы тагын 200 метрга озынайтыла. Узган ел Дэн Сяопин исемендәге логистика терминалы составындагы “Бер пояс, бер юл” терминалыннан Кытайга тәүге йөк поезды җибәрелгән. Казанда “боҗра” тимер юл төзелешенә әзерлек чаралары күрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар