16+

Дамир Бәдриев: «Карурман өрәге» (Хикәя)

Чулман елгасы тарафыннан йомшак кына җил исә. Ул җәйге эсселекне киметергә теләгәндәй, гәүдәгә су дәръясының салкынлыгын бөрки.

Дамир Бәдриев: «Карурман өрәге» (Хикәя)

Чулман елгасы тарафыннан йомшак кына җил исә. Ул җәйге эсселекне киметергә теләгәндәй, гәүдәгә су дәръясының салкынлыгын бөрки.

Мондый мизгелләрдә тәнгә рәхәт булып китә.

Район үзәгендә үткәрелгән җыелыштан “УАЗ” машинасында үз авылына кайтыр юлга чыккан колхоз рәисе Мортазаның күз карашы юл тукталышындагы ак флагка төште. Ара якынайгач, аның флаг түгел, ә нәфис гәүдәсенә ак күлмәк кигән кыз икәнлеген күрде. Җил кызның күлмәк итәген өскә күтәреп, төз-матур аякларын ачып-ачып җибәрә. Әлеге мәлләрдә сылукай бармаклары белән күлмәк итәгенә баса. Мортаза: ”Нинди күбәләк икән бу?” – дип, үзалдына сөйләнеп, машина тәрәзәсеннән чыгардай булып юлга карады.Тукталыш турысына җиткәч, колхоз рәисе машинаны туктатты.

– Кая кайтасың?
– Чишмәлегә.
– Ә, күрше авылга икән. Әйдә утыр.

Кыз җәхәт кенә машинага менеп кунаклады.
– Мортаза абый, әйбәт булды әле сезнең туры килүегез. Авылга кадәр кайтабыз икән.
Ир гаҗәпсенеп, карашын кызга төбәде.
– Мине беләсеңмени? Танып бетермим әле үзеңне.
– Үзебезнең колхоз рәисен таныйбыз инде, ничек танымаска. Чишмәле авылындагы тракторчы Галимҗан кызы булам.
– Ә-ә, мәрһүм Галимҗан абзыйныкымы?!. Әтиең иртәрәк китеп барды шул.
– Әйе, биш ел узды инде.
– Исемең ничек дисең?
– Таңсылу.

Машинада берара тынлык урнашты. 
– Районда ни эш башкарып йөрүең? – дип әңгәмәне кабат җанландырды Мортаза.
– Укуны тәмамлап, район үзәгенә китапханәгә эшкә урнаштым.
– Көн саен йөреп эшләү уңайсыз булыр бит. Фатирга кердеңме?
– Хезмәткәрләр өчен тулай торак бар икән. Шуннан бүлмә бирделәр.
– Яраган, яраган. 

Мортаза кызның шәрә аякларын, күлмәк изүеннән күренгән тулы күкрәкләрен сиздермәс кенә күзәтеп барды. Кыз ир-ат карашын барыбер тоемлап, итәген тез башына тарткалаган, күлмәк изүен каплаштыргалаган булды. Ләкин, юл сикертмәләрендә һәм борылышларында күлмәк итәкләре янә күтәрелә, күкрәк изүләре ачыла иде. 

Чишмәле авылында кыз рәхмәт әйтеп, саубуллашып төшеп калды. Машина колхоз идарәсе урнашкан күрше авылга юл тотты. Мортазаның азгын күңеленә бу кызны ничек тә үзенеке итү теләге кереп оялады. Берничә көннән соң район үзәгенә баргач, түзмәде, китапханәгә керде ул. Эзләп йөрисе булмады, Таңсылу аны ишектән керүенә үк күреп алды.
– Мортаза абый, исәнмесез! Районга килгән идегезмени? Мин дә авылга кайтасы идем. Киткәндә мине дә алсагызчы, – диде кыз.

Мортаза мондый чишелешкә өметләнмәгән дә иде, хәтта.
– Колхозыбыз чибәркәен ничек калдырыйм инде. Әле йомышларым бар, фәлән сәгатькә урамга чыгарсың.
Таңсылу эш сәгатен тәмамлагач, машиналар мәйданчыгындагы таныш “УАЗ” янына килде. Ләкин, ишекләр бикле, машинада кеше юк иде. Ул арада кулына пакет тоткан Мортаза да күренде.
– Күптән көтәсеңме?
– Юк, килеп кенә җиттем.
– Менә бу сиңа куян күчтәнәче. Кайткач, шоколад конфет белән чәй эчәрсез, – дип Мортаза пакетны кызга сузды.
– Әй, кирәкми иде. Рәхмәт инде!
– Анда туңдырма да бар, эри башлаганчы кимереп кайт, – диде Мортаза машина кузгалып киткәч.
– О-о, туңдырма! Рәхмәт! – дип туңдырманы яларга тотынды Таңсылу.

Эссе һавада туңдырма тиз йомшарды. Бер кисәк кызның муенына тамды. Мортаза уң кулын сузып, Таңсылуның муенындагы туңдырма тамчысын сөртеп алды. Шул вакытта кулы кызның йомры тыгыз күкрәкләренә орынды. Күлмәк тукымасы аша да сылукайның назлы тәне исерткеч шәраб кебек иде. Машина урман юлына җитте. 
– Кичке яктарак умарталыкка барып килергә исәпләп торам. Әйдә, сине дә алам. Яңа бал белән тәмләп чәй эчәрбез, – дип тәкъдим ясады Мортаза.
– Белмим шул, – дип икеләнде кыз.
– Бер дә уңайсызланма, озак тормабыз.

Ахыр чиктә ризалашты Таңсылу. Умарталыкны якыннан күрү теләге кузгалды күңелендә. Алдан килешенгәнчә, кыз билгеләнгән сәгатьтә авыл читенә чыгып басты. Шул минутларда “УАЗ” машинасы да килеп җитте. Арткы урында бозау кадәрле этне күреп, машина эченә керергә куркып калды Таңсылу.
– Курыкма-курыкма. Бу минем аю. Тарзан кушаматлы, – диде Мортаза.
Кыз курка-курка гына машинаның алгы өлешенә кереп утырды.
– Тарзан, бу гүзәл кыз безнең кеше. Аңа тиясе түгел, – диде Мортаза машина кузгалгач.
Эт яңа кешене ошатты, борынын сузып, кызның башына төртеп алды.
– Әй-әй, – дип, һаман да куркып, куырылып килде Таңсылу.

Умарталык урман читендәге матур аланлыкка урнашкан иде. Аланның кояшлы өлешенә төрле төсләргә буялган умарталар тезеп куелган. Юкә агачлары күләгәсенә ике өй сыенган.
– Нинди өйләр болар? – дип кызыксынды Таңсылу.
– Зурырагы умартачы өе, ә тегесе – хамам, – дип таныштырды Мортаза.
– Ә хамам нәрсә ул?

Колхоз рәисе яшь кызның самими соравыннан рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– О, хамам бик яхшы җир ул. Мунча ул, мунча!
Таңсылу умартачы өенә узды. Өй эченә идән җәелмәгән, кечкенә тәрәзәле дивар ягына агач сәке урнаштырылган. Җәйге юка күлмәк кенә кигән Таңсылу өй эченнән кире аланга чыкты, куллары белән үз-үзен кочаклап, сикерә-йөгерә кояшлы урынга барып басты.
– Катып үләсең ул өй эчендә.
– Хәзер яңа бал белән чәй эчәрбез, җылынырсың, – диде табын янында кайнашкан Мортаза.

Умартачы Ибраһим өстәлгә самавыр китереп куйды һәм дәшми-тынмый гына читкә атлады.
– Телсезме әллә бу кеше? – дип сәерсенде Таңсылу.
– Телсез генә түгел, сукыр да әле ул.

Ибраһимга умарталыктагы хәлләрне “күрмәскә” һәм “сөйләмәскә” дигән әмер алдан ук биреп куелган иде. Һәр сүзне чынбарлыктагыча кабул иткән, ялган һәм хәйләне әле белмәгән Таңсылу, борчылып, Ибраһимны күз карашы белән озатты.
– Ой, умарталарга бәрелә бит инде хәзер. Кара-кара, бәрелмәде. Умартаны урап узды.
Мортаза янә көлде.
– Борчылма, сукыр түгел ул. Аңа артыгын күрмәскә генә әйтелгән. Кил, чәй ясадым.

Таңсылуның үз гомерендә урман аланында, бигрәк тә, умарталыкта яңа аертылган бал каба-каба самавырдан чәй эчкәне, төрле чикләвек һәм җимешләр белән сыйланганы юк иде. Аңа бу әкияттәге күренеш кебек тоелды. Табыннан купкач, кыз Тарзан белән куыша-куыша уйнады. Мортаза машина янына киткән бер мизгелдә Ибраһим агай Таңсылуның колагына пышылдады.
– Балакай, йөри күрмә монда. Харап итәчәкләр сине.

Дәвамы бар

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading