Шәһри Казан

Ун кызга – тугыз егет

Популяр урыс җырындагы бу сүзләрне таныдыгызмы? Шәһәр җирлегендә әлеге проблема күп катлы йортлар арасында кереп югала кебек, ә менә авылларда буйдаклар, ялгызлар проблемасы караңгы төндә күзне ертып керә. Һәрхәлдә, кайсы гына авыл җирлегенә барсак та, өйләнмәгән егетләребез күп, Казаннан кызлар җибәрегез әле дип шаяртмый калмыйлар. Саный китсәң, ялгыз егетләр булган...

Популяр урыс җырындагы бу сүзләрне таныдыгызмы? Шәһәр җирлегендә әлеге проблема күп катлы йортлар арасында кереп югала кебек, ә менә авылларда буйдаклар, ялгызлар проблемасы караңгы төндә күзне ертып керә. Һәрхәлдә, кайсы гына авыл җирлегенә барсак та, өйләнмәгән егетләребез күп, Казаннан кызлар җибәрегез әле дип шаяртмый калмыйлар. Саный китсәң, ялгыз егетләр булган кебек, ялгыз кызлар да җитәрлек.
Кызык түгел, кызганыч
Район җирләрендә әлеге проблемага күз йомалар дип әйтеп тә булмый анысы, ни өчен дигәндә, соңгы елларда таныштыру-кавыштыру клублары ачылуын да еш ишетергә туры килә. Ул эш, ялгышмасам, иң элек Саба районында башланды. 2010 елда Наилә Гыйльмиева дигән яшь кенә кыз анда танышулар клубы ачып җибәрде.
- Кызык булсын әле дип түгел, шул проблеманы якыннан күргәнгә башладым әлеге эшне, - ди ул үзе. - Уң як күршебездә дә, сул яктагысында да ялгызлар яши иде. Үзләре менә дигән булган егетләр. Көне-төне башларын да күтәрми эшлиләр, эчмиләр-тартмыйлар. Клубка чыгып, кызлар күзли торган яшьтән дә чыккан үзләре. Бу проблема белән берәү дә шөгыльләнми, күрә торып авылны картайтасы килми дип, тәвәккәлләргә булдым. Башта бөтен район буенча авыл советларына шалтыратып, кайсы җирлектә ничә ялгыз кеше яшәвен белештем. Төгәл генә ничә кеше җыелуын хәзер хәтерләмим дә, әмма шактый зур сан чыкканын тәгаен беләм. Күбрәк ир-атлар килде. Хатыннар аз булды, аларының да үзләре килеп анкета тутырасылары килми. Бердән, яхшы түгел дип ояла. Икенчедән, ялгызлыкның тәмен белеп яши торган яшькә җиткәннәр. Бала табу яшеннән узганнар, мужик карап ятасылары килми. Ирләрнең, киресенчә, шул яшьтәгеләре килә. Яшь кызларга өйләнә алмыйлар, үз тиңнәре юк. Илле яшьтән узган хатыннар исә балаларын ялгыз гына үстереп бетереп, үзе өчен иптәш эзләп килә. Әмма кырык яшьлек ирләр аларга өйләнә алмый бит. Сер түгел: авыл буйдакларының күбесе ялкау, булдыксыз. Анкета тутырганда яңа өй җиткердем ди. Барып карагач, йорт дигәннең нигезе генә торуын күрәсең. Әле алар сайланган да була. Димче булып эшләп карамасам, ир-атларның хатын-кызларга караганда да таләпчәнрәк булуын белмәс идем. Миңа баласыз кирәк, үз баламны тәрбияләп үстерәсем килә, диләр. Кырык-кырык биш яшькә кадәр бала тапмаганнар сезгә бала алып кайта алмас шул дигәч, ярар инде алайса, балалысы да ярый, әмма кыз балалы булсын, өйдән чыгып китәсе дип тә шаккатырганнары бар.
- Вакытында өйләнми калуларын нәрсә белән аңлаталар соң?
- Беркая чыгып йөрмәдем, вакыт эш белән узды, хәзер инде клубка дискотекага йөрү яшендә түгелмен диләр. Сөйләшә торгач, күбесенең, хәтта ки кырык процентының өйләнми калу сәбәбе - шәхси мөнәсәбәтләргә әниләренең катышуы. Соңрак, әлбәттә, бик үкенәләр. Онык та сөя алмыйм бит дип, малайларын җитәкләп алып килүчеләр дә булды. Яшь вакытында ук өйләндереп калырга кирәк, ошаткан икән, очрашып йөри торган кызы бар икән, өйләнсен шуңа. Һәр ана кешегә үз баласы иң яхшысы булып күренә, әлбәттә, теге кыз, бу кыз лаек түгел аңа дип сайланалар да соңыннан ниндие дә ярый диләр.
- Шушы өлкәдәге тәҗ­рибәңнән чыгып, буйдак­лар проблемасын ничегрәк хәл итәргә кирәк дип уйлыйсың?
- Икенче бала тугач, ана капиталын бирәләр. Бик әйбәт нәрсә бу, әмма балага кадәр әле өйләнү проблемасы бар. Башта кешене өйләндерү өчен стимул булдырырга кирәк, дип саныйм мин. Ялгыз кешеләр өчен дәүләт күләмендә билгеле бер программа булдырсыннар иде. Ул торак мәсьәләсен дә, эш проблемасын да хәл итәргә булышсын. Авылларның киләчәген дә кайгырт­сыннар иде. Ялгыз ир бе­лән хатынны таныштырабыз, бер-берләрен ошаталар, бергә яшәү турында сүз чыккач, проблемалар туа башлый. Кыз, ә мин анда кая эшләрмен соң, ди. Авылда эш юк. Шәһәргә киткән кызның кабат авылга кайтасы, егетләрнең авылдан китәселәре килми, чөнки шәһәрдә яшәү урыны булдыру авыр.
- Үзең ничек уйлыйсың, мондый таныштыру клублары кирәкме?
- Әлбәттә, кирәк. Кызганыч, миңа гаилә хәле буенча районнан китәргә һәм бу эшемә нокта куярга туры килде. Ике ел эчендә алты пар кавышты. Халыкта кызыксындыру уятырга кирәк. Нишләп әле язмышыңны сынап карамаска дигән булып та киләләр бит алар. Иң мөһиме - ярдәм сорап барырлык җирләре, аларны кабул итеп, булышырга әзер кешеләр булсын. Минем яныма башка бик күп районнардан да килеп, эш тәҗрибәсе белән танышып киттеләр. Алар хәзер дә уңышлы гына эшләп киләләр. Димәк, бу халыкта сорау, ихтыяҗ бар дигән сүз.
«Син миңа күчеп кил, юк, син миңа кайтып яшә»
«Ханым» гаилә кору үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншина да уңышлы гына эшләп килә. Аның фикеренчә, егетләрнең буйдак булып калуының төп сәбәбе, беренче чиратта, үзләрендә.
- Без районнарда эш­ләп килә торган димчеләр, таныштыру клуб­лары белән дә элемтәдә торабыз. Белүебезчә, Сабада, Чирмешәндә, Мөслимдә буйдак ирләр ялгыз хатыннарга караганда күбрәк. Шәһәр җирендә буйдакларга сорау зуррак, ә менә авылныкылар белән эшләү авыррак. Танышу, очрашу бер хәл, өйләнешү мәсьәләсе килеп тугач та, кыз белән егет арасында тарткалаш башлана: син миңа күчеп кил, юк, син миңа кайтып яшә. Буйдакларның күбесенең авылдагы төп нигезләрен ташлап китәсе килми. Төпле эшләре булмаса да, әти-әнисенең пенсиясенә яшәп яталар. Авылда, ичмасам, безне бакча ашатыр иде, диләр. Эшсез иргә кияүгә чыгарга атлыгып торучы юк. Ир-атның беренче чиратта һөнәре булырга тиеш. Балта остасымы ул, бакчачымы - гаиләне тәэмин итеп торырлык гаилә башлыгы булсын. Ә күп кенә буйдаклар ул яктан көчсезрәк. Тырыш, төп­ле иргә яхшы кыз табу авыр түгел. Әмма ни дисәң дә, тырышлыгыбыз юкка чыкмый: соңгы вакытта шәһәрдәге ялгыз кызларны тырыш-булган авыл егетләренә кияүгә бирә башладык. Тулай торакта яшәүче кызлар белән сөйләшәбез. Сезне монда нәрсә тотып тора, торак мәсьәләгез хәл ителмәгән, баш әйләнерлек карьера ясамагансыз дип үгетләгәч, ризалаша башладылар. Сатучы булып авылда да эшләп була бит. Егетләр дә, авылда өйләнергә кыз юк, дип аптырый. Шәһәрдә яши торган берәр авыл кызы белән танышыгыз да атнага бер тапкыр килгәләп йөрегез. Чәчәкләр бүләк итегез, матур итеп сөйләшегез. Хатын-кызга наз, ярату кирәк. Янәшәсендә үзенә игътибарлы егет булса, яратып та китә, авылга да ияреп кайта дип өйрәтәбез авыл егетләрен. Буйдакларның күбесе үзен карамый, киемнәренә игътибар итми, сөйләшә белми, шуңа да без аларга китап­лар укырга, киенү рәвеш­ләрен үзгәртергә кушабыз. Күпмедер вакыттан үзгәреп тә киләләр, кызлар да игътибар итә башлый. Миңа калса, иренмичә, һәрберсе белән индивидуаль эшләсәң, урынлы киңәшләр бирсәң, үгетләсәң, ышандырырлык дәлилләр китерсәң, буйдак егетләрнең санын киметергә була, - дип сөйләде ул безгә.
Район җитәкчесе үзе контрольдә тота
Районнардагы ялгызаклар проблемасы район җитәкчелеген дә борчый. Мамадыш районында эшләп килүче танышулар клубы, җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, район башлыгы Анатолий Иванов патронажы астында 2013 елдан бирле эшләп килә.
- Әлеге хезмәтне бушлай ясадык. Авыл җирләрендә буйдаклар гына түгел, кияүдә булмаган хатын-кызлар да күп, әмма алар безгә килергә ашык­мый. Анкеталар күбрәк ир-атлардан килә. Атнаның бер көнендә үзебездә кабул итәбез, ай саен берәр авылга барып, безгә анкеталарын калдырган кешеләрнең яшәешләре, йорт-ихаталары белән танышабыз. Анкетадагы язулар белән генә чикләнмичә, үз күзебез белән күреп-танышып кайтабыз. Клубта ике кеше: мин һәм психолог Лира Зиннәтуллина эшли. Шул вакыт эчендә дистәләгән райондашыбыз парлы булды, алты яңа гаилә төзелде, ике сабый дөньяга килде. Кияү-кәләшләрне күрше районнардан да эзлибез. Мамадыш егете Кукмара кызына өйләнде, - диде Айгөл.
Клуб хезмәткәрләренең әйтүе буенча, буйдак булып йөрүнең сәбәпләрен ир-атлар көн-төн эшләүдән, кызлар белән очрашырга вакыт тапмау­дан, авылда өйләнергә кызлар булмавыннан күрә икән.
«Миннән кер юу машинасы»
Балтач районында таныштыру клубы әле яңарак кына эшли башлаган. Районның загс бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова сүзләренчә, Балтачта бер тапкыр да тормыш корып карамаган 30-50 яшьләрдәге 900дән артык кеше бар.
- «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Балтачтагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова тырышлыгы белән оештырылган танышу клубы үзенең беренче кичәсен дә уздырды. Анда килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, беренче булып өйләнешкән парга шәхси акчама автомат кер юуу машинасы бүләк итәм, дип тә вәгъдә итте. Очрашудан күренгәнчә, егет-кызларга кичә ошады, киләсе күрешү кайчан була дип тә сораучылар булды. Ди­мәк, без аларны күпмедер дәрәҗәдә кызыксындыра алдык, - дип сөйләде безгә Зөһрә Әхмәтханова.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: