Шәһри Казан

Зәйдулла Шәфигуллин янәшәсендә

Зәйдулла агай Шәфигуллин - тормышымны яктыртып җибәргән кешеләрнең берсе. 1991 елның җәендә ул мин эшли торган Татарстан радиосына керде дә: «Сине үзебезгә эшкә алырга килдем», - диде. Ул чакта Зәйдулла агай «Социалистик Татарстан» газетасының җаваплы сәркатибе иде. Мин, аны фәрештәләр ияртеп килгәндер, дип уйладым. Радио кешесе түгеллегемне үзем дә тойган...

Реклама

Зәйдулла агай Шәфигуллин - тормышымны яктыртып җибәргән кешеләрнең берсе. 1991 елның җәендә ул мин эшли торган Татарстан радиосына керде дә: «Сине үзебезгә эшкә алырга килдем», - диде. Ул чакта Зәйдулла агай «Социалистик Татарстан» газетасының җаваплы сәркатибе иде. Мин, аны фәрештәләр ияртеп килгәндер, дип уйладым. Радио кешесе түгеллегемне үзем дә тойган идем инде. Мин оештырган әңгәмәләр, репортажлар көн саен диярлек радиодан яңгырап торса да, биш-алты юллык хәбәрләремне дикторлар укырга авырсына иде. Минем өчен ул хәбәрләрне кайдан да булса табу кадерле иде әле. ГКЧП булырга берничә көн калган, партия системасы параличланган, хәбәрләрне телефоннан сорасаң да бирмиләр. Җитмәсә, мин язган ул хәбәрләрне дәү абзыйлар үзләренчә үзгәртә алалар. Каралтып бетергән язуны дикторлар түгел, үземнең дә күрәсем килми башлый иде. Шуларны уйлап, мин Зәйдулла агайның чакыруына шундук риза булдым. «Социалистик Татарстан» газетасына эшкә алыну бер хәл, ә анда республиканың иң затлы журналистлары янәшәсендә эшли алу иң җаваплы бурыч булып күренде миңа. Дөрес, 1968 һәм 1971 елларда газета мөхәррире Шәмси Хамматов мине ике мәртәбә эшкә алу өчен әңгәмәгә чакырды. Ул чакта мин: «Үзем эшли торган төзү трестында торак алырга чиратта торам бит әле», - дип, эштән күчәргә ниятем булмауны әйткән идем.
Миңа бәхет елмайды: Мөнир Абдуллин, Сәмигулла Хәйретдинов, Хәмзә Бәдретдинов һәм Рафис Гыйззәтуллиннар мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Зәйдулла Шәфигуллин канаты астында булуымны башкалар сизгәннәрдерме, белмим. Үзем моны бик тә тоеп эшләдем. Язган материалларым бик тоткарланмыйча дөнья күрә иде. Мөхәрриребез Мөнир Әһлиуллин да, хезмәттәге тырышлыгымны күреп, гел үсендереп торды, иҗат командировкаларына да җибәрде, өлкән хәбәрче дәрәҗәсе биреп, вазифамны арттырды.
Ул чорда Зәйдулла Шәфигуллинның кабинеты, мөхәррирнеке төсле, чын штабка әверелгән иде. Монда кешеләр нинди мәсьәлә белән генә килми. Тәкъдимнәр, гозерләр... Җаваплы сәркатип күбесен безгә озата. Без аларны тыңлыйбыз, хатларын, эшкәртеп, газетада бастырабыз, чара күрү өчен җитәкчеләргә хатлар язабыз. Сүз һәм дин иреге ачылгач, кешеләрнең, газета укучыларның активлыгы нык күтәрелде. Елына егермешәр мең хат кына килә иде редакциягә.
«Ватаным Татарстан» исеме белән чыга торган газета редакциясендә утыз елдан артык эшләгән Зәйдулла агай безгә газета эше серләрен төшендергәндә шуны да искәрткәне булды: чын журналистның исем-фамилиясе бер генә була. Мин «Төзелештә» газетасында язган мәкаләләремә әни белән бабам һәм әбием исемнәрен дә тагарга күнеккәнгә күрә, бу исемнәр республика газетасында да күренгәли иде шул.
Дөрес, Зәйдулла агай да, исемен беркадәр үзгәртеп, газетада Заһит Шәфигуллин дип язды. Тик бу исем үзгәрми иде. Без яшьләр аның артында гына түгел, алдында да аңа кайчак «Шәфигулла агай» дип дәшкәләгәнебез булды. Ул моңа үпкәләми, киң итеп елмая гына. Белә бит ул Фатих Әмирханның «Шәфигулла агай» дигән хикәясендәге төп персонажның кыланмышларын. Шуны исенә төшергәндер, мөгаен.
Аның журналистларга эш кушу стиле кызык тоела иде миңа. Ул боермый, бары мәгълүмат кына бирә. Димәк, шул мәгълүматны өйрәнеп, тирәнәйтеп, газетага бирергә кирәк. Кешегә беркайчан да дорфа сүз әйтми торган бу җитәкчене хезмәттәшләре хөрмәт итте. Пенсиягә чыккач та әле ул «Ватаным Татарстан»да узган гасырның 90 нчы елларның уртасына хәтле эшләде. Аннары «Мәдәни җомга» газетасының мәгълүмат бүлеге мөдире булып тагын җиде ел хезмәт куйды.
Аның күңел төпкелендә ниләр булганын бик белеп тә бетерү мөмкин түгел иде шикелле. Тик кылган гамәлләре аның гадел журналист булуын дәлилләп тора. Газетага таләп ителгән мәкаләләре белән бергә, аның хезмәте кергән «Ислам дине турында белешмә-сүзлек»не дә күрсәтергә кирәк. Дөрес, бу китапны төзүче авторлар берничә. Бу китап совет чоры чәчәк аткан 70 нче елларда чыккан. Анда Исламның кануннары, Коръән, пәйгамбәрләр турында да дөрес язылган.
70 нче еллар башында мин Казандагы китап кибетләренең берсендә шушы белешмә-сүзлекне күргәч, аны шундук сатып алдым. Сүзлектән өзекләрне үзебезнең «Төзелештә» газетасында бастыра идек. Шул рәвешле мин атеистик темага мәкаләләр язмадым. Зәйдулла агай хезмәте кергән сүзлек мине дә дәһрилектән коткарды.
Мин, Зәйдулла агай Шәфигуллин янәшәсендә эшләп, аның бары асыл сыйфатларын гына күрдем. Гомерем буе күңелемдә аңа карата рәхмәт хисләре йөртәм. Миңа гына түгел, бик күп яшь журналистларга ул үзенең һөнәри осталыгын һәм кешелек сыйфатларын өйрәтеп калдырды. Исән булса, Чистай ягындагы Мөслим авылында туган, кешеләр күңелендә якты уйлар тудырырлык хезмәтләр язып калдырган бу гади һәм тыйнак зат быел үзенә 80 яшь тулуны бәйрәм итәр иде. Әмма аның арабыздан киткәненә дә декабрь азагында ун ел тула. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйдулла Абдулла улы Шәфигуллинны күп хезмәттәшләре, шәкертләре бүген дә якты йөзен күргәндәй булып искә алалар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: