Шәһри Казан

Айгөл Бәдретдинова: “Әни буласым килә”

“Яңа Гасыр”да “Яңалыклар” тапшыруын алып баручы Айгөл Бәдретдинова – Казан кызы. Ул төзүче һәм сатучы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга туган. Бүген Айгөлнең эшчәнлеге һәм тормышы турында сөйләштек.

“Гаилә кордык – “өлгердек”
– Айгөл, татарча камил сөйләшүеңнең сере нидә?
– Телне белү гаиләдән килә. Гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Күп вакытым авылда – чын татар мохитендә үтте. Әни – Аксубай районы Иске Ибрай, әти – Питрәч районы Татар Казысы авылыннан. Рус теленә мәктәптә генә өйрәндем. Казанның 49нчы рус мәктәбен тәмамладым. Мәктәптә Габдулла Тукай музеенда ике телдә экскурсия алып бара идем. Татарлар күп булган, татар мохите булган уку йортына керергә теләдем. Татфак белән журфак арасыннан икенчесен сайладым. Беренчесе күңелсез булыр кебек тоелды.

– Журналистиканы татар мохите булганга күрә сайладыңмы?
– Тагын бер сәбәп бар. Ул вакытта “Воздушные замки” дигән фильм чыкты. Аның төп героинясы – журналист кыз иде. Шуннан күреп журналист һөнәренә гашыйк булдым. Шулай итеп, КФУның журналистика һәм социология факультетына укырга кердем. Укыган дәвердә биш ел буе бию белән шөгыльләндем. Бик күп чараларда катнаша идек. Студент елларым бик күңелле узды.

– ТНВда ничә ел эшлисең?
– Ун ел, шуның җиде елын “Татарстан хәбәрләре”ндә эшлим. Университетның икенче курсында укыганда, ТНВның “Хәерле иртә” (хәзерге “Манзара”) тапшыруына практика үтәргә килдем. Укуны тәмамлагач, рәсми рәвештә эшкә урнаштым. “Кадрда матур күренәсең” дип мине “Һава торышы”н алып барырга куйдылар. Күп тә үтмәде, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында кастинг уздырдылар. Үземне сынап карарга булдым һәм үттем. Шулай итеп, “Татарстан хәбәрләре” тапшыруын алып бара башладым.

– Ни өчен нәкъ менә яңалыкларны сайладың?
– Миңа оперативлык, төрле җирдә булу, һәр көн яңа кешеләр белән аралашу ошый. Хәбәр жанрын да, иҗади темаларны да яратам. Теге яки бу вакыйга урыныннан туры эфирда эшләү рәхәт тә, җаваплы да. Гомумән, туры эфир – бик мавыктыргыч ул. Бер тапкыр чыккач, гел чыгасы килә. Эшемнең катлаулы ягы да бар: үз тормышың турында онытырга туры килгәли, чөнки билгеле бер график юк. Эштән сәгать ничәдә кайтып китүең дә билгесез. Ялларны әйтмим дә инде...

– Син алып баручы гына түгел, хәбәрче дә бит әле. Ничек өлгерәсең?
– Бездә эшләүче һәр журналист – универсаль. Бер яктан җайлы ул: вакыйга урынында үзең булгач, бар нечкәлекләрен дә яхшы беләсең. Корреспондент булу алып бару эшендә бик ярдәм итә. Өлгерү дигәннән, без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз. Хезмәттәшләремнән бик уңдым.

– Тележурналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Үз эшен чынлап яратырга тиеш, чөнки эш бик күп вакытны ала. Хәбәрләр һәрвакыт позитив булмый, шуңа күрә үзеңне кулда тотарга, хисләргә, провокацияләргә бирелмәскә, тыныч, аек акыллы булырга кирәк. Фактлар һәм тикшерелгән мәгълүмат белән эш итү мөһим. Сюжет төшергәндә, ике якны да тыңлыйбыз. Хәбәрләр объектив булырга тиеш. Безнең редакциянең тагын бер үзенчәлеге бар: мәгълүматны ике дәүләт телендә җиткерәбез. Яңалыкларда һәм өченче корреспондентыбыз билингваль журналист.

– Туры эфирда нинди көтелмәгән хәлләргә юлыкканың бар?
– Бервакыт текстны укыганда, “мотопомпа” сүзе очрады. Шул сүзне укый алмыйча азапланганым истә. Дүрт-биш тапкыр кабатлагач кына очына чыга алдым. Әйтәсе сүзне онытып, камерага карап, берничә секунд аптырап утырган вакытлар да була. Бервакыт спортны алып баручы Илдар Сафиуллин эфирга чак төшеп җитте. Ул урынына утырганчы, миңа сүзләрне сузып-сузып, табигый булмаган рәвештә сөйләргә туры килде. Мин берни булмагандай сөйлим, ә Илдар кабалана-кабалана микрофон каптыра. Режиссер икебезне дә эфирга биргәч, көләсе генә килә бит, ә ярамый. Көчкә түздем. Эфирдан алгач, рәхәтләнеп көлдем инде.

– Шушы еллар дәверендә истә калган сюжетларың бармы?
– Бервакыт йорты янган бабайны төшерергә бардык. Ул өйдә янган җиһазлар өчен түгел, ә көлгә әйләнгән истәлекле фотосурәтләре өчен бик борчылган иде. Аны чын күңелдән кызгандым. Бәлага юлыккан кешеләргә, авыру балаларга акча җыю турында төшерелгән сюжетларның, чынлап та, кешеләргә ярдәм итүен күрү рәхәт. Чит-ят кешеләргә игелек кылган волонтерларга сокланам. Алар үзләренең сәламәтлеген икенче планга куеп, “кызыл зона”га керәләр. Хәзерге заманда кеше акча артыннан куа, үзен генә кайгырта. Тормыш катлауланды, җанлы аралашу, кунакка йөрешү бетте. Шундый заманда волонтерлар булуы бик сөендерә. Юморлы темаларны яратам. Тракторда йөргән чаклар да булды. Съемкаларда ертылган итәкләрнең иге-чиге юк. Эшкә матур итеп киенеп киләсең дә, уйламаганда сюжет ясарга кырга чыгып китәсең.

– Кадрда үзеңне тоту буенча нинди киңәш бирер идең?
– Яхшы кәефтә булу кирәк. Текстны аңлап, үзең аша кичереп сөйләү мөһим. Әгәр син темадан хәбәрдар булмасаң, ул шундук сизелә. Тышкы кыяфәткә килгәндә, ялтырый торган алка һәм муенсалар кияргә ярамый, чөнки алар тамашачы игътибарын читкә юнәлдерәчәк. Чәчне дә тыйнак итеп җыеп кую мөһим. Үзеңне формада тотарга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк. Үзем спортны бик яратам.

Реклама

– Айгөл, сине таныйлармы?
– Таныйлар. Аеруча авылларга сюжет төшерергә баргач, якын итеп сөйләшәләр, кызыклы сораулар бирәләр. Социаль челтәрдә даими язалар, редакциягә дә хатлар килә.

– Күптән түгел кияүгә чыктың. Ирең белән ничә ел очраштыгыз?
– Быел никахыбыз булды. Без 9 ел очрашып йөрдек. Шушы еллар дәверендә ачуланышып аерылышкан, яңадан кавышкан чаклар да булды. Әмма 4-5 елдан соң, мөнәсәбәтләр җайланды, хәтта идеальләште.

– Ни өчен шулай озак йөрдегез?
– Икебез дә эш кешесе. Эшебез беренче планда булды. Хәзер, ниһаять, “өлгердек”.

– Ирең һөнәре буенча кем?
– Эшмәкәр. Спорт товарлары сату белән шөгыльләнә.

– Кайсы ягы белән үзенә җәлеп итте?
– Ул – бик ышанычлы, сабыр кеше. Күп сөйләшми, күп эшли. Минем кебек сентименталь түгел. Мин, гомумән, хискә бирелеп йөргән ир-егетләрне яратмыйм.

– Яшь аермагыз күпме?
– Ул миннән 7 яшькә олырак. Миңа калса, бу – ир белән хатын арасындагы иң шәп яшь аермасы. Минем әти дә әнидән 6 яшькә өлкәнрәк.

– Бервакыт: “Артык хыялланырга яратмыйм”, – дигән идең...
– Булдыра алмаган әйберләр турында хыялланмыйм, каядыр ашкыну, омтылу юк. Бу начар сыйфат дип саныйм, чөнки үзеңә ышану – уңышның 50 проценты. Минем күңелдә гел шикләнү, курку бар. Сюжетка барганда да, булырмы икән, юкмы икән дигән шик була. Үлчәү йолдызлыгы астында тугангамы, гел үлчим, мең кат уйлыйм. Бәлки тәрбиядән киләдер ул. Хәзерге балаларны мактап, сөеп үстерәләр. Ә безне эш белән тәрбияләделәр. Бернәрсә дә күктән төшмәде.

– Куйган максатларыңа ирешәсеңме?
– Әйе дип уйлыйм. Мәсәлән, фатир алырга теләдем. Бу максатым тормышка ашты. Дөрес, хәзер иремнең фатирында яшибез. Кияүгә чыккач, максатлар үзгәрә икән ул. Хәзер минем әни буласым килә. Икебез дә балалар яратабыз. Аллаһы Тәгалә бу хыялыбызны да тормышка ашырсын иде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: