Шәһри Казан

Поши бәрдерсәң, син гаепле булачаксың!

Җырчы Ләйсән Гыймаева күңелсез хәлгә юлыккан: машинасына поши бәрелгән. “Поши юл кырыендагы чокырдан таш кебек очып чыгып, машина өстенә сикерде… Тизлегегез зуррак булса машина салонына кергән булыр иде, әле сезгә «повезло», диде ГАИ хезмәткәрләре. Сез инде бу сезонда 8нче очрак, диде эколог. Без исән-сау, Аллага шөкер! Поши да”, – дип яза ул.

Татарстанның Биоресурслар буенча комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, пошилар катнашында быел 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Соңгы дүрт елда кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре өч тапкырга арткан. Иң еш зыян күрүче хайваннар исемлегендә поши һәм кабан дуңгызы. Бәрдерелгән поши өчен уртача 80 мең, марал өчен 70 мең, кабан өчен 30 мең сум түлисе булачак. 

Мондый хәлнең ни сәбәпле килеп чыгуы турында КФУның биология фәннәре кандидаты, доцент Илдар Хәйретдинов белән сөйләштек. 
– Илдар әфәнде, ни өчен пошилар юлда барган машиналарга шул рәвешле ташлана? Моның сәбәбе нидә? Алар ник машина тавышыннан курыкмый?
– Хайваннарның юлларга чыгуы – зур проблема. Алар белән очрашулар күңелсез хәлгә китерә, чөнки конструктив яктан җиңел автомобильләр хайваннар алдында бик зәгыйфь. Күпчелек очракта хайваннар һәлак була, машиналар җитди зарар күрә.
Кызганычка, автомобильләр саны арту хайваннар катнашындагы юл һәлакәтләре санының күбәюенә китерә. Шәһәр яны урман трассалары еш кына пошиларның яшәү тирәлеге аша уза һәм аларның миграция сукмакларын кисеп үтә. Кышын юл тагын да җәлеп итүчәнрәк була. Тирән кар белән күмелгән урманга караганда трасса буйлап хәрәкәт итү уңайлы. Ләкин бу аларны юлга җәлеп итүнең бер сәбәбе генә. 
Кышын юлларга реагент сибәләр. Аның составында тоз күп, аны пошилар бик ярата. Ул аларга организмы нормаль эшләсен өчен күп микъдарда кирәк. Табигатьтә пошилар тозны башка урыннарда, мәсәлән, елгаларда һәм сазлыкларда эзли. Ләкин кыш көне аны трассадан җыю җиңелрәк, ул анда җир өстендә ята бит.
Үрчү чорында да пошилар еш кына юлга чыга. Ана пошилар артыннан йөгергәндә, ата пошилар юлларны карамый һәм һәлакәткә эләгә. Хайваннар ярсыган һәм агрессив була. Шуңа күрә бу вакытта, бигрәк тә трассада, пошилар килеп чыгудан сакланырга кирәк. Әгәр юлга поши килеп чыкса, ул машина йөртүчеләр өчен бик куркыныч. Табигать аңа кыргый урманда яшәргә ярдәм итә торган инстиктлар биргән. Поши машина белән очрашса, аңа зыян салачак. Әйләнә-тирә дөньяны ул тавышлар буенча кабул итә. Пошиның күзләре бик зәгыйфь һәм машинаны ерактан күрергә мөмкинлек бирми. Ә машина якынайгач, поши кискен хәрәкәтләр ясарга тырыша һәм бу еш кына бәрелеш белән тәмамлана. 
Тагын бер сәбәп – черкиләрдән һәм чебеннәрдән котылу теләге. Шуңа күрә поши ачык урын, үтәли җил эзли. Ә юл читендә кан суыручылар күпкә азрак. Моннан тыш, пошиларны кискен, әче исләр җәлеп итә – төтен, бензин исе. Алар кискен исләр ярата. 

– Юлда барганда поши очраса, машинага ташланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Аны берәр ничек куркытып, куып җибәрергә буламы?
– Кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
•    Тизлек режимын сакларга һәм юл билгеләрен күзәтергә.
•    Бик игътибарлы булырга, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда;
•    Юл читендә куаклар арасында ниндидер хәрәкәт сизсәгез, тизлекне киметегез һәм сак булыгыз;
•    Поши юлга чыкса, аның каршыннан тиз генә сикереп чыкмагыз. Тизлекне минимумга кадәр киметегез һәм әгәр хайван китәргә җыенмаса, туктагыз.
•    Сигнал бирмәскә, фарлар белән ялтыратмаска, моны поши үзен чакыру һәм сезгә һөҗүм итәргә кирәк дип кабул итүе мөмкин. 
•    Юлның киңлеге мөмкинлек бирсә, аны читләтеп узарга тырышыгыз.
•    Юл тар булса, хайванны урап узарга тырышмау яхшырак, кире борылырга тырышыгыз.
Поши килеп чыкса, һәлакәттән котылу еш кына мөмкин түгел яки бик кыен. Бердәнбер нәтиҗәле чара – ул акрын бару. Шулай итеп, сездә вакытында туктарга мөмкинлек булачак. Әгәр дә бәрелешү котылгысыз икән, зыян азрак булыр дигән өмет бар. Бигрәк тә бу төнлә актуаль. Зур хайваннар белән булган аварияләрнең күбесе трассада караңгы вакытта була. Пошины көндез дә күреп булмый, ә төнлә бу аеруча катлаулы. Шулай ук “Кыргый хайваннар” тамгасына игътибар итегез. Трассаның хайваннар аеруча еш килеп чыга торган участокларын билгелиләр. Шуңа күрә, әгәр дә шундый билге күрсәгез, тизлекне акрынайтыгыз.

Реклама

– Поши машинага ташланган очракта, йөртүче беренче нәрсә эшләргә тиеш?
– Һәлакәт очрагында гаепле булып сез каласыз. Гәрчә яхшы йөрсәгез дә, тизлекне арттырмасагыз да, поши көтмәгәндә туп-туры тәгәрмәч астына ташланса да. Канун шулай итеп корылган инде – машина йөртүче һәрвакыт гаепле. Әгәр сез поши катнашында авариягә эләккәнсез икән, димәк, бик тиз баргансыз, акрынрак хәрәкәт итәргә кирәк иде, диячәкләр. Шулай булгач, аучылык хуҗалыгы яки юлчылар сезгә машина ремонты өчен түлиячәк дип өметләнмәгез. Юлчылар һәм дәүләт “Кыргый хайваннар” билгесе зонасыннан чыккан хайваннар өчен дә җавап бирми. Бу билге аеруча куркыныч урыннарга куела, тик сезгә беркем дә хайванның урманнан ниндидер башка урында чыкмаячагын гарантияләми. Әгәр дә җитди зыян килсә яки кешеләрнең берәрсе һәлак булса, йөртүчене җинаять җаваплылыгы көтә.
Әгәр кешеләр зыян күргән яки документлар рәсмиләштерергә кирәк икән, полиция чакыртырга кирәк. Поши гына зыян күргән икән, машина төзәтү үз кесәңнән булгач, беренче карашка ЮХИДИ чакрытуның мәгънәсе юк кебек. Әмма моның канунга каршы икәнен белергә кирәк. Урмандагы хайваннар барысы да дәүләт милке, шуңа күрә машина йөртүче полиция чакыртырга гына түгел, үлгән хайван өчен түләргә дә тиеш була. Шулай булгач, йөртүче пошины бәргән икән – ул дәүләт милкенә зыян китергән. Әгәр дә ул полиция чакыртмаса һәм һәлакәт урыныннан китсә, урыныннан качкан дип саналачак.
Әгәр поши зыян күрмәгән һәм кире урманга качкан икән, бу зыян булып саналмый. КАСКО буенча компенсация өчен юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә кирәкми икән, тыныч кына китәргә мөмкин. Әгәр хайван җитди яраланган һәм тора алмый икән, полиция чакыртырга һәм кәгазьләр рәсмиләштерергә кирәк. Һәм хайванга якын килмәгез, мондый хәлдә ул бик куркыныч була. 

– Соңгы ун елда Татарстанда пошилар саны якынча 6,5 меңгә арткан һәм 12 меңгә җиткән. Татарстан өчен бу сан күп түгелме? 
–Татарстан Дәүләт биологик ресурслар комитетының мәгълүматлары буенча, республикадагы яшәүче пошиларның саны артып бара. Бүген аларның саны 12 меңгә җиткән. Күпме бу, азмы – әйтүе кыен. Поши – ул бит урман хайваны. Әмма безнең республикада территориясенең 17 проценты гына урманнар белән капланган. Бу бик аз. Чагыштыру өчен, күрше Мари Эл республикасының җирләре 50 процентка якыны урман белән капланган. Ләкин алардагы пошилар саны 10 меңнән дә ким. Аларда пошиларның табигый дошманнары – аюлар, бүреләр, селәүсеннәр саны югары. Күршеләрнең экологиясе, табигате бездәгегә караганда күпкә яхшырак хәлдә.
Табигый дошманнардан башка пошилар саны тизрәк арта. Әмма азык җитмәү куркынычы барлыкка килә. Пошилар яшь агачларны зарарларга мөмкин. Хайваннар еш кына азык һәм качу урыны эзләп күченә. Алар автомобильләр белән бәрелешергә мөмкин булган юлларны кисеп үтәргә мәҗбүр. 
Хайваннарны яклауның иң нәтиҗәле ысулы – трассаны койма белән тотып калу. Статистика аның һәлакәтләрне минимумга кадәр киметүен күрсәтә. Ләкин бу ысулның җитешсезлеге бар – хайваннарның гадәти яшәү тирәлеге бозыла. Алар юлның бер ягыннан икенчесенә күчә алмый. Шуңа күрә коймаларны махсус кичүләр белән яраштырып кулланырга кирәк, аларны "экодуклар" дип атыйлар. Экодук – ул табигый миграция сукмагы урынында төзелә торган киң күпер. Европада бу бик киң таралган. Хайваннар бары тик аның буенча гына күчәргә мөмкин, чөнки юл үзе койма белән уратып алынган. Экодук җир, куаклар һәм агачлар белән капланган, шуңа күрә хайваннар үзләрен табигый җирлектә дип хис итә һәм алардан файдаланырга курыкмый. Бу – кыйммәт, әмма нәтиҗәле. Кызганыч, безнең республикада бу хакта беркем дә кайгыртмый.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: