16+

“Бүре булып улыйсы кигән чакларым күп булды...”

Халидә ханым белән безне кызларыбыз таныштырды. Төгәлрәге, башта Әдилә белән Диләрә лагерьда очрашып, дуслашып алганнар. Яшь аермалары булса да, бу язмышлары уртак ике үсмер (икесе дә тәрбиягә алынган балалар) берсе апа, икенчесе сеңел тапканга бик сөенеп кайтканнар иде. Җитмәсә, охшаганнар да әле: икесе дә кара кашлы, кара күзле.

“Бүре булып улыйсы кигән чакларым күп булды...”

Халидә ханым белән безне кызларыбыз таныштырды. Төгәлрәге, башта Әдилә белән Диләрә лагерьда очрашып, дуслашып алганнар. Яшь аермалары булса да, бу язмышлары уртак ике үсмер (икесе дә тәрбиягә алынган балалар) берсе апа, икенчесе сеңел тапканга бик сөенеп кайтканнар иде. Җитмәсә, охшаганнар да әле: икесе дә кара кашлы, кара күзле.

Тәрбиягә бала алганнарның «Без бергә!» дигән үз оешмалары да бар һәм ул мондый гаиләләрне еш кына төрле бәйрәм-чараларга чакырып, очраштыра, кызларга күрешеп, сөйләшергә җай табылып тора. Күрешмәгәндә араларын телефон тоташтыра. Ә беркөнне Диләрә безне туган көненә 17 яшьлегенә чакырды. Бүләкне туган көн иясенә бирсәләр дә, без Диләрәнең әнисе Халидә ханыма да ал розалар алып килдек.

“Кызыл колаклы малай күз алдымнан китмәде”
– Бистәбездә булган әлеге фаҗига берәүне дә битараф калдырмагандыр. Берсеннән-берсе кечкенә өч сабыен ятим итеп, 26 яшьлек хатын бавыр чиреннән үлеп китте, – дип сөйли Халидә ханым Айткулова. –  Бу гаилә болай да сыңар канат белән генә яши иде инде. Яшьлек хатасы аркасында вакытсыз гүр иясе булган бәхетсез язмышлы хатын да бик кызганыч, ә менә сабыйлар тагын да кызганычрак. Алар кемгә сыенып әни дияр соң? Без бу хәбәрне ишетеп, Казаннан кайтканда 4 яшьлек малай белән 7 яшьлек кызны ятимнәр йортына урнаштырганнар иде инде. Ирем белән берәр бала алып тәрбияләү турында хыяллана башлаган чагыбыз иде. Үзебезнекеләр икесе дә үсеп оядан очты, башлы-күзле булдылар. Ә менә бала сөясе килү теләге бетмәгән иде. Шуңа да бу хәбәрне ишеткәч тә озак уйлап тормадык, күчтәнәч-бүләкләр алып, балаларны күрергә дип киттек.

Балалар бүлмәсенең ишеген ачсак, келәмдә сабыйлар уйнап утыра. Ә бер кечкенә малайның колагы, нишләптер, светофор төсле кып-кызыл. Иң беренче күзем шуңа төште. Йөрәгем дертләп китте, күңелемнән ниндидер бер җылы дулкын узды да, әйтерсең, бу сабый белән минем җанны бәйләп тә куйды. Ул шул яңа гына ятим калган малай икән. Ана назыннан мәхрүм булгач, авырып киткән, колагы сызлаган. Бу кызыл колаклы сабыйны бик кызгандым. Балалар йортыннан яшьләремә буылып чыгып киттем, өйгә кадәр елап кайттым. Ятсам-торсам күз алдымнан китмәде, төшләремә кереп, кулларын изәде. Аны тизрәк кочагыма алып дәвалыйсым, юатасым килде. Хәзер инде без ирем белән кемне алырга дигән сорау белән түгел, бу сабыйларны ничек тизрәк үзебезнеке итәргә дигән уй белән яши башладык. Ятим балаларның үз әтиләре белән ирем бер исемле булып чыктылар. Шуңа безгә бу ике сабыйны үз итү, күңелгә кертү кыен булмады. Олы балалар да яңа эне-сеңелләрен бер күрүдә яраттылар.

Кайгылар капка каккач...
“Без бу ике сабыйны шатландыра алуыбыз белән бәхетле идек. Җылы ояга эләккән ятим балалар күзгә күренеп үсте, ныгыды, безне сөендереп, мәктәптә дә яхшы укыдылар. Бәхетебезгә күз тидерделәр бугай. Гел уйламаганда, “авырыйм” дип авыз да ачмаган ирем үлеп китте. “Йөрәк!” – диде табиблар...” – Халидә ханым сөйләвеннән туктап тынып калды...

Әйе, аңа бу көннәрне искә алу бик авыр. Кайбер “яхшы” күңелле кешеләр: “Ялгыз калгач, ничек үстерерсең, кире илтеп тапшыр”, – дип, “акыллы” киңәшләрен дә бирә. Ә Халидә ханымның әти-әнисе – бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлашып, санлашып 60 елга якын бергә гомер иткән Галимә апа белән Илдус абзый икеләнергә урын калдырмаслык итеп: “Кире бирү турында уйлама да, кызым, Ходайның бу сынавын да бергәләп үтәрбез”, – диләр. Бу сүзләрнең гади генә, уйламый гына әйтелмәвен яхшы белә Халидә ханым. Чөнки әтисе үзе сигез балалы ишле гаиләдә үскән, үзе дә биш бала атасы. Бала үстерүнең җиңел генә булмавын яхшы белүчеләрдән.

Бу югалту инде җылы ояда яши башлаган балаларга да бик авыр тәэсир итә. Кабаттан ятимлек ачысын сизгән берсе 11, икенчесе 14 яшьлек үсмер туганнар кинәт кенә боегып, басынкыланып кала. Тавыш-тыннарын да чыгармыйлар – әниләре үзләрен кабаттан балалар йортына илтеп куяр дип куркалар икән. Үзенең дә нишләргә белми, канатлары сынып аптырап, юллар чатында торган чагы була Халидә ханымның. “Бүре булып улыйсы кигән чакларым күп булды”, – ди ул, ләкин халкыбызга хас булган сабырлыгын җыеп, шушы сабыйлар хакына барысына да түзә. Хәтта аларга күрсәтми генә еларга да өйрәнә. Шундый мизгеләрнең берсендә сабыйларның моңсу күзләренә карый да икесен ике кочагына алып: “Үзем исән чакта беркемгә дә бирмим!” – дип пышылдый Халидә ханым Айткулова. Балаларны бик яраткан иренең рухын рәнҗетәсе килми аның. Аннары үзе дә бу сабыйлардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмый, аларны кочагына алса, кайгылары җиңеләйгәндәй була.

Шул төнне Халидә ханымның төшенә ире керә. Ап-ак күлмәк кигән, шатланган. Хатынының бу тәвәккәл адымын хуплавы булган, күрәсең. Һәрхәлдә Халидә ханым аны шулай кабул итә.

Яшәеш хакыйкате
Сөенеч-көенечләре, борчу-мәшәкатьләре белән тормыш үз агышын дәвам итә: үлгән артыннан үлеп булмый, калганнарга ничек булса да, яшәргә кирәк. Ләкин гомер бер генә көнлек түгел. Ялгыз үткән гомер Халидә ханымның сөйкемле йөзенә буразналар, чәчләренә чаллар булып сузыла.

Бүген үзенең бу тәвәккәл адымына сөенеп туя алмый ул. Теге чакта, кара кайгылар килгәндә, алар булмаса, ни эшләр идем дип еш уйлана. Чөнки кинәт кенә өлкәнәеп һәм җитдиләнеп киткән апалы-энеле бу ике бала аның тормыш терәгенә, яшәү мәгънәсенә әйләнеп, ялгызлыктан йолып калалар.

Диләрә белән Данилның әниләре авырганда ук 2 яшьлек сеңелләрен кайдадыр Сургут якларында уллары үлгән бер гаилә кызлыкка алган булган. Туганлык җепләрен бәйләргә теләп, аны эзләтеп карасалар да, бернинди җылы хәбәр дә килмәгән. Ләкин туганнар әле очрашуга өметләрен өзми.

...Менә Диләрәнең яшьлек таңын бәйрәм итеп утырабыз. Өстәлдә балаларны “үз”гә һәм “читкә” аермыйча ярата белгән әни белән рәхмәтле кыз бергәләп пешергән тәмле торт, бәлешләр. Алардан авыз иткәндә яшәешнең бер хакыйкатенә төшенгәндәй булдым. Үзең бәхетле булыр өчен иң башта бүтәннәрне бәхетле итәргә кирәк икән!

Ана догасы
Бу хакыйкатьне Диләрә дә кечкенәдән аңлап, тоеп белеп, үскән. Авыр хәлләрдә калганнарга ярдәм итәргә теләүдән, сайлаган һөнәре дә игеклекле – шәфкать туташы. Бүген аңа 22 яшь, үзен яраткан, үзе яраткан кешене дә тапкан. Әниләрен, туганнарын сөендереп, быел җәй Казанның Мәрҗани мәчетендә никах та укыткан Таһир белән Диләрә. Хәзер үз ояларын корып, бәхетле булырга тырышып яшәгән көннәре. Халидә ханымга дүртенче онык та бүләк итәрләр Аллаһ боерса. Кызы белән улның өч баласы тәгәрәп үсеп килә.

Данил да үскән, егет булган инде, һөнәре дә бар. Тик бер мавыгуы (ул мотоциклда зур тизлектә йөрергә ярата – байкер) Халидә ханымның йөрәген авырттыра, чәчләрен агарта, төн йокыларын качыра. Яңалыклардан көн саен мотоциклчылыр белән булган никадәр фаҗига иштелеп тора бит. Күпме яшь гомерләр вакытсыз өзелә. Ә бит алар кемнәрнеңдер газизе, кадерле баласы. Рульга утырып, газга басканчы, үлем белән уйнаганнарын уйласыннар иде дә бит. Тик яшьләр никтер аңлап бетермиләр ана йөрәгенең ничек брчылганын. Халидә ханымга улына озын гомер сорап, дога кылырга гына кала. Мондый изге теләкләр теленнән озак төшмәс әле.

Данилны армия хезмәтенә дә озатасы бар. Монысына да борчылып тора. Кая эләгер иптәшәләре нинди булыр? Тик ил чикләрен сакларга шундый кыю егетләр кирәк. “Дөньялар тыныч, күкләр генә аяз булсын берүк!” – дип тели ятса-торса Халидә ханым, булачак солдат әнисе. Хәер, бүген дөньяда сугыш утын кабызырга тырышучылыр булганда, һәрбер әнидә шундый теләк булуы бер дә гаҗәп түгел.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading