Шәһри Казан

«Кешенекенә тимәдем, үземнекен бирмәдем...»

Быел 83 яшен тутыручы Мәрьям апаның фатиры инде ярты гасырлык «хрущевка»да бишенче катта ук икән. Әмма намазлы, туганнары белән дә, күрше-тирәләре белән дә гөрләшеп яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны өчен анысы да, Аллага шөкер, әллә нинди зур кыенлык түгел. Кул-аяклар йөреп, баш эшләп торганда, бишенче катка гына күтәрелү нәрсә ул?!...

Реклама

Бу өч бүлмәле фатирларына Хәбибуллиннар моннан 48 ел элек күченгәннәр икән инде. Ул чакта алты җан күченсә, хәзер аларның инде өчесе гүр иясе, калган икесе, башлы-күзле булып, башка чыккан. «Күрдем, Аллага шөкер, барысын да күрдем, - ди Мәрьям апа. - Әмма зарланмыйм - барысы да үземнеке. Кешенекенә тимәдем, үземнекен бирмәдем».
Мәрьям Хәбибуллина 1931 елгы, Лаеш районының, инде картада да калмаган авылы - Татагайбаш кызы икән. Ун яшьтән тома ятим калып, уналтысы тулганда тәрбияләп үстергән әбисен дә соңгы юлга озаткан ул. Дүрт туганның иң өлкәне - Мәрьям, шуңа да таякның авыр башы, бүрәнәнең юан очы һәрчак аның җилкәсенә төшә. 2 кәҗә, 2 сыер, 2 бозау, кырыкмаса кырык хуҗалык эше - боларның һәммәсе Мәрьям кулыннан узган хезмәт, шуңа да, өч класс белем алганнан соң, ул мәктәптә укуын да дәвам итә алмый, фермага эшкә керә.
- 1949 елга кадәр түләү түләдем әле мин хөкүмәткә, - дип искә ала Мәрьям апа авыр елларны. - Аннан ыштансыз да калам, ахры, дип, Казанга чыгып киттем. Әле бит ике кече туганым ятимнәр йортында - аларны да эзләп табасым бар! Казанга йөк ташучы булып эшкә урнашуга, сеңлемне эзләү эшенә керештем. Буада икән кан туганым! Ун ел күрешкән юк иде - и-и, ятимнәр диген... Чыгып киттем, бардым, таптым. Бер-беребезгә бик озак карап басып тордык элгәре, аннан кочаклаштык та берегештекмени - кочакларны бушатканда, артык кысудан, ахры, куллар сызлый иде... Аннан сеңлем дә Казанга күченеп килде - башка озак вакытка аеры-чөере торган булмады. Хәзер дә бары - бергә, югы - уртак.
- Казанга күчеп килдем, дисез, ул чакта баш төртер җирегез бар идеме, Мәрьям апа?
- Әнинең апалары монда яши иде. Шуларга барып сыендым. Башта төзелештә таш ташыдым, аннан, бәхет елмайгач, икмәк пешерү цехына икмәк ташучы итеп алдылар. Андагы сөенү инде! Икмәк ташыйсың икән, ачтан үлмисең дигән сүз! Шунда ипи ташучы булып урнашкан көнне үк булачак иптәшем - Абдулла (шулай ук Хәбибуллин фамилияле) белән таныштык. Мине күргәч үк ошаткан инде: «Бигрәк чибәр кызны эшкә алганнар», - дигән, бәгърем. Ул сугышта булып кайткан, контузия алган кеше иде, миннән 7 яшькә өлкәнрәк. Ярты елдан өйләнештек, бергә шул эштә эшләүне дәвам иттек.
Аннан улыбыз Мансур туды, аңа ике яшь тулып киткәч, икенчебез - Әлфияне, аннан тагын ике елдан өченче балабыз - Әминәне алып кайттык. Менә шул Әлфиянең бәби чәен үткәрергә җыенганда, таныш бер хатын керде. Мин бәби имезеп утырам, ул идәндә уйнап утырган Мансурга карап: «Бигрәк матур инде улыгыз - кара кашлы, кара күзле, ул керфекләре мин сиңа әйтим», - дип әйтеп чыгып китте. Төнлә инде чүлмәккә йөрергә өйрәнгән улым астын юешләтеп уянды, аннан авызыннан күбек килә башлады... Аннан инде үсте - корыды, үсте - корыды... Башы төзек иде аның, әмма аяклары бик сызлады - башка балалар төсле йөгереп мәктәпкә йөри алмады, инвалидлык бирделәр. Кая гына йөртмәдек, кемгә генә күрсәтмәдек - 21 яше тулып киткәч, барыбер арабыздан китеп барды... Башы да эшли иде, йөрәге дә яхшы иде - гомере генә озын булмады. Минем авыру йөрәкне кызганып: «Их, әни, сиңа гына бирер идем йөрәкне, тап әле берәр яхшы табиб, күчереп утыртыр!» - дигән чаклары да булды. Соң мин аңа үземнекен биргән булыр идем дә соң, хәлләнсең генә!.. Шулай бервакыт диңгез буеннан кайтып барабыз. Поезддагы бер абзый Мансурга: «Нишләп әниеңнән туңдырма сорамыйсың?» - ди. «Безнең акчабыз урын-җир өчен түләргә һәм чәйлек кенә калды инде», - ди балам. Ә үзе миннән акча турында берни сорамады: «Нишләп алай дисең, улым?» - диюемә дә: «Син инде болай да минем өчен тырышасың, әни», - диде. Инде киткәненә дә быел 40 ел була, ә җан сыкравы басылмый гына...
- Әле авыру бала белән ул вакытларда эшкә дә өлгерә алгансыз, Мәрьям апа.
- Өлгермәс идем, балакаем, каенанам бик әйбәт булды, балаларны ул карашты. Каенанам белән 40 ел бергә тордык. Мин «Радиоприбор»да утыз елдан артык эшләдем, Мактау кәгазьләре алып, хезмәт ветераны булып киттем. Ә өйләнешкәндә «ат абзары» дип аталган җирдә, 7 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек инде! Әле анда өч бала, без Абдулла белән икәү, әнкәй - Бәдерҗиһан, каенсеңел - Ләбибә. Аллага шөкер, бер тапкыр да бер-беребезне рәнҗетерлек сүзләр әйтешкән булмады. Кызына кунакка барып кайткач та каенанам: «Өйгә кайтасым килде, ул - килен, син - кызым икән», - ди торган иде.
- Ирегез дә бик ипле, тормыш көтәрлек булган, ахры.
- Бик әйбәт иде Абдуллам. Эчмәде, какмады-сукмады - ятимгә аннан да зуррак бәхет була аламы соң инде?! Болай тормышта мин тәвәккәлрәк булганмындыр анысы - җебеп төшкәнем, югалып калганым булмады. Гаделлек яклы идем: үземне дә яклый белдем, балаларым һәм туганнарыма да тел-теш тидерттермәдем. Дөньяны да көттек инде анысы. Безнең әтиебез алай кадак кагып йөрүне белмәде: мин кер бавы сузсам, ул янымда тәмәке пыскытып басып торыр иде чукынчык (көлешәбез). Соңгы елларында сугышта алган яралары үзен сиздерде инде - алмашынып та йөрде, аш бүлмәсе челтәренә ялкын үрләткәне дә булды анысы, акылга зәгыйфьләр хастаханәсендә вафат булды. Әмма илгә-көнгә әйтерлек бер начар гамәл кылганы булмады, бик әйбәт булды картым.
- Сугыш ветераны Абдулла абыйның да китеп барганына шактый сулар аккан, Мәрьям апа. Башка гаилә кору турында уйламадыгызмы?
- Мине каенанам белән бергә кем алсын?! Абдулла 1980 елда китеп барды, әнкәйне 91дә җирләдек. Бала елатып, әнкәйне борчуга салып йөрдем ди менә ирдә... Оныкларым белән курчак уйнап утырсам утырам, никакуй ир, дидем кызларга да. 49 яшьтә тагын нинди гаилә кору инде ул - балалар игелеге күреп яшәр чак.
- Балаларыгыз - кызыгыз Әлфия белән Әминә онык-оныкчыклар белән сөендереп яши дип беләм, өегездән кеше өзелеп тормый.
- Өч бүлмәле фатирда бер башым яшим хәзер. 40 ел буе каенанамны, 20 ел улымны, 13 ел иремне карадым, олы кызым гаиләсе белән - 5, кечесе 14 ел яшәде. Хәзер инде беркемне дә кертәсем килми - картлыгымда үзем генә яшим, кунакка гына килегез, дидем. Өзелмиләр, шөкер - балалармы, оныклармы - кем дә булса көнгә бер килеп хәлемне белеп китә. Әнә бит әле Әнәс оныгым туңдырма кыстырып килгән... Шуның белән бәхетле инде мин, балам. Үзеңнән соң нәсел калдырыр балаларың, дога-рәхмәт белән искә алырлык дәвамың кала икән, Раббыма, мең шөкер әйтми, ниләр әйтмәк кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: