16+

Хыянәтне онытып буламы?

Иремә карата кызыксыну югалды. Аның белән бер өстәл артына утырып ашыйсы, бер урынга ятып йоклыйсы килми. Бу хәл күптәннән дәвам итә һәм моның сәбәбе дә юк түгел.

Хыянәтне онытып буламы?

Иремә карата кызыксыну югалды. Аның белән бер өстәл артына утырып ашыйсы, бер урынга ятып йоклыйсы килми. Бу хәл күптәннән дәвам итә һәм моның сәбәбе дә юк түгел.

Эш шунда: моннан берничә ел элек ирем миңа хезмәттәше белән хыянәт итте. Моны белү кыен булмады, дуслары да җиткерде. Эштән соңлап кайтуы, киемендәге хушбуй исләре барысын да ачып салды. Тик мин аны гафу иттем. Аның тәмле теле, гафу үтенүләре, чәчәкләре, кыйммәтле бүләкләренә каршы тора алмадым. Һәм безнең тормыш кабат үз кыйбласына кайтты кебек.

Ләкин соңгы арада аны күрә алмый башладым. Хыянәте һич уйдан чыкмый. Минем кебек хәлдә калучылар бармы икән? Түзәргәме, әллә аерылышыргамы? Ике балабыз бар.

Реклама

Римма Л.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эгэр ирен эйбэт кеше икэн, гафу ит син Аны, ул бит балаларнын атасы. Сезнен балалар чит кешегэ кирэк тугеллэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Балам тузэргэ кирэк.Минем туганымнын андый хэл булды.мин анарга бик эйбэт итеп анлатып бирдем.аерылам диде.балалары да булды.Гафу ит дидем.мине тынлады.хэзер тормышлары эйбэтлэнде.эле дэ мина рэхмэтлэр эйтэ.эле аерылган булса.нэрсэ булыр иде.Уз бэхетенэ керэшергэ кирэк.

      Мөһим

      loading