Бер ел элек апамның ире көтмәгәндә вафат булды. Бик матур, җитеш тормышта, бер-берсенең кадерен белеп, яратышып яши торган пар иде. Җизни сәламәтлегенә дә зарланганы булмады. Табиблар, инфаркт, диде.
Апа аның белән иркәләнеп, җил-давылларны, борчуларны белмичә яшәде. Җизни киткәч, тормышның бөтен борчулары үз җилкәсенә төште. Ике бала институтта, түләүле бүлектә укый. Үз йортлары белән торалар иде. Йорт тирәсендә гел ир-ат кулы кирәк бит аның.
Бер көнне апа килеп: «Күршеләр, ирең үлгәч тагын да чибәрләндең әле син. Гел каядыр чыгып китеп йөреп кайтасың, дип, йөрәгемә тиде. Өйдә бөтен нәрсә аны хәтерләтә, шуңа өйдә тора да алмыйм, мендәрен сыйпый-сыйпый, төннәр буе елап чыгам. Минем хәлне алар аңлыймы соң инде?!» – дип үкси-үкси елады.
Шулай. Кешенең эчен ярып карап булмый. Борчуларын үзе генә белә. Шуңа да тышкы билгеләр буенча гына фикер йөртмәгез. Матур елмаю артында йокысыз, яшьле төннәр дә күп була...
Чулпан Кыямова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
5
0
Кеше хэлен кеше белми, уз башына тошмэсэ.
0
0
3
1
Кеше сузенэ карап Яши торган замана тугел Хэзер,исегез китмэсен башынны югары кутэреп йорегез
0
0