Кияүгә яратып чыкмадым. Бу адымым өчен бик үкенәм, чөнки үземне дә, иремне дә бәхетсез иттем. Мин бик ялгыштым.
Илсур – беренче мәхәббәтем. Мәктәптә укыганда ук бер-беребезгә гашыйк булып, бик озак очрашып йөрдек. Безнең мәхәббәттән көнләшүчеләр күп булды, ләкин арабызга җил-давыллар кертмәдек. Әти-әниләр дә үзара таныш иде, инде туганлашырга җыеналар иде.
Тик барысы да идеаль була алмый. Түгәрәк бәхет кителә, диләр. Илсур белән холыкларыбыз охшаш безнең, ягъни икебез дә ут. Теге яки бу темага кызып китеп сөйләшсәк, бер-беребезгә юл куймый идек. Ләкин ничек тиз кызсак, шулай ук тиз тынычлана идек.
Ә бервакыт юктан гына шундый нык бәхәсләштек ки, бик озак сөйләшмичә йөрдек. Төшенкелеккә бирелгән чагым иде. Иптәш кызым кәефемне күтәрергә теләп кафега чакырды. Анда аның икетуган абыйсы Рәмис тә бар иде. Рәмис – бик күңелле, юморга бай егет, коеп куйган артист инде менә. Шундук кәефемне күтәрде. Ул кичтән соң да аралашуны дәвам иттек. Һәм танышуыбызга бер ай булгач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Төне буе уйладым. Илсур һаман элемтәгә чыкмый. Инде бер ай күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Имеш, характер күрсәтә. Мин дә беренче булып үзем бармыйм, билгеле. Шулай итеп, Илсурга үч итеп, Рәмискә ризалыгымны бирдем. Бөтен туганнарым, якыннарым шаккатты. “Гөлназ, уйлап эшлисеңме соң?” - дип сүктеләр. Тик алар мине туктата алмады, мин Рәмискә кияүгә чыктым.
Туйдан соң Илсурдан смс-котлау килеп төште. Ничек сөенгәнемне белсәгез! Менә шул вакытта иң зур хата кылуымны аңладым. Мин Рәмисне бөтенләй яратмыйм бит. Бер ай буе көчкә түздем. Ул эштән кайтуга, ашарга да пешермәдем, өйне дә җыештырмадым. Сүз уңаеннан, без Рәмиснең фатирында яшәдек. Ул шулкадәр миңа гашыйк иде, барысына да күз йомды.
Туйдан соң бер ай узгач, мин Рәмискә хыянәт иттем. Беренче мәхәббәтем Илсур белән йокладым, чөнки аннан башка яши алмыйм, Илсурны гына яратам, миңа ул гына кирәк. Безнең очрашуларны Рәмис шундук сизде. Инде барысы да билгеле булгач, мин Илсур янына күченеп киттем. Ә Рәмис әле дә кайтуымны сорап ялвара. Көн дә әти-әнием янына барып, мине ничек яратуы турында елый-елый сөйли. Тик миңа ул кирәкми...
Фото: pixabay.com
Гөлназ, Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
7
0
Кеше тормышын юк иткэнсез, эгоист булып
0
0
6
0
Иртэ шатланма,тормыш алып бару ул экият тугел,гомер юллары катлаулы бер алдын,бер артын курсэтэ,куз яшьлэреннэн курык .
0
0
11
0
Шундый хатын кызлар инде ир атнын башына житуче
0
0
2
0
Рамисне бахетсез иткенсен,хатын-кызларга ышанычы югала ир егетлернен,узен жэл тугел,топле уйлый торганнга охшамагансын,жайлы вариант кына эзлисен
0
0
6
0
Берук кире кайта курмэ. Бераздан басылыр, нормальный кыз белэн тормыш корыр. Бэхете булсын. Э син шулай йориячэксен, бер кушылып, бер сугышып Ильсур белэн. Алла куэт бирсен.
0
0