Арча районы Айван авылында яшәүче 35 яшьлек Рамил Әскәровның телефоннан хатынына шалтыратып әйткән соңгы сүзләре бу. 11 июль көнне ул Биләрдән ашлык төяп кайтып килгәндә Арча станциясенең Элеваторы янындагы күпердән 25 тонналап ашлык төялгән “КамАЗ”ы белән аска төшеп китә.
25 тонна ашлык төягән 10 метрлы КамАЗ машинасы юл астына тәгәри.
– Матурым, мине бал корты чакты, хәлем авырайды. Өйдә берәр дару юкмы, элеваторга кайтып җитеп киләм, алып төш әле. Тирләтте, суларга да авыр, буылам кебек, кулым да икенчеләнде...
Сәбәбе билгесез
Гомерен өзгән төп сәбәп билгесез. Рамилне элек тә аллергия ише нәрсә борчымаган, судмедэкспертиза белгечләре дә аптырашта.
– Биш-алты төрле аллергенга анализ алып, Мәскәүгә җибәрделәр. Җавап көтәбез. Моргтагы табиб: “Кайсы җирен умарта чакканын әйтергә өлгермәдеме? Салам эскерте эченнән энә эзләгән кебек, болай гына эзе күренми”, – диде. Әйтмәде бит. 10сы көнне кичтән эшкә озаттым. Элек Арчада юллар салу оешмасында грейдерда эшләде. Шимбә-якшәмбе ялын да күрми иде. “Өйдә эшли алмыйм”, – дип Казандагы “Техстрой” оешмасына күчте. Сменалы эш. Ял иткән көннәрендә элеватор “КамАЗ”ында эшләде, ашлык ташыдылар. Дүшәмбе – төнгедә, иртәгәсен элеваторда рейска чыгасы иде. Туры Казаннан Биләргә кузгалам, дип, үз гомеренә беренче тапкыр Казанга “КамАЗ” белән китте. Кичтән бер-ике сүз генә языштык. Көндез 12:39да ул миңа шалтыратты. “Хәлем начарланды”, – диде. Туктарга куштым, тыңламады. Укол алып, элеваторга йөгердем. Юлда шалтыраттым мин аңа, телефоны сүнгән иде инде. Анда ике юл, Рамил икенчесеннән киткән иде ахрысы, каршыма очрамады. Каенанам элеваторда эшли, аңа шалтыраттым. “Кайтып килешен күрүгә, зинһар миңа хәбәр бир, әни”, – дип әйтеп тә бетердем, ишетәм, әнигә: “Улың юл астына очкан”, – дип әйттеләр, – ди мәрхүмнең хатыны Гөлия.
Юл кырыена машиналар туктаганын ерактан ук күреп, күзе белән иренең зур зәңгәр “КамАЗ”ын эзли Гөлия. Исәндер дип өметләнә, уколын кадар да, хәле җиңеләер, ә сынган җирләре төзәлер, дип уйлый да. Ләкин... Нефтебаза ягыннан элеваторга юл алган Рамил Әскәров “КамАЗ”ы тау менгәндә әкеренәйгәннән әкеренәя дә, арта таба тәгәри башлый.
– Авыр йөк аны бик тиз аска сөйрәгән. Башта прицеп төшеп китә, аның өстенә “КамАЗ” кабинасы. Артыннан килгән машина йөртүчесе: “Руль тотарлык хәлдә түгел, кырын авышкан иде, китеп барган дип аңладым. Аның тауны әкерен менүеннән шикләнеп, машинаны читкә алдым, алай да көзгене эләктерде”, – дип сөйләде. Мин барып җитүгә уколымны тотып аска, аның янына төшеп йөгердем дә соң. Ишеген ачарлык түгел иде. Үзем шәфкать туташы булгач, төрле мәет күргәнем бар, йөзен күрүгә сулышы өзелгәнлеген дә, ярдәм итә алмаслыгымны да аңладым... Кабинасының ишеген дә ачарлык түгел иде бит, алыр өчен сәгатькә якын кайнаштылар. МЧС хезмәткәрләре килгәч, кисеп карадылар. Амкадор чакырттылар көче җитмәде, аннары икенчесенең килүен көттек, – ди Гөлия.
Көткәнгә вакыт – озак
Бу урында минутларның сәгатькә тиңләшүе хак. Җанын кая куярга белмичә, юл читендә басып торган әнисе Лилия ханымның хәлен күз алдына китерүе дә авыр.
– Карап торып үтердек, дим, башка сүз әйтмим. “Ашыгыч ярдәм” хезмәте дә килеп басты да соң. “Гөлия, син безнең хәлне аңла инде, янына якын да барырлык түгел, бернәрсә эшли алмыйбыз бит”, – диләр. Тимер өеме эчендәге кешене нишләтсеннәр соң? Гөлия белән безне анда тотмадылар, “Комачаулыйсыз”, – дип өскә менгезделәр. Елап басып тордык инде. Мин гел сизендем, никтер Рамилне югалтудан куркып яшәдем. Быел Сабантуенда көрәшеп, кабыргасын сындырган иде, сызланды бичара. Бер ай өйдә торды. “Казанга барып күренегез”, – дидем, мондагы табибларга гына ышанмадым. Башы авыртып җәфалангач та Казанга кудым. Әтисенеке кебек булмасын дип курыктым. Әтисе дә 33 яшендә инсульттан үлде. Үз әтиемне дә 33 яшендә җирләгәнбез, Клара әни безне сыңар канат белән үстерде. Әтием дә Рамил исемле иде, ярдәмчел, бик игелекле кеше булган. Дустына ярдәм иткәндә ток сугып үтергән. Миңа биш яшь, олыбызга – 7, төпчегебезгә 2 генә яшь җитмәсә әтинең җидесен үткәргән көнне төн уртасында йортыбыз янып киткән. Әтинең әнисе дә исән, төп йортта яши идек, бишебезгә бер ястык тотып урамда калдык. Әнинең иске нигезенә кайтып егылдык инде. Аннары әнигә менә шушы нигезне бирделәр, бер йортта ике фатир. Рамил улым өйләнгәч, Гөлия белән минем әни янына күченделәр дә, йорт-җирне яңадан салгандай итеп күтәрделәр. Матур яши идек, аларда тәмле ризык пешәме, мин пешеренәмме гел бер табынга җыйналдык, – ди Лилия ханым.
– Улыгызга шикләнмичә үз әтиегезнең исемен кушкансыз. Исемен генә түгел, язмышын да кабатлады түгелме?
– Ирем Фәргать: “Әйдә, бабай хөрмәтенә аның исемен кушыйк әле”, – дигәч каршы килмәдем. Яшь чак бит. Эшкә киткән җиреннән Фәргатькә инсульт булды. “Хәлем китте”, – дигән дә егылган да. Бер атна комада ятты да, аңына да килмичә китеп барды. Әтисеннән калганда Рамилгә – 15, уртанчысына 11, төпчегемә 5 яшь кенә иде. Энекәшләренә ир терәге булып үсте. Аларны гел барлап яшәде, энекәшләре өйгә кайтып кермичә, үзе йокларга да ятмады. Нәрсә генә эшләсәк тә гел Рамил белән киңәшә идек. Энеләре балыкка барырга телиләрме: “Абыегыздан сорадыгызмы? Эше бардыр, булышыгыз!” – дия идем. Ә ул гел аларны яклады: “Үзем дә эшлим, тәртип булсын!” – дия иде. Улларымның кайсысы да йөз аклыгым! Эштә дә: “Әй, яратабыз да соң егетләреңне! Акыллылар, тәртиплеләр, йөк машинасы белән җайлап кына кайтып керәләр, һәр кеше белән матур итеп исәнләшәләр”, – диләр. Ирсез үстерсәм дә ипле тормышта яшәдек, ризыгын да кысмадым, велосипедын, киемен дә алып бирдем. Әнием бик булышты. Балалар күземә генә карап торалар иде. Берсенда сенаж чокырында онытылып китеп уйнаганнар. “Әни син безне авыл башында каеш тотып көтеп тора идең, миңа берне генә сыдырдың”, – дип гел әйтте балакаем. Үз гомеремне бирер идем, тигезлек белән яшәсеннәр генә иде дә... – дип өзгәләнә Лилия ханым.
Элеваторда ашханә мөдире булып эшли ул. Улының кайгылы хәбәре кайтып ирешкән көнне сезон ачылып, ашханәне кабул итеп алган көне була.
Мәктәп елларыннан бергә
Рамил белән Гөлия икесе бер мәктәптә, параллель сыйныфларда укыйлар. Чыгарылыш кичәсе көнне Рамил аны беренче мәртәбә озата кайта.
–Ул хәрби хезмәткә киткәнче өйләнештек. “Сине әни янына алып кайтып калдырам, юкса көтмисең мине”, – диде. Минекеләр каршы да килгәннәр иде. “Авырга уздыңмы әллә?” – дип тә бәйләнделәр. Юк, барысы да тәртип иде. Каенанама мин килгәндә 39 яшь, ике дус кыз кебек яшәдек. Хезмәт хакы алып кайтып биргәч әрли иде. Башта үземнекен үземә тотарга кушты, тыңламадым. Аннары беразын кесәмдә калдырырга үгетләде, анысына да каршы идем. Бер гаилә булгач, ник аерым тотыйм инде? Аның белән базарга чыккач та рәхәт, саран түгел! Кыйммәтсенеп торсам киемне дә кыстый-кыстый алдыра. Тагын әни янында калдырып китте мине... Инде монысында кайтмас җиргә кузгалды. Үләсен сизенгәндерме, Саматка бүләкне – җир астыннан метал эзләү җайланмасын бер ай алдан алып куйды. “Ник яшереп тотыйк, җәй үтеп бара, әйдә бирәбез!” – диде дә 8 июнь көнне Саматны куандырдык. Әтисенең соңгы бүләге. Әтисенең өчесе көнне аңа менә 13 яшь тулды. Ул бик елады, үрсәләнде инде. Ясминәгә 9 яшь, әтисенең үлемен аңлап җиткерми әле. Миңа кушылып елый да, ул да түгел уйнарга тотына. Без биш гаилә бик дуслар идек, балаларны кушып санаганда төп-төгәл 20 кеше, һәр бәйрәмдә бергә идек. Чит илләргә ял итәргә дә бергә йөрдек. Быел менә узган атнада гына өч көнгә җыйнаулашып Ижевск шәһәренә барып кайттык. Соңгы сәфәребез. Терәк иде ул миңа. Ике ел элек ковидтан әнием үлеп китте. Әти белән икесе бер көнне егылганнар иде, үпкәләренең 20 проценты зарарланган иде. Икесен дә өйдә үзем дәваладым, әти тернәкләнде, әни авырайды. Хастаханәгә слаганда: “Үзем китердем, үзем алып та чыгам, тереләсең, әни, борчылма”, – дигән идем. Мин көне-төне хастаханәдә әни янында чакта Рамил өйдәгесе өчен борчылырлык итмәде, балаларны да карады. Ансыз ничек яшәрмен... “Югач карарга ярамый, никахыгыз өзелә” – дигәч, моргка бардым. Хушлаштым. Бөтен җирен карадым. Бергә кайтырбыз дигән идем дә, иртәрәк кайтып киттем. Эшкә озатып калган урыныма басып, капка төбендә каршы алдым. Теләгән кеше карады. Озатырга килүчеләрнең күплеге... Болыт кебек иде халык. Барысына да зур рәхмәт...
– Ә КамАЗы ни хәлдә? Түләргә туры килмәсме?
– Төзекләндерергә яраклы түгел. Шул көнне үк игеннәрне дә җыештырып алганнар. Рамилнең ике энесе килендәшләрем белән барып, кабинасын юып кайттылар. Рамилнең аяклары канаган иде... Элеватор гаражында тора диделәр, нишләтерләр. Түләү турында сүз булмады, әни дә, ике энесе дә шунда эшләгәч, бу хәсрәтле хәлдә бурыч турында сүз кузгатучы булмады, булмасын да иде... – ди Гөлия.
Тормышлары җитеш тә. Рамил йорт түбәсен алмаштырырга ниятләп йөргән, тик өлгермәгән. Исән чагында йөз эшне бер колачка сыйдырмакчы да бит үзебез...
– Рамил бик җаваплы кеше иде. Әгәр дә аңын җуймаса машинаны ничек тә туктатыр, һичьюгы “ручник”ка куяр, инде алай да барып чыкмаса соңгы мәлдә үзен-үзе коткарып сикереп кала ала иде. Ә ул руль артында җан биреп, “КамАЗ”ы белән аска тәгәрәгән... – ди әнисе.
Ни булганын үзеннән һәм Раббыбыздан кала белүч юк. Ачыкланырмы бер?
Фотолар шәхси архивтан
Комментарийлар