16+

Яшьлектәге сөйгән ярлар кода-кодагый булып куйды

...Синең белән узган еллар миңа зур тәҗрибә учагы булды... Булды дим, чөнки, хәзер минем гаиләм, балаларым, эшем, тормышым бар. Сиңа инде ачу сакламыйм. Киресенчә, мине алдауларың, ялганнарың белән көчле булырга, кешеләрне сайлап дуслашырга, беркатлы җүләр булуны онытырга өйрәткәнсең икән бит...

Яшьлектәге сөйгән ярлар кода-кодагый булып куйды

...Синең белән узган еллар миңа зур тәҗрибә учагы булды... Булды дим, чөнки, хәзер минем гаиләм, балаларым, эшем, тормышым бар. Сиңа инде ачу сакламыйм. Киресенчә, мине алдауларың, ялганнарың белән көчле булырга, кешеләрне сайлап дуслашырга, беркатлы җүләр булуны онытырга өйрәткәнсең икән бит...

Исәнме, тәүге яр!
“Киттең – 
Телсез, өнсез иттең.
Киттең –
Ике кулсыз иттең. 
Киттең – 
Ике күзле иттең...
Рәхмәт, мәхәббәтем!

Шул ук вакытта син миңа ярату һәм саф сөю арасында тирән упкын барын да исбатладың. Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем. Мин сине һичшиксез онытырга тырышырмын, бәхетле тормышым, якты киләчәгем хакына онытырга тырышырмын, мин яңадан яратырга өйрәнермен. Син кайчакта минем өчен фәрештәгә тиң, ә кайчакта күңел бураннарымны кузгатасың... Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем, булганың һәм юлымда очраганың өчен. Чын күңелемнән бәхет телим...”.

Бу хатны яшьлегендәге тәүге мәхәббәтенә язып, бик озак иң кадерле фотосурәтләре саклана торган урында саклады Лилия. Йөрәк түреннән чыккан кайнар хисләр белән үрелгән тапшырылмаган хат бу. Аны еш кына алып укыды, хәтта ятлап бетерде. Яңа сүзләр өстисе килгән чаклар да булды. Ләкин моның инде мәгънәсен күрмәде. Чөнки, юллар күптән аерылган, сукмаклар чуалган, янында насыйп яры иде... Хәзер ул башка берәү өчен яши, аныңча сулый, аны тәмле ашлар белән сыйлый. Яңа баштан яратырга өйрәнгән мәхәббәт җимеше булып, ике балалары үсеп килә. Тормыш бар нәрсәне үз урынына куя. Кирәк чакта утка сала, кирәк икән уттан алып суга ташлый... Ә кеше күңеле сабыр гына бәхетен көтә.

Мәхәббәт балалар бакчасында чәч толымын тартудан башлана дисәң, күпләр ышанмас, бу балачак шуклыгы гына дияр иде. Тик менә Лилия белән Рафисның дуслыгы нәкъ тә бакчадан башланды. Рафис Лилиягә конфет алмыйча бакчага килми иде. Бакча апалары да: “Кызның колагын туганчы ук тешләгән булганнар дип шаярды. Уеннарда да, төрле чаралар вакытында да алар гел янәшә басты, бергә җырлады, бергә биеде. Ачуланышалар да, шул мизгелдә үк бергә уйный да башлыйлар иде. Аннан бергәләп мәктәп сукмагын таптадылар. Рафис укудан авылның икенче башыннан әйләнеп, Лилияләр капка төбе аша кайта иде. Аларның дуслыгы тора-бара мәхәббәткә әверелде. Кич утырулар, сагынышып күрешүләр, ямьле язларны, җылы җәйләрне, сары көзләрне, сихри кышларны каршы алу, озатулар дәвамлы һәм уртак булырга тиеш иде югыйсә... Бер-берсенә әйтелмәгән күпме матур сүзләр калды, күпме вәгъдәләр тормышка ашмады... Иң әрнеткәне – аларның күзгә-күз карап, аңлашып аерылышмаулары. Әгәр бер-берсеннән качып йөрмәсәләр, очрашкан булсалар, мөгаен, сүзсез дә аңлашырлар, хаталарын вакытында төзәтерләр иде.

Арага кунак кызы керде. Әлбәттә инде көнозын басуда чөгендер китмәнләгән авыл кызыннан ул бик күпкә аерыла иде. Чәч ясалган, тырнак буялган, киемнәре зәвыклы. Алдында бер-ике бөтерелү белән ул Рафисны үзенә каратты. Лилия исә, бәхете өчен көрәшә белмәде. Димәк, хисләре чын булмаган, дигән ашыгыч нәтиҗә ясап, аны онытырга сүз бирде. Шулай итеп, тормыш ике сукмак буйлап китте. Икесе дә бик горур иде. Берсе генә дә араларны җайларга талпынып карамады. 

Лилия күрше район егете белән дуслашып, берникадәр вакыт аралашканнан соң, аңа тормышка чыкты. Рафиска да кунак кызы белән озак юанырга насыйп булмады. Аларның аралары тиз суынды. Берничә кыз арасында буталып, арадан берсенә теләр-теләмәс кенә өйләнеп, ул да гаиләсе белән калага китеп барды. 
Эчтә буран булса да, ике гашыйкның сукмаклары кисешмәде, алар башка очрашмады. Тик язмыш яшьлек хисләренә болай тиз генә нокта куярга насыйп итмәгән икән...

Инде менә балалары авыл Сабан туенда очрашып, танышып, бер-берсен ошатып, кавышырга сүз куешкач, икесе дә чарасыз калды. Берсе генә дә ризасызлык белдермәде... чөнки, булдыра алмады. Ачы тәҗрибә аларны кешенең мәхәббәт алдында көчсез булуын аңларга өйрәткән иде инде. Димәк, тиздән яшьлектәге сөйгән ярлар кода-кодагый булачак. Аларның хыялларын балалары тормышка ашырачак. Ак туй күлмәге киеп табын түрендә Рафис янәшәсендә утыра алмаган Лилия кызын аның улына тормыш яры итеп бирәчәк. 

Бүген Лилия тагын тапшырылмаган хатны кулына алды. Бер-ике кат укыганнан соң, зур-зур хәрефләр белән: “Мин очрашачагыбызны, бер максат, бер омтылыш белән яшәячәгебезне белдем, сиздем, рәхмәт сиңа, тәүге ярым!” – дип язып куйды һәм конвертка салды. Ул аны иясенә тапшыра алырмы, бусы тагын билгесез. Чөнки, икесенең дә янәшәсендә чирек гасыр гомер иткән тормыш юлдашлары бар. 

Уйларны бүлдереп, аның телефонына да хәбәр килеп төште: “Мин онытырга тырышып карадым, булдыра алмадым, сине сагынып һәм уйлап яшәдем. Кичерә алсаң, кичер, мәхәббәтем. Рафисың”, – диелгән иде анда. 

Лилиянең башы кабат түбән иелде. Туй мәшәкатьләренә үзенең йөрәк ярсуы да, шашкын хисләр өермәсе дә килеп кушылды. Беркемгә дә әйтә алмаган серен ул бары Рафис белән генә уртаклаша алачагын яхшы аңлый иде. Бу – аларның бары тик икесе генә аңлый торган хис, балаларның якты киләчәге артында яшеренгән иң татлы яшерен сер иде. 

Ләйлә Искәндәрова.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

29

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ,❤️💔💕

    Мөһим

    loading