Шәһри Казан

Беркемгә дә ярдәм итми калмый иде

Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин - ортопедия стоматологиясе буенча татарлардан беренче профессор. Мондый дәрәҗәгә ул Казан ГИДУВында эшләгәндә 1978 елда лаек була һәм бу аның шәхси тормышында гына түгел, ә бәлки тулаем институт коллективының фәнни-педагогик эшчәнлегендә дә онытылмас вакыйга буларак билгеләп үтелә. 1983 елда медицина фәннәре докторы, профессор Габделхак Гыйльмулла улы...

Реклама

Завод җитәкчелеге кафедраны яхшы бина белән тәэмин итә, биш катлы зур гына бер йортның беренче каты тулысынча кафедра ихтыяҗлары өчен бирелә. Биредә тиз араларда лекцияләр өчен махсус аудитория, авыруларны кабул итү, укыту-тәҗрибә уртаклашу бүлмәләре, тешләр ясау өчен фарфор, керамика һәм кою лабораторияләре, функциональ диагностика бүлмәсе һәм башкалар булдырыла. Аларга заманча кыйммәтле җиһазлар да авиация заводы тарафыннан сатып алына.
Кафедрада инициативалы, югары квалификацияле белгечләр һәм укытучылар әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән белемнәрен, практик эш тәҗрибәләрен күтәрергә килүчеләрне еш очратырга була. Белгечләрнең медицина өлкәсендәге иҗади эшләре турындагы материаллар илебездә һәм чит илләрдә чыгарыла торган фәнни журналларда басыла, алар буенча махсус форумнар үткәрелә.
Кафедра хезмәткәрләре дәвалау-консультация эшләрен киң җәелдереп җибәрәләр, мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына да югары квалификацияле ярдәм күрсәтәләр. Вакытының чикләнгән булуына да карамастан, профессор Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллин үзе дә беркемгә дә беркайчан да ярдәм итми калмый.
Ортопедик стоматология буенча татарлардан беренче профессор Г.Насыйбуллин Арча районының Казанбаш авылында туып үсә. 1937 елда 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. Аны 1940 елда уңышлы тәмамлап, Баулы районының Поповка авылындагы участок шифаханәсенә эшкә җибәрелә. Оренбург өлкәсе белән чиктәш булган Татар Кандыры авылында фельдшерлык пунктына җитәкчелек итә, Баулы районының сәламәтлек саклау бүлегендә санитария инспекторы булып эшли.
1942 елның җәендә 19 яшьлек Габделхакның тормышында онытылмас вакыйга була. Ул үзе теләп, Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә китә. Яшүсмер Габделхак бер имгәнүдән соң хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла. Ләкин бу хәл аңа һич кенә дә тынгылык бирми. Ниһаять, ул теләгенә ирешә, үзе теләп сугышка китә.
Габделхак Насыйбуллин сугышчан батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамлангач, 1950 елда Г.Насыйбуллин Казан стоматология институтын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан соң инде ординатурада укый, төрле медицина учреждениеләрендә, медицина институтында эшли. Профессор Г.Насыйбуллин 1976 елда ук ГИДУВта ортопедия һәм хирургия стоматологиясе бүлеген оештырып, егерме елга якын аның мөдире булып хезмәт итә. Бер үк вакытта ул үзенең актив җәмәгать эшчәнлеге белән дә аерылып тора. Габделхак Гыйльмулла улы берничә ел дәвамында республикабыз Стоматологлары җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы аттестация комиссиясе әгъзасы итеп сайлана. Намуслы хезмәте өчен махсус билгеләр, шул исәптән «Сәламәтлек саклау отличнигы» дигән билге һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Исән булса, быел профессор Габделхак Гыйльмулла улы Насыйбуллинга 90 яшь тулар иде. Кызганыч ки, ул моннан берничә ел элек вафат булды. Ләкин безнең әлеге өлкәдәге беренче профессорыбыз һәм мәшһүр татар буларак, аның исеме күңелләребездә озак сакланыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: