Шәһри Казан

Хатлардан юллар

Мәдәни багланышлар Каюм Насыйри музеенда төрле очрашулар еш булып тора. 24 апрельдә шундый очрашу Туган тел көне уңаеннан оештырылды. «Шәрык мәдәнияте һәм татар шигърияте» дигән темага багышлап үткәрелгән очрашуда Идел буе федераль университетының татар филологиясе һәм тарих институты студентлары алдында танылган җәлилче-галим, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый тирән эчтәлекле чыгыш ясады, үзенең...

Реклама

Мәдәни багланышлар
Каюм Насыйри музеенда төрле очрашулар еш булып тора. 24 апрельдә шундый очрашу Туган тел көне уңаеннан оештырылды. «Шәрык мәдәнияте һәм татар шигърияте» дигән темага багышлап үткәрелгән очрашуда Идел буе федераль университетының татар филологиясе һәм тарих институты студентлары алдында танылган җәлилче-галим, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый тирән эчтәлекле чыгыш ясады, үзенең һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыды.
Анда студентлар да катнашты: сораулар бирделәр, аның шигырьләрен укыдылар. Очрашуда актив катнашкан студентларга ул үзенең шигырьләр китабын бүләк итеп бирде.
Гөлсинә ЗАРИПОВА, К.Насыйри музееның өлкән фәнни хезмәткәре

***
Китапханәдә төн күңелле уза
Казан китапханәләрендә китап сөючеләр өчен «Китапханә төне» узды. Үзәк балалар китапханәсендә аеруча күңелле үткәндер ул. Балалар, өлкәннәр белән бергә, видеороликлар карадылар, китап сөючеләр конференциясе уздырдылар, авторларның үзләре авызыннан шигырь һәм хикәяләрне тыңладылар. Китапханәдә «Китап театры» дигән әдәби түгәрәк тә эшләп килә.
Укучылар «Китап төне»ндә квиллинг һәм курчак ясау серләренә өйрәнделәр. Китапханәчеләр Равилә Мөбарәкшина һәм Светлана Волкова бу чараны уздыруга бөтен күңелләрен бирделәр. 52 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары Камилә Кадыйрова, Лиза Соловьева, 5 яшьлек Лиза Филиппова, 4 яшьлек Ирина Николаева квиллинг ысулы белән төрле эшләнмәләр ясадылар (рәсемдә). Балалар китапханәсендә «Вакыт. Балалар. Китап» татар балалар китабы тарихы музее да оешкан.
Равилә МӨБАРӘКШИНА

***
Әтиемнең каберен барып күрдем
Әтием сугышта ятып калган минем. Гомерем буе җирләнгән урынын барып күрү теләге белән яшәдем. Шөкер, бу теләгем чынга ашты, әтиемнең каберен барып таптым. 1943 елның 13 мартында һәлак булган әтием Новгород өлкәсенең Старая Русса районындагы Черенчицы авылында туганнар каберлегенә күмелгән икән. 2007 елда барып күрдем мин аның җирләнгән урынын. Кабер ташына әтинең фамилиясе һәм әтисенең исеме (Аитов Зыкрия Абдулла улы) ялгыш язылганлыгына гына эчем пошып калган иде. 2009 елда, хатаны төзәтеп, яңа таш ясатып алып барып утырткач, тынычландым. Бу урыннарны Зоя Васильевна Федорова күзәтеп, тәртиптә тота икән. Әтине сугышка алганда миңа 3 яшь иде. Әти артыннан, мин дә сугышка барам, дип елап калганым хәтердә. Без - сугыш чоры балалары булып, хәерчелекне, ачлык-ялангачлыкны күреп үскән буын. Шул сугыш чоры балаларына ниндидер ташламалар булачак имеш дигәннәр иде, күренми әле.
Фазилә БАРЫЕВА

***
Горурлан, Арчам, талантлы кызың белән!
Гомеренең утыз елдан артык өлешен мәдәният өлкәсенә багышлаган хезмәт ветераны, шагыйрә Роза апа Шәйхетдинова Арча шәһәрендә яши. Мин аны, якташыбыз буларак, Мөхәммәт Мәһдиев музеена очрашуга чакырдым. Очрашуда Гөберчәк һәм Сикертән мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылыбыз өлкәннәре дә катнашты.
Бүгенге көндә шагыйрәбезнең: «Язмыш ачысы», «Гомер агышлары», «Күңелем чишмәсе» дигән өч китабы дөнья күрде.
«Шигырьләрем - күз нурларым,
Күңелем җимешләре...» - дип яза Роза Шәйхетдинова. Әйе, күңелеңдә аклык булмаса, хисләр дулкыны ташып чыкмаса, дөньяга шигырь тумыйдыр ул. Шигырь язу сәләте Роза апага кечкенәдән бирелгән. Ул Арча районының Чөмә-Елга авылында туып үсә. Әтисе Вагыйз абый Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ятимлек ачысын татып үскән кыз гомере буена әтиле гаиләләргә кызыгып яши. Гаилә корып, өч кыз баланы дөньяга тудыргач та, язмыш аны аямый, бик иртә тол калдыра. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган Роза Шәйхетдинованың шигырьләрендә дә сагыш-моң ярылып ята.
Авторның язучы М.Мәһдиевкә багышланган шигырьләре дә бик күп. Аннан: « М.Мәһдиев белән сезнең иҗади элемтәгез бар идеме, әллә аның әсәрләренә гашыйк булып, шуның нигезендә аңа карата шигырьләр иҗат иттегезме?» дип сорагач, елмаеп кына: «Мин аны Сикертән мәктәбендә укыганда беренче мәртәбә күрдем, ул безгә дәрес бирде. Аның әсәрләрен бик яратып укыйм», дип искә ала ул.
Бу очрашу укучылырга зур тәэсир ясагандыр дип уйлыйм. Бердән, алар сугыш чоры баласы белән очрашса, икенчедән, чын шагыйрәне күрү бәхетенә ирештеләр, өченчедән, аның үз авызыннан шигырьләрен тыңлау насыйп булды.
Халидә ГАБИДУЛЛИНА, М.Мәһдиев музее җитәкчесе, Арча, Гөберчәк

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: