Шәһри Казан

Көне – бер, балалар – төрле

1 сентябрь - иң якты бәйрәм. «Мин дә кайчандыр сезнең кебек шушылай басып торган идем», - дип сүз башлый Белем бәйрәменә килгән кунаклар.

Мәктәп елларының кадере, аларның ямен еллар үткәч кенә аңлыйсың шул. Мәктәп елларын сагынып утыручылар социаль челтәрләрдә беренче сыйныфта төшкән фотоларын элә. Ә фотолардагы караш! Фотодагы сурәттән чыгып караганда, укытучы белән укучы ярты сәгатьтән Бердәм дәүләт имтиханын бирергә кереп китәчәк дип уйларсың. Бар да искиткеч җитди. Сагышлы, хәсрәтле карашлар күрергә була әле ул фотоларда, әмма елмаюның әсәре дә юк. Безне кечкенәдән үк җитди булырга өйрәттеләр ул чакларда. Өлкәннәр белән сөйләшкәндә авызны еру бик зур гөнаһларның берсе санала иде. Беренче сыйныфка бару ул, хәзерге заман телендә әйтсәк, бала өчен болай да стресс, әле өстәвенә аппарат тоткан ят абый туры карарга куша. Нинди елмаю ди ул! Хәер, без генә түгел, укучылар да бик җитди. Безнең халык өчен сәбәпсез елмаю, җиңел генә итеп әйткәндә, бер дә килешә торган гамәл итеп кабул ителми. Американнар гына ул бөтен кешегә елмая, бездә сәбәпсез елмаеп карасаң, мыскыллы караш мәгънәсендә кабул ителә. Менә шундый милли үзенчәлек. Заманына күрә фотолары да шундый.

Шул фотоларны бүгенге мәктәп альбомнары белән чагыштырып утырам. Беренче сыйныф укучыларының авызлар колакта, колаклар еракта! Объективка карашны туры төбәп, паспортка төшкән кебек фотолар кая ул! Кызлар көязләнгән, малайлары егетләнгән. Нигә шулай булмасын, әле егерме ел элек кенә беренче класста төшкән фото ул күпчелек балаларның дүрт-биш фотосы булса, хәзергеләр бит туганчы ук, ана карынында фотосессия үзенчәлекләрен өйрәнә башлый. Елмаюга да караш үзгәрде - чит ил супер-гипермаркетлары, сәүдә салоннары белән бергә, клиентка елмаеп карау дигән әйбер безнең тормышка да үтеп керде. Җитди кыяфәт белән объективка текәлүчене ничек итеп булса да елмайтырга тырыша хәзерге осталар.

Реклама

Фотоальбомнарның да ниндиләре генә юк - конкуренция көчле бу бизнеста, фантазиясе һәм иҗаты булмаганнарга заказлар килми, алар үзләре бу системадан коелып төшеп калып баралар.

«Элек начар иде, хәзер яхшы» дип әйтәсе килүемнән түгел. Җитди фотолы заманның да үз өстенлекләре бар иде, билгеле - тулысынча бушлай укыту, социаль тигезлек, 90 процент очракта - бары тик белемгә карап кына бәя бирү. Менә шуларын югалттык, аның каравы беренче класс альбомнарыннан бәхетле елмайган балалар карап тора. Болар инде кетәклеккә кунаклаган куркынган тавыклар түгел, һәрберсенең үз фикере, үз максатлары. Аларны тәрбиягә алынган укытучыларга сабырлык бирсен. Беренче укытучы - кеше күңелендә мәңгегә истә калган кешеләрнең берсе. Без күп булганбыз, ә ул барыбызга да бер генә. Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар, бәйрәм белән, Мәсхүт Зарипович!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: