Шәһри Казан

Мәхәббәтем һәм җан ярам – РАДИО

Совет заманындагы радионың көч-куәтен хәтерләүчеләр аз түгел. Хәзерге мәгълүмат чараларында сүзнең чагыштырмача ирекле булуына басым ясаучылар да байтак. Минемчә, хаклык, һәрвакыттагыча, алтын урталыкта. Мин «Татарстан» ДТРКга 70 нче елларда, Хрущев «җепшеклеге»ннән соң килдем. Ул вакытта радио үз аягында нык тора иде. ДТРКның яшьләр тапшырулары бүлегенә мине комсомол өлкә комитеты тәкъдим...

Реклама

Радио җитәкчелегенең үз кандидатурасы булган, тик комсомол өлкә комитеты да үз сүзендә нык торган. Беренче көннәрдә агымга каршы йөзү бик авыр булды. Ул вакытта радиода
И.Латыйпов, Н.Столяров, М.Миншин кебек шәп журналистлар эшләде. Коллективта микрофонны «тешкә кыстырып», кәгазьдә язылганны гына укып утыручылар да бар иде.
Радиога җитәкчелек ризалыгыннан башка килеп эләккәч, миңа шарт куйдылар: 45 минутлык һәр яшьләр тапшыруында сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм комсомол эшчәнлегеннән мәгълүмат биреп барырга, коммунизм төзүче яшьләр турында сөйләргә. Редакциядә берүзем генә булганлыктан, бу бик зур бурыч иде. Штаттан тыш хәбәрчеләр эзләми чарам калмады. Яраткан студентларым - «Кировец»ка язучы химиклар бик ярдәм иттеләр. Аларның берсе - Җәүдәт Әминов радио һәм телевидение журналисты булып китте. Икенчесе - Шамил Закиров озак еллар Камал театрын җитәкләде. Соңыннан профсоюзда хезмәт куйган, шигырьләр язган Мансур Бикбауны да яхшы яктан гына искә алам.
Беренче чорларда, тормышның бөтен якларын да яктырту өчен, һөнәре буенча метеоролог, КДУда чыгучы «Ленинец» газетасының элекке хәбәрчесе булган иремә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул вакытта ирем аэропортта хезмәт куя, бер көн эшли, бер көн ял итә. Кыскасы, бурычларын үтәдем - радиога эшкә алынуыма каршы булучыларны сындыра алдым. Эш бик авыр булса да, кызыклы иде. Төрле кешеләр белән очрашулар, командировкалар... Һәм һәркайда радионың дәрәҗәсе искиткеч зур булды.
Яшьләр редакциясенең үз йөзе булырга тиеш - шушы фикерне җитәкчелеккә дә төшендерергә кирәк иде. Соңрак мин «На студенческом меридиане» дип аталучы аерым тапшыру да чыгара башладым. Тик монысы соңрак әле. Ә әлегә мин йотлыгып Бөтенсоюз радиосы «Юность»ны тыңлыйм. Алдан язылган текстны укымаулары әллә кайдан сизелә - радио шул көтелмәгәнлеге, интим атмосферасы белән алдыра. Әгәр мин дә тырышып карасам?
Әдәби тапшырулар бүлегенең редакторы булып үзе дә иҗади кеше - Рим Кәримов эшли иде. Ә режиссер - артистлык сәләте ташып торган Әсфән Ильясов. Алар белән килешергә мөмкин әле. Менә иҗтимагый-сәяси бүлек белән иҗадилыктан ерак торган, күрсәтмәләр, кагыйдәләрдән бер адымга да тайпылмаучы кеше эшли. Шулай да сынап карарга булдым. «Летучка»да эт итеп сүгеп ташладылар үземне. Николай Иванович Столяров, җыелыштан соң яныма килеп, коллегалары өчен гафу үтенде, мине котлады. Тыңлаучыларның шалтыратулары, хатлары, хәтта комсомол өлкә комитетының котлавы да өметемне сүндерми торды. Тик радиода барысы да элеккечә калды.
Бервакыт иң уңышлы дип тапкан тапшыруымны алдым да, «Юность» радиостанциясенә юлладым. Аны Мәскәү радиосында яңгыраткач, шатлыгымның чиге булмады. «Юность»тан шалтыратып, иңнәремә канат та куйдылар: «Безгә төрле җирлекләрдән тапшырулар кирәк, алар безнең дәрәҗәдә. Кадрларыгызны җибәрегез!»
«Юность»тан соң тәнкыйтьчеләрем тынды. Бу зур җиңү иде. Тексттан башка яздыру татар радиосына да үтеп керә башлады. Яшьләр тапшыруында бу ысулны Флүс Латыйпов актив кулланды. Калганнар да үз тавышлары белән сөйли башладылар. Кинәт түгел, әлбәттә, барысы да акрынлап килде. Хәзер күп кенә тапшыруларны тыңлыйм да, нәрсә өчен көрәштек соң без, дип уйлап куям. Кайбер әңгәмәләр «кухня сөйләме»нә кайтып калды, җитди тапшыруга әзерләнергә иренеп, теләсә нәрсә турында ачыктан-ачык сөйләшеп утыралар.
Яшьләр редакциясеннән соң, Н. Столяров тәкъдиме белән булса кирәк, «Между Волгой и Уралом» тапшыруының гамәлдәге баш редакторы вазифасына күтәрделәр. Анда биш автономияле өлкәдән көчле журналистлар эшли иде. Бу милли мәсьәләләр тирәсендә болытлар куера, федерация төзү турында уйлана башлаган чорлар. Ә радиода барысы да элеккечә: милли җыр-моң тапшырыла, ә сәясәт турында ләм-мим. Чуаш журналисты В. Яковлев һәм миннән кала барысы да рус кешеләре иде, шуңа күрә милли мәсьәләләрдә алар тарафыннан хуплау тапмадык. Һәр республикадан үз милли кадрын җибәрүләрен сорап, җитәкчелеккә мөрәҗәгать иттем. Тәкъдимемне ишетергә теләмәделәр. Җәза рәвешендә, күп белмәсен, дип, үземне хатлар бүлегенә утыртып куйдылар. Анда озак утырмадым - пропаганда бүлегенә билгеләделәр. «Зеркало», «Ориентиры» һ.б. мәгълүмати-публицистик тапшыруларымда заманның актуаль вакыйгалары чагылыш тапты. «Казан һәм казанлылар» дигән тапшыруымны әле дә хәтерлиләр.
Бу туры эфирлар чыга башлаган чор иде. Менә кайда халык ышанычын яулап була! Тик туры эфир зур җаваплылык та әле ул. Бүгенгедәй хәтерлим: беренче «Туры эфир» рус һәм татар телләрендә булды. Рус телендә - мин, татарча Рәзин Нуруллин алып барды. Бу көн кадагындагы темаларның радиога үтеп керә башлавы иде.
Радионың бурычлары җитди иде: без, бөтен күңелебезне биреп, суверенитет өчен көрәштек. Халык та моны аңлый иде. Нинди генә хатлар, шалтыратулар кабул итмәдек, нинди генә хуплау сүзләре ишетмәдек! Тора-бара «Туры эфир»га энергиясе ташып торган журналист - Мансур Мортазин килде.
ДТРКда унбиш еллап парламент журналисты вазифасын башкарганмындыр. Шул вакыт эчендә нәрсәдер туды, нәрсәдер юкка чыкты. Татар милли күтәрелеше янәшәсендә эшебезне юкка чыгарырга тырышучыларның янаулары чүп кенә булып тоела иде.
«Туры эфир»га Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре килеп торды. Мөгаен, ул чорда безнең радиода булып китмәгән бер генә кызыклы шәхес тә калмагандыр. Шул ук вакытта мин Бөтенсоюз, соңрак «Россия радиосы», К.Семенов алып барган «Время, события и мы» тапшыруы белән дә элемтәне өзмәдем. Аннары Россия радиосының юнәлеше үзгәрде. Ул үзгәрешләр күңелемә хуш килмәде, шуңа күрә алар өчен язудан туктадым.
«Яхшылык чәчегез» - бу массакүләм мәгълүмат чаралары өчен әйтелгән сүзләр. Халыкның фикерле, акыллы хәбәрләргә тартылуын радиода эшләвемнең соңгы елларында фән турында тапшыру алып бара башлагач аңладым. Җитәкчелекнең шикләнүенә карамастан, «Клуб Абугалисины» тапшыруы үз урынын тиз тапты. Аны хәзер дә радионың бренды дип атыйлар. Яшьләр дулкыныннан соң иң яраткан тапшыруым булды ул.
Без ул вакытта Мәскәү дәрәҗәсендә эшләдек. Хәзер аеруча вак радиоканалларда алып баручыларны үзләрен журналист, йолдыз дип атаучы шоу осталары алыштырды. Уен-көлкене циркка, комедияләргә, опереттага һәм өлешчә телевидениегә калдырырга кирәк, радиода аңа урын юк.
Хәзер күпләр үзгәртеп кору чорындагы «Татарстан» радиосын яратып искә ала. Дөрес, заманалар үзгәрде, бүген ТНВ да барысына да җитешә, дип әйтүчеләр дә табылыр. Тик ул «Татарстан» радиосын алыштыра алмады! Әллә тапшыруларның форматы башка, әллә юнәлешләре бүтән - белмәссең. Татар радиосының менә дигән традицияләре җимерелүен күрү бик авыр булды. Буыннар алмашу кисәк түгел, акрынлап кына барырга тиеш шул. Хәзер тапшыру кунакларына, тыңлаучыларга карата хөрмәт дигән төшенчәләр бөтенләй юкка чыгып бара.
Нәкъ менә хәзер элекке «Татарстан» радиосына җан өрә башларга вакыт. Республикабызда аны күтәрерлек, әйдәп алып барырлык өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бар әле. Татарстан яңадан бөтен илгә сөйли башласын иде. Нефть һәм спорт турында гына да түгел. Менә шул чакта бәлки безне - «Казан сөйләвен» ишетерләр.
Редакциядән: «Татарстан» радиосында озак еллар фидакарь хезмәт куйган татар җанлы Эльвира ханым Кудрецкая үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Без аны юбилее белән ихластан котлыйбыз һәм сәламәтлек, тигезлек, иминлек белән мөбарәк озын гомер теләп калабыз!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: