Шәһри Казан

Рәис Әхмәтов «Шәймиев абый» белән бәйле серләрен ачты

Рәис Әхмәтов, Минзәлә («Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер булып эшләгән): - Мин дә, аның кебек үк, Авыл хуҗалыгы институтының инженерлар әзерләү факультетында укыдым. 1964 елны, институтны тәмамлагач, юллама белән үз районыма, «Сельхозтехника»га эшкә җибәрделәр. Ул вакытта җитәкчебез Минтимер Шәймиев иде. Башта гади эшче, инженер-технолог булдым, аннары баш инженер итеп куйдылар. Бу барысы...

Рәис Әхмәтов, Минзәлә («Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер булып эшләгән):

- Мин дә, аның кебек үк, Авыл хуҗалыгы институтының инженерлар әзерләү факультетында укыдым. 1964 елны, институтны тәмамлагач, юллама белән үз районыма, «Сельхозтехника»га эшкә җибәрделәр. Ул вакытта җитәкчебез Минтимер Шәймиев иде. Башта гади эшче, инженер-технолог булдым, аннары баш инженер итеп куйдылар. Бу барысы да ике ай эчендә булды. Минтимер Шәрипович инженер вазифасын башта ук бирмәде, сынап карады. Ул башта кешене нәрсәгә сәләтле булуын сүз белән дә, эш белән дә тикшерә иде. Беркөнне үз янына чакырды да, баш бухгалтер өенең түбәсен яба, ул дүрт кыеклы чатыр формасындагы шатрун түбә булачак, ничек уйлыйсың, аңа ничә табак калай кирәк булачак, дип сорый. Өй түбәсенең, калайларның размерларын әйтеп, икенче көнгә уйлап килергә кушты. Ә мин аңа җавапны ун минуттан әйтеп бирдем.

Шунда алдында яткан кәгазьгә карады да елмаеп, әллә мин, әллә син бер табакка гына ялгыштык, диде. Ә икенче бервакытны миннән, өйгә куела торган электр исәпләгеченә ничә үткәргеч тоташтырыла, дип сорый. Икәү, мин әйтәм. Өч фазалы булса, дип, янә сорау бирә. Алай булганда - сигез, дим. Синең бу белемнәрең Тукай исемендәге колхозга электр үткәргәндә кирәге чыгачак дип, мине шунда җибәрде. Без анда ике атна эшләдек, эшебезне Минтимер Шәрипович үзе дә килеп карады. Канәгать калды. Шулай итеп, сынауларны яхшы үттем. Миңа ныклап ышангач кына, инженер итеп куйды. Оста җитәкче шундый була да инде. Сәләтең, белемең бар икән, рәхим итеп эшлә. Булдыксыз булсаң, аяк астында чуалып йөрмә. Үзе дә тырыш кеше булды. 1966 елда районыбыз социалистик ярышта беренче урынны алды.



29 яшендә Шәймиевкә Ленин ордены бирделәр. Шул яшьтә шундый зур бүләккә лаек булу өчен күпме тырышлык куярга кирәк. Хәтерлим: ул җитәкчелек иткәндә, берләшмәдә эчүчелеккә каршы көрәш алып барылды. Салган кешеләрне үткәрү пунктыннан кертмиләр дә иде. Шундый приказ да бар иде. Мастерской буйлап үзе карап йөри, салган кешене күрсә, профкомны да, башка җаваплы кешеләрне дә чакыртып, чара күрергә куша. Үзе тавыш та күтәреп кычкырмый, тыныч кына әрли, ә гаепле кеше, оялуыннан, кып-кызыл булып чыга, уңайсызлана. Ә менә хезмәт хакын кисеп калып, аның гаиләсенә авырлык китермәскә тырышты.

Муллахмәт Кәримов, Минзәлә районының Бикбул авылы («Сельхозтехника» берләшмәсендә шофер булып эшләгән):

- Без аңа Минтимер Шәрипо­вич дип эндәшми идек. Авыл кешесе абый, апа дип сөйләшә бит инде. Ниш­ләптер Минтимер абый дип түгел, Шәймиев абый дип сөйләшкәнне хәтерлим. Мин «Сельхозтехника»да шофер булып эш­ләдем. Иртәнге биштә үк эшкә килеп утырам. Шәймиев абый да шул вакытка ук килә. Беркөнне безгә яңа машина кайтты. Аны механик үзенең туган тиешле кешесенә бирде, ә миңа аның иске машинасы каласы булды. Ул вакытта фанер кабиналы машиналарда йөри идек. Яңа машинага утырасым килгәндер инде, моңа ачуым килеп, аның янына кердем дә, Шәймиев абый, мин эштән китәм, дип ярып салдым. Ник китәсең, ди. Хәлне аңлатып биргәч, механикны чакыртып, яңа машинаны миңа бирдертте. Ул бик ярдәмчел кеше. Утын яки печән, башка кирәкле нәрсә сорап керсәң, беркайчан да кире борып чыгармый иде. Гадел, туры сүзле булды. Безнең янда үзен гади тотты, син нәчәлник, син гади эшче дип бүлеп карамады.

Реклама

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: