Шәһри Казан

Сабыр төбе һәрчак алтынмы? Кыргызстанда алтын «бизгәге»

Сабыр төбе - сары алтын, диләр диюен, әмма бу әйтем һәрвакыт үзен-үзе акламый икән шул. Бигрәк тә үз аяк астыңда яткан кыйммәтле металлны читләр казып алып киткәндә. Сабыр итә-итә алтыннан да колак кагып, төп башына да утырып калуың бар. Берәүләр кесә калынайта, ә башкаларга ни файда? Кыргызстанда бу көннәрдә алтын...

Реклама

Сабыр төбе - сары алтын, диләр диюен, әмма бу әйтем һәрвакыт үзен-үзе акламый икән шул. Бигрәк тә үз аяк астыңда яткан кыйммәтле металлны читләр казып алып киткәндә. Сабыр итә-итә алтыннан да колак кагып, төп башына да утырып калуың бар. Берәүләр кесә калынайта, ә башкаларга ни файда?
Кыргызстанда бу көннәрдә алтын «бизгәге» бара. Төгәлрәк әйткәндә, ул инде 2009 елда Канаданың Centerra Gold компаниясе Кумтор руднигында үзенең эшен җәелдереп җибәргәннән соң башланып киткән. Кумтор - Үзәк Азиянең эре рудникларының берсе, 1997 елдан башлап биредә 264 тонна алтын табылган. Әлеге килешүдә Centerra Gold халыкара компаниясе өчен салым түләү буенча кайбер ташламалар каралган. Узган ел дәүләт комиссиясе элеккеге хөкүмәт (ил белән ул чорда Курманбек Бакиев идарә иткән) тарафыннан җибәрелгән хаталарны ачыклаганнан соң, агымдагы елның февралендә Кыргызстан парламенты Centerra Gold компаниясенә техник һәм экологик хаталарны бетерү өчен өч ай вакыт бирә. Шулай ук Кыргызстан ягы директорлар советында үз өлешен арттыру таләбен куя.
Ә кыргыз халкы ышанмый...
Әмма халык, ике якның килешүен көтмичә, узган атна башында урамга агыла башлады. Алар хөкүмәттән Centerra Gold белән төзелгән контрактны бөтенләй бетерүне таләп итә. Бер төркем активистлар подстанциягә үтеп кереп, рудникны электр энергиясез калдырды. Моның нәтиҗәсендә якын-тирәдәге авыллар, шулай ук Кыргызстан - Кытай чиге буендагы застава да зыян күрде. Моннан тыш берничә йөз кешелек төркем узган сишәмбедә юрталар корып, Кумторга баручы бердәнбер юлны япты. Митингчылар хөкүмәттән җирле халык өчен ташламалы социаль пакетлар булдыруны, тирә-юнь авылларда балалар бакчалары һәм сырхауханәләр, юллар салуны таләп итте.
Кыргызстан президенты Алмазбек Атамбаев сүзләренчә, «митингчылар илнең милли куркынычсызлыгын какшатып, аның икътисадына сизелерлек зыян салдылар». «Төньяк - Көньяк» үзәге директоры А.Власов белдергәнчә, җирле халыкның яшәү-көнкүреш шартларыннан канәгать булмавы өстенә, мизгелдән файдаланып, учакка май сибеп торучылар да юк түгел. «Бу хәлләрнең килеп чыгуына бизнес эшчәнлекләре Кумтор руднигы белән тыгыз бәйләнгәннәрнең дә катнашы булуы мөмкин. Көч структураларының сәер пассивлыгы, нәтиҗәдә чуалышларның көчәеп китүе шул хакта сөйли. Социаль проблемаларның уңай хәл ителмәвен һәм җирле халыкның мөнәсәбәтен аңлап, кемдер «шәүләдән чыкмыйча» әлеге хәлләр белән идарә итәргә тырыша», - ди Власов.
Чираттагы сәнәк сугышына чаклы
Әлеге чуалышлар Кыргызстанда бердәнбер очрак түгел. Узган ел оппозиция әйдаманнары Бишкекта Кумтор буенча килешүне бетерүне таләп итеп митинг оештырганда кулга алынган иде. Нәтиҗәдә берничә партиянең башлыклары, парламентның вице-спикеры, элеккеге хәрби прокурор 1-1,5 елга чаклы ирегеннән мәхрүм ителде.
Узган шимбәдә чуалышлар бастырылып, Кумтор руднигы кабат элеккечә эшли башлады. Президент белдергәнчә, тәртипсезлекләр аркасында, Кыргызстан бюджеты 125 миллион доллар зыян күргән. Премьер-министр «Kumtor Operating Company» күргән зыянны 4 миллион доллар дип бәяли. Чуалышлардан соң Ыссык-Күл регионын торгызу өчен 1,4 миллион кирәк.
Саннар зур, әлбәттә. Үз алтыныннан Кыргызстан белеп файдаланганда, хәлләр бөтенләй башкача булыр иде. Хөкүмәт үз халкының мәнфәгатен кайгыртып бер-ике генә адым ясап, тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе югары булганда, илдәге чуалышлар, шулар нәтиҗәсендә күп миллионлаган югалтулар булмас иде. Чуалышлар туктатылган, әмма озаккамы?.. Юл өстенә юрта корып утырып, урамда машиналар яндырып, витриналар ватып кына халык та бернигә ирешә алмый, бу элекке замандагы сәнәк сугышын гына хәтерләтә. Хөкүмәт халыкка йөз белән борылырга тиеш, йортта хуҗа булмаганда, аны үткән-сүткән һәркем талый.
Белешмә. Иң эре алтын эшкәртүчеләр рейтингында Канаданың Centerra Gold команиясе өченче урында тора. Океан арты алтын юучылары Кыргызстанга аяк басканчы әлеге рейтингта 28-30 нчы баскычны биләп, банкротлык бусагасында була. Шушы гомер эчендә алар 25 баскычка күтәрелсә, кыргыз халкы күпмегә югары үрмәләде икән?..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: