16+

Сөббух Рафыйков премиясе лауреатлары артып торсын

Ике елга бер мәртәбә 15 июльдә Зәй муниципаль районы үзәгендә әдәбият һәм сәнгать, музыка, театр, декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган әсәрләре, хезмәтләре өчен аерым шәхесләргә Сөббух Рафыйков исемендәге премия тапшыру чарасы уздырыла. Ә быелгысы бигрәк тә истәлекле, чөнки быел Сөббух Рафыйковның тууына - 100...

Сөббух Рафыйков премиясе лауреатлары артып торсын

Ике елга бер мәртәбә 15 июльдә Зәй муниципаль районы үзәгендә әдәбият һәм сәнгать, музыка, театр, декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган әсәрләре, хезмәтләре өчен аерым шәхесләргә Сөббух Рафыйков исемендәге премия тапшыру чарасы уздырыла. Ә быелгысы бигрәк тә истәлекле, чөнки быел Сөббух Рафыйковның тууына - 100...

Лауреатлар - районның танылган кешеләре - рәссам Фазыл Шиапов, агачтан юнып сыннар ясау остасы Равил Әхәтов һәм җырчы, композитор, спортчы Хәниф Гомәров. Вакыт яклары бик тар булуына да карамастан, кичәдә район хакимияте җитәкчесе Татьяна Васильевна Варапаеваның катнашуы, аның яңа лауреатларны котлавы, аларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшыруы һәм Сөббух Рафыйковның 100 еллык юбилее уңаеннан чыгыш ясавы кичәгә тагы да тирәнрәк мәгънә бирде, аның тәрбияви әһәмиятен арттырды.
Башкалабыз кунаклары - Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов белән Сөббух Рафыйков исемендәге премия лауреаты, музыкант, композитор Геннадий Максимовларның килүе бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Хатыйп ага, районыбыздагы талантларны ачыклауда, аларның хезмәтләренә тиешле дәрәҗәдә бәя бирүдә С. Рафыйков исемендәге премиянең әһәмияте турында ассызыклап әйтеп узды. Сөббух Рафыйков исемендәге премия лауреаты Госман Мухамовның чыгышы, аның тирән эчтәлекле, сәнгатьчә оста итеп шигырьләр укуы тыңлаучыларның күңелен җәлеп итте.
Сөббух Рафыйков 1913 елның 15 июлендә Татарстанның Сарман районындагы Нөркәй авылында туа. 1925-1930 елларда Чаллыда һәм Алабугада тугыз еллык мәктәптә белем ала, аннары Казанда югары уку йортына хәзерләү курсларында укый. Хезмәттән аерылмыйча гына Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият бүлеген тәмамлый. 1931-1937 елларда район һәм өлкә газета редакцияләрендә журналистлык эшендә була.
...Совет чоры кешеләренең хәтерләрендә ХХ гасырның 37-38 нче репрессия еллары сакланадыр әле. Ул елларда илебезнең күпме генә зыялылары шушы репрессиягә эләкмәде икән?!. Репрессиягә эләгүчеләр арасында безнең якташыбыз Сөббух Рафыйков та була. 1937-1957 нче еллар... Норильск, Красноярск яклары. 20 ел буена аның әсәрләре беркайда да бастырылмый.
«...Лагерь капкасы янына ук биек каланча белән янәшә урнашкан калын стеналы будканың авыр ишекләрен ачып урамга чыккач, Сөббух Рафыйковның күз аллары караңгыланып китте. Күкрәгенә тыны сыймады, йөрәге шашып тибә башлады, маңгай тамырларына кайнар кан типте. Үзен сиздерә-сиздерә, башына ниндидер җылылык йөгерде... Өстеннән чәнечкеле тимер чыбыклар тартылган биек койманың эчке ягыннан кул болгап озатып калган дусларының саубуллашу авазы да аңа, җил улавы аралаш, авыр ыңгырашу булып кына ишетелде... Тышта җил үкерә иде. Иртәдән бирле котырынган буран һәр җиргә шикәр кебек кар тутырган. Карның шыгырдавы да аңа: «Котылдык! Котылдык!» - дип әйтә кебек тоелды. (Дамир Гарифуллинның «Норильлаг тоткыны» дип исемләнгән китабыннан өзек).
1957 елда С.Рафыйков яңадан Татарстанның Зәй төбәгенә кайтып төпләнә һәм үзенең иҗатын дәвам итә. Лагерьларда нинди генә авырлыклар, кимсетүләр-түбәнсетүләр аша узуына да карамастан, ул кешеләргә хас иң яхшы сыйфатларны саклап кала алган. Сөббух Рафыйковны яхшы белгән кешеләр әле бүген дә аның турында, йомшак күңелле, кешеләргә һәрдаим ярдәмгә әзер торган, бик игътибарлы, мөлаем кеше иде, дип сөйлиләр. Сөббух Рафыйков шактый гына вакыт «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе (1958- 1961), ә аннан соң штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була.
С.Рафыйков 1930 елларда яза башлый. 1931-1937 елларда аның: «Соңгы талпыну», «Үсмер чак» дигән шигырь һәм хикәяләр тупланган җыентыклары нәшер ителә. 1932 елда дөнья күргән «Үсү җырлары» дигән шигырьләр җыентыгының Мәскәүдә СССР халыклары нәшриятында басылуы үзе генә дә аның нинди дәрәҗәдә сәләтле әдип, талант иясе икәнен күрсәтеп тора. Ә 1957 елны аның «Ак төннәр» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. С. Рафыйков язучы буларак киң җәмәгатьчелеккә бигрәк тә үзенең «Беренче яз» (1958), «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» романнары белән таныла, укучыларның игътибарын һәм ихтирамын яулый.
Бәйрәм уңаеннен район хакимияте ярдәме белән Сөббух Рафыйковның каберендәге ташы да яңартылды. Тантанага юбилярның ике кызы белән оныкчыгы да килделәр һәм үзләренең бик канәгатъ булуларын әйтеп, зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Район күләмендә алдынгы фикер ияләрен ачыклау, аларның хезмәтләренә тиешле бәя бирү буенча уздырыла торган бу чараның һәм район хакимияте карары нигезендә бирелә торган «Сөббух Рафыйков исемендәге премия лауреаты» дигән мактаулы исемнең гомере озын булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading