Шәһри Казан

Әтисез балачак

Миңа сугыш башланганда 5 яшь тулган иде. Әтинең сугышка китү хәбәрен ишеткәч, өйгә чабып кайтып кердем. Әти кичке якта әнисе - әбием Мәхемҗамал белән саубуллашып кайтты. Иртә таңнан авылның бик күп кешесе, колхоз атларына утырып, Буа хәрби комиссариатына китте.

Реклама

Ул көнне авыл бушап калган кебек булды. Әти тракторчы иде бит. Кичкә кадәр тракторда эшләп, аны чистартып, майлап, алмашчы итеп билгеләнгән башка абыйга калдырган. Әле кичен юлга әзерләнгән арада да әнигә трактор турында сөйләп торганы хәтеремдә. Фронтка китүчеләрнең барысы да, менә без барабыз да тиз генә дошманны җиңеп кайтабыз, дип уйлыйлар иде. Әти дә, мин кайтканчы трактор җимерелми эшләп торыр әле, дип хыяллангандыр шул. Әни генә бертуктаусыз елады. Китүчеләргә 3 көнлек азык әзерләргә кушылган иде. Әни күпмедер йомыркалар, кабартмалар пешерде, бер шешә сөт, бераз яңа ипи пешереп алды. 1941 елның көзенә кадәр авылдан барлык таза ир-атны фронтка алып бетерделәр. Әни колхоз эшеннән кайтып та керми, иртә-кич эштә. 8 яшьлек Зәкия апам белән өйдәге бар эшне башкарабыз. Сыер, бозау, ике баш сарык һәм 8 тавыгыбыз бар. Аларны карап-ашатып мәш киләбез. Ләкин алардан безгә ит тә, май да, йомырка да эләкми - барысы да дәүләткә налогка китеп бара. 300 йомырка, 50 кило ит, сарык йоны, 4 кило сыер мае, 500 кило бәрәңге, 200 литр сөтне теләсәң ничек табып, налог түләргә кирәк. Җитмәсә, ниндидер заемнар да алдырталар. Әни эштә чагында без кырдан сыер-сарыкка чүп үләннәре җыеп кайтабыз. Аны кичен көтүдән кайткан сыерга ашатабыз, калганын, киптереп, кышка әзерләп куябыз.
1941 елның көзендә әнине Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Декабрь ахырында гына, бик ябыгып, чирләп кайтты әни. Андагы салкыннарда туң җирләр казып иза чиккәннәрен, ачлыктан интегеп, юеш өс-баш белән туңып яшәгәннәрен төннәрен безгә сөйләп елый иде… 1941 елда әтидән ике хат килгән иде: берсендә, Мәскәүгә барабыз, әле без юлда, дип, икенчесендә, чолганышта калдык, ахрысы, ашарга берни юк, бакалар да ашыйбыз инде, дип язган иде...
Әтиебез сугыштан кайтмады. Аны әсирлектә немецларга сатылган Мәскәү кешесе кыйнап үтергән -җирдән тәмәке төпчеге күтәреп алган өчен...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: