«Телевизор ватылды. Шуңа гөмбә ашап, келәм карап утырам».
* * *
Әгәр өй җыештырылган, ашарга пешкән һәм өйдә пөхтәлек икән, димәк, компьютер ватылган.
* * *
«Ишетмим, кычкырыбрак языгыз!»
* * *
«Төне буе ашама, көне буе йоклама - арыта, канишны»
* * *
Кешене вампир тешләсә, ул вампирга әйләнә...
«Телевизор ватылды. Шуңа гөмбә ашап, келәм карап утырам».
* * *
Әгәр өй җыештырылган, ашарга пешкән һәм өйдә пөхтәлек икән, димәк, компьютер ватылган.
* * *
«Ишетмим, кычкырыбрак языгыз!»
* * *
«Төне буе ашама, көне буе йоклама - арыта, канишны»
* * *
Кешене вампир тешләсә, ул вампирга әйләнә ди. Әллә сарыкларда да вампир сәләте инде.
* * *
Ялгыш эшләнгән ахмаклык тормышның иң бәхетле мизгеленә әйләнергә мөмкин.
* * *
Таң белән «Җаным, мин йөкле бугай» дигән сүзне ишеткәч, ул тагын ике көн буе йоклаганга салынып ятты.
* * *
Рәхәтлеге булмаган нәрсәнең хет берәр мәгънәсе булырга тиеш.
* * *
Компьютер артында утырмагыз, алдында утырыгыз - җайлырак.
* * *
Кеше гомеренең беренче өлешен - ата-аналар, икенче өлешен балалар агулый.
* * *
«Ирек сөясеңме? Дүрт ягың кыйбла!»
* * *
«Мине беркем дә яратмый», - дип әйтү бер генә кешене күз уңында тотып әйтелә.
* * *
Син бар. Мин бар. Без юк. Парадокс...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар