Шәһри Казан

Гасырны кичкән тавыш

Мин бүген яшьлек хатирәләремә кайтып килдем... Бу кем өчен генә кадерле, ләззәтле халәт түгел икән?! Мин дә нык тәэсирләндем, күз алдымнан моннан нәкъ илле ел булган тормыш күренешләре узып китте.

...2006 елның 4 мае. Табигатьнең бик матур чагы. Көн җылы, һава аяз. Кояшның йомшак нурлары җанны иркәли торган рәхәт бер вакыт. Гуманитар-педагогика университетында бүгенге эшләрне төгәлләгән кебек иткәннән соң, «Аккош күле»ндәге бакчама кайттым. Чәй эчеп утырганда, әкрен генә итеп куелган радиодан Камал апа Саттарова тавышы ишетелгәндәй булды. Мин, җәһәт кенә урынымнан торып, радионың тавышын көчәйттем. Чыннан да, Камал апа сөйли иде. Дөресрәге, аның язмасын тапшыралар. Югыйсә, Камал (Вәсфикамал) Мәгъсүм кызының вафатына да инде байтак еллар (ул 1985 елда вафат булды, туган ягында - Биектау районының Торнаяз авылында җирләнде).
«Сез бүген музыка сәнгатебезнең күпкырлы таланты, иҗатын Салих Сәйдәшев югары бәяләгән Фәйзи Биккинин белән шактый тулы итеп танышырсыз»... Камал апа менә шулай сөйләп китте. Аның тавышы шундый саф, сөйләве шулкадәр тәэсирле, күңелгә үтеп керүчән. Мин, Камал апа белән янәшә утырып, ничә еллар Татарстан радиосында диктор булып эшләгән кеше, бүген аны беренче тапкыр ишеткәндәй, таң калдым. Үзем тыңлыйм, әмма башыма бер уй тынгылык бирми. Тукта. Минем бу сүзләрне кайчандыр ишеткәнем бар иде. Әмма кайчан һәм кайда?
Баш миенең гаҗәеп бер сәләте бар. Ул кирәк чагында әллә кайчандагыларны да ниндидер бәйләнешкә кертә, тиешле хатирәләрне яңарта, хәтергә төшерә... Мин моннан нәкъ илле еллык хатирәләргә чумдым.
1956 елда, миңа унбиш яшь тулган көннәрдә бер хәбәр таралды: «Безнең Арпаяз авылына да радио кертәләр икән...»
Сүз дөрескә чыкты. Сабан туйларына ике-өч атна кала безнең авыл урамында илле-алтмыш адым саен чокырлар казылды, алар янына баганалар китереп аударылды. Кукмарадан берничә ир-ат килеп, аларны утыртып чыктылар. Баганалардан һәр өйгә чыбык суздылар.
Безнең әни - хәстәрле кеше. Ул, башкалар шикелле, радионың авыл кибетенә кайтканын көтеп тормады. Кукмара базарына баргач, шуннан алып кайтып куйды. Радио кертүчеләрнең берсе Сөләйман абый эшләпә сыман ул нәрсәне диварга беркетте, розеткасын да тоташтырды. Шуннан соң: «Менә бөтен кешегә кертеп бетергәч, барыгызда да берьюлы сөйли башлар», - дип чыгып китте. Авылдагы бөтен эшне бетереп киткәндә, шул ук абый тагын болай дип әйткән, имеш: «Көтегез, Кукмарага кайткач, тоташтырырбыз, радиоларыгыз сөйли башлар».
Без инде түземсезлек белән шул мизгелне көтә башладык. Шулай берничә көн үтеп китте. Юкка көткәнбез икән, әле Пычак белән Арпаяз авыллары арасындагы үзән аркылы баганалар утыртып, чыбык сузасы калган булып чыкты.
Без, өметне өзеп, әле кайчан була ул дип, кул селтәдек. Мин, Пычак авылы китапханәсеннән алып кайтып, бер-бер артлы китаплар укуга чумдым. Булмаган радионы көтеп торып булмас!
Беркөнне минем кулыма бер китап килеп керде. Миңа аны ике генә көнгә Сәлим дигән малай биреп торды. Шундый калын. Әле дә хәтеремдә, 740 битле. Ник шулкадәр яхшы хәтердә калган? Әгәр дә ике көндә укып бетерсәң, мин сиңа шуның нәкъ яртысы калынлыктагы «Чын кеше» дигән китапны биреп торырмын, диде ул. Авыл малаеның эше бик күп, китап укып утырасы гына түгел. Тәүлек буе барыбер укып булмый, төнлә сукыр лампа яктысында озак утыра алмыйсың, аннан йокламыйча да түзеп булмый. Әмма бу калын китап мине үзенә суырып алды. «Яшь гвардия» дип атала ул. Сугыш турында. Нибары ике генә көнгә кулыма килеп кергән Краснодон каһарманнары турындагы китапны укыйм. Күз алдымнан Олег Кошевой һәм аның курку белмәс иптәшләренең көрәше, дошманга нәфрәте, илебезгә карата мәхәббәте үтә. Аларның көчле рухлары белән фашистлардан өстенлегенә шаклар катам, үземне алар арасында хис итәм. Өй эшләре, көтүдән сыерны алып кайту, аны кичке якта тагын бер тапкыр тау битендәге үләнне ашатып йөртү миңа бик вак эшләр булып тоела башлый, бөтен нервларым бер төенгә туплана... Шул вакыт өйдә ниндидер кыштырдау, тырт-пырт иткән тавышлар килә башлады. Һәм кинәт... ниндидер хатын-кызның бик тә ягымлы тавышы ишетелде...
- Сез бүген музыка сәнгатебезнең күпкырлы таланты, иҗатын Салих Сәйдәшев югары бәяләгән Фәйзи Биккинин белән шактый тулы итеп танышырсыз...
Мин, китаптан аерылып, артыма борылып карадым. Анда беркем дә юк иде. Күзем стенага эленгән теге кара тәлинкәгә - радиога төште. Тавыш ул тарафтан килә иде. Ур-ра, радио сөйли башлаган... Мин, китапны ташлап, радио янына барып бастым. Теге апа һаман тыныч кына, ягымлы гына итеп сөйләвен дәвам иттерә. Аның сүзләре арасында әле гармунда, әле мин белмәгән әллә нинди музыка коралларында уйнап-уйнап алалар. Тыңлый торгач, белдем, боларның һәммәсен шул Фәйзи Биккинин дигән бер үк кеше уйнаган икән. Безнең авылда гармун уйнаучылар гына бар. Әнә Нәҗип җизниебез дә шундый матур итеп уйный. Аңардан уздырса, сукыр Яһүт кенә уздыра торгандыр. Егетләр, җырлап урам әйләнәсе булса, шул Яһүткә ялыналар. Ул уйный, егетләр, аллы-артлы тезелешеп, бер-берен кочаклап, җырлап урам әйләнеп йөриләр. Ара-тирә, җырны бүлеп, сызгырып җибәрәләр. Унбиш яшькә җитеп, шундый «музыка»дан гайрене күргән-ишеткәнем юк.
Ә бу радио дигәннәре бик хикмәтле булып чыкты. Әллә нинди музыкалар уйный икән бит ул! Ә сөйләүчесе? Мин беренче тыңлаганда ук ул апаның исеме Камал, фамилиясе Саттарова икәнен белдем. Бик матур сөйли. Әллә абыстаймы икән ул? Безнең авылда Кафия исемле апа бар. Аны бөтенесе Кечкенә абыстый дип йөртә. Нигә алай диләрдер, юкса ул өлкән кеше бит. Ул да шулай матур иттереп сөйли. Тик бу Казан апасының исеме сәер тоелды миңа. Камал - ир кеше исеме түгел-ме? Дөрес, безнең авылда Бәдрикамал апа бар. Әлбәттә, Казан апасының да тулы исеме Вәсфикамал икәнлеген байтак еллардан соң гына беләчәкмен әле. Радиодан әйтергә кыска булсын өчен, исемен махсус кыскартып әйткәннәр икән. Юкса, Вәсфи, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, мактап сөйләүче, сыйфатлаучы, ачыклаучы дигән мәгънәне белдерә икән бит. Бу апага исем кушканда ук аның киләчәктәге эшчәнлеген күздә тотканнар диярсең. Аның әти-әнисендә күңел сизгерлеге булгандыр шул.
Шушы Камал Саттарова сөйләп бетергәч, бер абый әйтеп куйды: тапшыру моннан ике ел элек, ягъни 1954 елда язып алынды.
Монысы мине тагын да гаҗәпләндерде. Сөйләгәнне, җырлаганны ничек яздыралар икән? Әле генә бу Камал апа дигәннәре үзе сөйләмәдеме икәнни? Юк. Үзе сөйли ич, әнә иртәгә аяз һава булачак, һаваның җылылыгы 22-24 градуска җитәчәк, ди. Анысын каян белә икән?
Ул арада радиодан урысча сөйли башладылар:
- Говорит Москва. Московское время 17 часов.
Мин инде аны тыңлап тормадым, урамга чыгып йөгердем.
Әле бу вакытта, ягъни 1956 елда Камал апага нибары утыз өч яшь булган икән бит. Ләкин ул инде үзенең кичергәннәре, башыннан үткәннәре белән үзен олы кеше итеп тә сизгәндер. Моңа нигез дә бар. Камал апа радиога сугыш барган чорда - 1943 елда килә. Аның тавышы эфир өчен кулай булуын абайлап алган шул заманның радио җитәкчеләренә рәхмәт. Алар Гариф Гобәй, Гомәр Бәширов һәм Кави Нәҗмиләр булырга тиеш. Чөнки ул вакытта нәкъ менә шулар биредә кайсы рәис, кайсы рәис урынбасары, кайсы мөхәррир булып эшли. Ул еллардагы кышларның салкынлыгы тарихка үзе бер гадәттән тыш вакыйга булып кереп калган. Биналар ягылмый. Нибары бер мич бар. Аңа көндез бик саран гына ягылып алына. Кави Нәҗми, бер шырпыны икегә телеп, шуннан ут тергезеп җибәрү остасы була. Шунда чәй кайнаталар. Бөтенесе, мичне кочаклап, җылынып-җылынып алалар. Ул түгәрәк мичле бүлмәдә мин эшләгән елларда бухгалтерия иде. Әле хәзер дә бармы икән, анда кереп карамаганыма ун-унбиш еллар бардыр. Аның янында Камал апа да кырыс елларда сыену урыны тапкан бит. Ул мичне үзенә күрә бер кадерле экспонат итеп тотарга кирәктер.
Камал апа бөтен эшкә оста иде. Нәрсәгә генә тотынмасын, күңелендә булганына ирешмәсә, ул канәгатьлек тапмый. Әйтик, ул бәйләргә ярата иде. Бәйли торган нәрсәсенә күз төшереп тә тормый, үзе сөйләшә яки укый, ә үзе бәйли. Бәйли торгач, эшенең нәтиҗәсен карый. Әйбәт дип тапса, баш очына күтәреп, янындагы кешеләргә күрсәтә, карагыз, янәсе, апагыз ничек булдырган. Ә инде күңеленә нәрсәдер ошамаса, шунда ук сүтеп ташлый да яңадан бәйләргә тотына. Аның янына еш кына опера җырчысы Рәйсә Нуриева килә. Ул да бәйләү эшләренә оста. Алар, гомумән, бик дуслар иде. Бәйли-бәйли серләшәләр, киңәшләшәләр, осталык нечкәлекләре турында бәхәсләшәләр.
Камал апа - җанлы тарих. Аңа биредә кемнәр белән генә аралашырга, бергә эшләргә туры килмәгән? Аның хәтере бик әйбәт. Республиканың элеккеге җитәкчеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре, галимнәр белән аралашулары турында әллә ниләр сөйләп бетерә. Без авызны ачып карап торабыз. Шул ук вакытта ул - кешеләрнең сөйләшү, йөрү, гәүдәләрен тоту рәвешләрен кабатлап күрсәтү остасы. Сәхнәдә иҗат итсә, ул менә дигән артист булыр иде. Чөнки гәүдә сыгылмалылыгына, хәрәкәт итү иркенлегенә бик тә җиңел ирешә белә, бер образдан икенчесенә әверелүдә кыенлык кичерми.
Әлбәттә, аның төп осталыгы сөйләүдә. Радио тыңлаучы сине күреп тормый. Димәк, бөтен хисләреңне, уйларыңны тавышка салырга кирәк. Камал апа төрле фикер, хис алып килүче җөмләләрне ничек итеп әйтүнең осталыгына ия. Интонация төгәллегенә ирешүдә бервакытта да ялгышмый. Ә моның өчен текстны тулы итеп күз алдына китерү таләп ителә. Камал апа үзе укыйсы әйберне тиз генә карап ала, аның сәләтенә шул җитә, күрәсең. Микрофон алдында ул инде тулысынча укый торган тексты белән яши, бөтен халәте шуңа буйсындырыла. Нәтиҗәдә, тиңдәшсез яңгырауга ирешә. Шуның белән тыңлаучыны эчке дулкынына көйли, аны, тапшыру тәмамланганчы, үз тәэсиреннән җибәрми. Шул рәвешле, диктор хисләре-кичерешләре чолганышында тыңлаучылар күңеленә үзе укыган материалларның төп фикерләрен сала. Аларның да үзе кебек дулкынлануларына ирешә. Бер караганда, барысы да бик гади кебек. Ләкин шушы гадилеккә ирешү артында зур талант, ихтыяр көче һәм тыңлаучыларыңны ярату ята. Камал апа Саттаровада боларның барысы да бар иде. Шуңа күрә, әлеге талант көче аны тыңлап яшәгән замандашлары күңелен һаман да җылытып тора. Килер буыннар да аның бу тормышта булганлыгын, яшәгәнлеген һәм сүз сәнгатенә китергән затлы өлешен онытмасыннар иде. Хәер, ничек онытасың, сәнгатьле сөйләмдә ирешелгән бүгенге казанышларны шул элгәрләребез традицияләреннән башка ничек күз алдына китереп булсын?!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: