Тәгәри-тәгәри җиләк җыйдык
«Ул җиләкнең күплеге быел... Утырган урыннан бер чиләкне эх тә итми тутырасың. 5 яшьлек улым да бер литрлы банканы күз ачып йомганчы тутырды», - ди хезмәттәшем. Үзем дә шимбә-ялда күңелем булганчы җиләк җыеп килмәгән булсам, сүзләренә ышанмас та идем. Дөрес әйтә, җиләк күп быел. Эре дә җитмәсә. Җиләк дип егылып...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Ул җиләкнең күплеге быел... Утырган урыннан бер чиләкне эх тә итми тутырасың. 5 яшьлек улым да бер литрлы банканы күз ачып йомганчы тутырды», - ди хезмәттәшем. Үзем дә шимбә-ялда күңелем булганчы җиләк җыеп килмәгән булсам, сүзләренә ышанмас та идем. Дөрес әйтә, җиләк күп быел. Эре дә җитмәсә. Җиләк дип егылып...
Базарларда җир җиләге сатып утыручылар атна башында ук күренә башлаганнар иде инде. Мәскәү базарында зуррак бер стаканы 150 сум иде бер сораганда. Кыйммәт бит инде... Сатучы апа тизрәк үзләренең экологик яктан иң чиста саналган Югары Ослан районыннан килгәнлеген, җир җиләгенең бик файдалы, тимергә бай икәнлеген сөйләп алды. Күз кызса да, бирешмәдем. Кайта алган, җыя алган кешегә авылда болын тулы җиләк бит... Кайтып җыярга мөмкинлеге булмаганнар ала инде. Җиләк җыю җиңел эш түгел анысы. Урыны-урыны белән вагаеп та китә, кояш та кыздыра, кигәвеннәр дә үз эшләрендә... Сатарга җыйган товар арасына артык пешкәнен дә сала алмыйсың, изелә. Шуларын уйласаң, җиләк җыеп сатучыларга хөрмәт белән карарга кирәк. Хәләл хезмәтләре белән акча эшли бит алар. Чаллыда җир җиләгенең 5 литрлы чиләге 600 сум икән. Ә мин Мәскәү базарында 5 литрлы чиләген 500 сумга күреп килдем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
Комментарийлар