16+

Әкияти сихри ял көннәре телибез!

Шимбә-ял көннәренә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез. 24 декабрь «Хан ишегалды» «Казан» халыкара ат-спорт комплексында милли яңа ел авылы «Хан ишегалды» ишекләрен ача. Биредә Татарстан һөнәрчеләренең кул эшләре сатылачак. Шулай ук милли кухнядан да авыз итәргә мөмкинлек булачак. Шул ук көнне 16.00-18.00 сәгатьләрдә кышкы Сабантуй мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителә. Вакыты:...

Әкияти сихри ял көннәре телибез!

Шимбә-ял көннәренә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез. 24 декабрь «Хан ишегалды» «Казан» халыкара ат-спорт комплексында милли яңа ел авылы «Хан ишегалды» ишекләрен ача. Биредә Татарстан һөнәрчеләренең кул эшләре сатылачак. Шулай ук милли кухнядан да авыз итәргә мөмкинлек булачак. Шул ук көнне 16.00-18.00 сәгатьләрдә кышкы Сабантуй мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителә. Вакыты:...

Шимбә-ял көннәренә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

24 декабрь

«Хан ишегалды»

«Казан» халыкара ат-спорт комплексында милли яңа ел авылы «Хан ишегалды» ишекләрен ача. Биредә Татарстан һөнәрчеләренең кул эшләре сатылачак. Шулай ук милли кухнядан да авыз итәргә мөмкинлек булачак. Шул ук көнне 16.00-18.00 сәгатьләрдә кышкы Сабантуй мәдәни-спорт программасы тәкъдим ителә.

Вакыты: 16.00 дә - ачылыш, 24 һәм 25 декабрьдә - 12.00-21.00

Цирк

Казан циркында «Яңа ел һәм җәнлекләр циркы» программасы белән Мәскәү циркының гастрольләре үтә. Кыш бабай һәм Кар сылу белән бергә программада клоуннар, маймыллар, этләр, сыерлар, кәҗәләр һәм сарыклар катнашачак. Константин Бессонов җитәкчелегендәге «Аю мунчасы» номеры беркемне дә битараф калдырмас.

Вакыты: шимбә - 17.30, якшәмбе - 14.00 һәм 17.30.

Яңа ел Open Space Market

Ял көннәрендә «Республика» сәүдә үзәгендә Яңа ел Open Space Market уза. Программада: дизайнерлар маркеты, лекцияләр, музыка, бәйгеләр, бүләкләр, мастер-класслар һәм уеннар.

Вакыты: шимбә - якшәмбе 12.00-20.00

Театрларда

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында - «Банкрот» (Башлана: 18.00), К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында - «Әллә язмыш, әллә ялгыш» (Башлана: 17.00), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында - «Летучая мышь», Изюм театрында - Яңа ел төнендә Кудахтыч маҗаралары (Вакыты: 11.00, 13.00) тәкъдим ителә.

Концерт залларында

УНИКСта - «Яңа ел солянкасы» (Вакыты: 17.00), Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Александр Сладковский иҗат кичәсе (Вакыты: 17.00)

25 декабрь

Олимпиада чемпионнарыннан яңа ел шоуы

Олимпиада чемпионы Юлия Барсукова һәм Olympico продюсерлык компаниясе балаларга һәм өлкәннәргә искиткеч шоу тәкъдим итәр өчен мәшһүр спортчыларны, нәфис гимнастка һәм спорт акробатикасы, батутта сикерү буенча олимпия чемпионнарын, цирк артистларын һәм һава гимнастларын бергә җыя. Әлеге чара Гимнастика үзәгендә узачак.

Вакыты: 11.00

«Кышкы бульвар» күңел ачу мәйданы

«Мега» сәүдә үзәге янында «Кышкы бульвар» дип исемләнгән күңел ачу мәйданы эшли. Бәйрәм кунакларын карусельлар, таулар, балалар өчен анимацияләр программасы, тематик фотога төшү мәйданы, Яңа ел чыршысы һәм Санта Клаус белән очрашу көтә. Моннан тыш, кышкы җиһазлардан бушлай файдалану мөмкинлеге дә бар.

Кремль яр буендагы әкияти шәһәрчек

Яр буенда балалар өчен төрле остаханәләр, шугалак эшләячәк. Кыш бабай йортында истәлеккә фотосурәткә төшеп булачак. Аның өенең ишегалдында чын боланнар да яшәячәк.

«Яңгыр астында бию»

УНИКСта Санкт-Петербургның «ИСКУШЕНИЕ» бию театрының чыгышы тәкъдим ителә. Театрның җитәкчесе, режиссер һәм хореограф Рөстәм Надыршин. Яңгыр астында шоу «Признание в любви-2» - бу иң танылган музыкаль композицияләр җыелмасы. Шоуның үзенчәлеге - биючеләрнең коеп торган яңгыр астында биюләре.

Вакыты: 19.00

Автодромда сезон ачылышы

Яңа ел алдыннан KazanRing Canyon автодромында кышкы сезон ачылышы була.

Вакыты: 12.00

«Штаб» креатив индустрия резиденциясе

24-25 декабрьдә «Штаб» креатив индустрия резиденциясендә эшлекле әниләр очрашуы уза. Программада - иң танылган балалар кибетләре ярминкәсе, билгеле блоггерлардан һәм белгечләрдән лекцияләр, кунакларга бүләкләр. Балалар өчен - бию һәм витраж буенча бушлай мастер-класслар, җанлы музыка, Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр.

Вакыты: 12.00-20.00

Волейбол

Спорт сөючеләр «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Зенит-Казан (Казан)-Динамо (Краснодар) уеннарын карый алачак.

Вакыты: 19.00

Театрларда

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында - «Кечтүкле уен» (Башлана: 12.00) һәм «Галиябану» (Башлана: 18.00), К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында - «Әкият китабы» (Башлана: 12.00) һәм «Гашыйклар тавы», Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында - «Кар патшабикәсе өчен бал» (Яңа ел тамашасы), Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында - «Тылсымлы кар бөртекләре», Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында - «Летучая мышь», Изюм театрында - Яңа ел төнендә Кудахтыч маҗаралары (Вакыты: 11.00, 13.00) күрсәтелә.

Фото: пресс-служба «Татспиртпрома»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading