16+

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышларында кемнәр катнашыр?

Май тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән җәй, 1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көне.

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышларында кемнәр катнашыр?

Май тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Тиздән җәй, 1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көне.

Киләчәгебезгә багышланган иң зур бәйрәм. Биш ел буе олысын да, кечесенә дә китапны, әдәбиятны,  милли йола,  гореф-гадәтләребезне яраттырырга тырышып  йөрүче “Аулак  өй – көрәш” проектының җитәкчесе Сәрия Закирова аны 28 май көнендә  Роберт Миннуллин  исемендәге республика балалар китапханәсендә  балалар бакчалары арасында финал ярышлары итеп зурлап үткәрергә уйлый. Кыш буе узган ярышларда җиңгән 6 команда булып башкалабыз  нәниләре  көч сынашырга  киләчәк ул көнне. Барысы да бик нык әзерләнәләр.

Көрәш бик кызу булырга охшап тора. Бу хакта каян белер идек, ярый әле сайлап алу  ярышларын үткәргән балалар бакчаларының тәрбиячеләре, мөдирләре, жюри әгъзалары катнашында матбугат конференциясе булды.  Спикерлар берсен-берсе уздырып, әлеге проектның әһәмияте, аны балаларның  да,  әти-әниләрнең дә нык  яратуы, әзерләнүләре  турында кызыклы итеп сөйләделәр.  

Инде яңа уку елына да  "Аулак өй көрәш” тә катнашырга  теләк белдереп  балалар бакчалары чиратка тезелгән икән инде. Димәк,  алдагы  уку елында да  да күп кенә нәниләребез түбәтәй-калфаклар  киеп, татарлыкның тәмен татып,  (арада башка милләт балалары да бар,  шунысы да шатлык ) милли  традицияләребезгә тугры  калып,  туган телдә аралашырга тырышып яшәячәк, үсәчәкләр. Ә бу бит, килешәсездер,  бер генә дә начар түгел. Хәтта әйбәт, бик әйбәт  тә әле.  

Булачак финал ярышында әлегә Казаныбыз бакчалары гына катнашса да, күрергә тәҗрибә уртаклашырга Зәйнең “Кояшкай” бакчасыннан да килгәннәр иде. Аларда да бик матур узган булган “Аулак өй”. Әле үткәч тә нәниләр бик озак аның турында сөйләшеп йөргәннәр.  Һәм бу бер Зәйдә генә түгел,”Аулак өй”узган һәр бакчада  шулай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading