Алда китерелгән өзекләр “Җиңү календаре: Татарстан һәм татарлар Бөек Ватан сугышы елларында” басмасыннан алынган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан республикабыз тарихчылары шундый үзенчәлекле басма әзерләгән. Сугыш елларында Татарстан һәм татарлар өлешен чагылдырган саллы фәнни-популяр хезмәттә истәлекләр, тарихи фактлар урын алган, алар иллюстрацияләр белән баетылган. Календарьның идея авторы – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Яңа тарих бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова белән әлеге басманың формасы, асылы һәм эчтәлеге турында сөйләштек.
– Бөек Ватан сугышы чоры турында инде бик күп хезмәтләр язылган, сезнең «Җиңү календаре»нең уникальлеге нәрсәдә? – Сез хаклы, Бөек Ватан сугышына, 1960 еллар уртасыннан башлап, илебезнең фәнни һәм фәнни-популяр тарихи әдәбиятында зур игътибар бирелә. Татарстан Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү ягыннан бәхетле: 1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында бу юнәлештәге 2 фундаменталь монография басылып чыкты: берсе фронт, икенчесе тыл буенча. Аларның авторы – Җәмил Гыйльманов. Ул 1944 елда Чехословакия территориясендәге сугышларның иң кызган вакытында фронтка эләгә. Фронттан кайткач, үзен тарих фәненә багышлый, фәнни эзләнүләренең темасы итеп «Татарстанның сугыш елларына керткән өлеше»н сайлый. Җәмил Гыйльманов эшен аның иң яхшы укучысы Айсылу Кәбирова дәвам итә, ул советтан соңгы чорда Бөек Ватан сугышы буенча берничә фәнни китап бастырып чыгара. Кызганычка, 2020 елда ул вакытсыз вафат булды, һәм безнең Яңа тарих бүлегендә Бөек Ватан сугышы буенча тикшеренүләр юнәлеше йомшарып калды. Әмма Бөек Җиңүнең 80 еллыгыннан без читтә кала алмадык. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы темасының шактый тулы яктыртылуын исәпкә алып, без эксклюзив – календарь формасындагы фәнни-популяр китап төзергә булдык. Һәр көн Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан тарихын, теге яки бу татарстанлы, татарның фронтта яисә тылдагы язмышын чагылдыра.
– Ни өчен нәкъ менә календарь формасы сайланды? – Бүген календарь формасы, минемчә, бик актуаль. Татар халкының китап нәшрияты тарихында календарьлар мөһим урын алып торган. Бу уңайдан Каюм Насыйриның тематик тарихи-мәдәни альманахлардан торган атаклы календарьларын искә төшерергә мөмкин. Шуңа күрә безнең календарь – билгеле бер дәрәҗәдә традицияләргә хөрмәт, татар халкының мәдәни чыганакларына әйләнеп кайту. Икенче яктан, безнең мул иллюстрацияле календарь стиле буенча яшьләр арасында популяр булган комиксларга охшаган. Аны теләсә кайсы биттә ачып, Бөек Ватан сугышы елларындагы Татарстан һәм татар тарихыннан ниндидер истәлекле факт белән танышырга мөмкин. Календарь калын китап сыйфатында тәкъдим ителсә дә, аны башыннан ахырына кадәр уку мәҗбүри түгел. Анда популяр формада бәян ителгән, чорны эмоциональ яктан төгәл чагылдырырга мөмкинлек биргән истәлекләр, фактлар урын алган.
Комментарийлар