Керченск бугазында танкерлар һәлакәте аркасында пычранган Кара диңгез җәйге туристлык сезонын шик астына куйды.
Скопировать ссылку
Керченск бугазында танкерлар һәлакәте аркасында пычранган Кара диңгез җәйге туристлык сезонын шик астына куйды.
Комлыкларны чистартып торсалар да, җәй җитү белән диңгез суы, җылынып, ярга кабат агулы матдәләр чыгарырга мөмкин, ди белгечләр.
Диңгезе булмаса, музейлары, бассейннары бар, туристлар шулар хисабына булса да килерләр дип өметләнәләр алай да. Әмма бассейн өчен генә халык анда бармас та кебек. Шифаханә-профилакторийлары белән кызыктырсалар гына. Алары халыкны җәлеп итә алыр, ә менә отель-кунакаханәләр һәм кафе-рестораннарны хуҗалары сата да башлаган дигән хәбәр йөри.
Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов әйтүенчә, башка еллар белән чагыштырганда, шушы чорда ул төбәккә юллама алучыларның саны чынлап та кимегән.
– Җәйгә кадәр вакыт бар. Халык ни булып бетәр дип көтә әлегә. Юлламалар алырга ашыкмыйлар. Апрель аена кадәр нәсрә дә булса әйтү кыен. Тик минемчә, бу төбәк быел күпмедер туристын югалтачак. Комлыкларны чистартып бетерерләр анысы, әмма диңгез суы белән нәрсә буласын әле әйтеп булмый. Халыкны арзан бәяләр белән кызыксындырсалар гына. Әмма диңгездә түгел, бассейнда гына коенырлар мөгаен, – ди ул.
Туризм буенча эксперт, “Слетать.ру” броньлау үзәге партнеры Ләйлә Умарова да, Кара диңгездәге вазгыять белән бәйле рәвештә бу юнәлешкә ихтыяҗ чыннан да бик нык кимеде, дип белдерде.
– Анапа белән Кырымны бөтенләй броньламыйлар. Сочида, Адлерда броньлау бар, ләкин аларга да узган елга караганда шактый азрак. Әлегә күбрәк чит ил юнәлешләрен карыйлар, – ди ул.
Кремльдә дә быел Кара диңгездә коену мөмкин булачакмы-юкмы икәнлеген әйтү иртәрәк дип саныйлар. Россия Президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов ТАССка белдергәнчә, авария нәтиҗәсенең тулысынча кайчан бетереләчәчген бүгенге көндә бер генә җаваплы кеше дә әйтә алмый. “Бу билгеле түгел. Бәлки, Ходай язмасын, моның өчен еллар кирәк булырга мөмкин", –дигән ул.
2024 елда Краснодар крае курортлары 19,5 миллион турист кабул иткән. Бу аннан алдагы елга караганда 8 процентка күбрәк. Туристлар Анапа, Геленджик, Новороссийск, Туапсин районы курорт поселокларына һәм, әлбәттә, Сочига баралар. Иң күп туристны Сочи кабул иткән. Узган ел анда 6 895 574 кеше булган. Икенче урында – Анапа (4 585 900 кеше), лидерлар өчлеген Геленджик йомгаклый. Монда ял итәргә 3 476 646 сәяхәтче килгән.
Комментарийлар