16+

Фриланс хезмәте: юлга вакыт сарыф итәсе юк, артык кием дә алынмый

18 марта 2025, 10:12
111
0
0
Уку өчен 5 минут

Фрилансның плюслары – ул ирекле эш графигы, хезмәт хакында чикләрнең булмавы.

Фриланс хезмәте: юлга вакыт сарыф итәсе юк, артык кием дә алынмый

Фрилансның плюслары – ул ирекле эш графигы, хезмәт хакында чикләрнең булмавы.

Эш бирүчеләр хәзер штатка хезмәткәрләр алмыйча, фрилансерлар белән хезмәттәшлек итүгә өстенлек бирә башлаган. Эшчегә даими рәвештә оклад түләп тормыйча, белгечне билгеле бер бурычны үтәүгә генә яллау отышлырак бит. “Ирекле хезмәткәр” булу россиялеләрнең үзләренә дә ошап бара. Ярты гомерен офиста уздырганчы, ул үз вакытына үзе хуҗа.

2024 елда хезмәт базарында фрилансерларның керемнәре 11-30 процентка үскән.  Аеруча ихтыяҗлы һөнәр ияләре арасында программистлар, маркетологлар һәм аналитиклар атала. Шулай ук бу исемлеккә копирайтерлар һәм дизайнерлар кергән – аларның хезмәт хакы 16 процентка арткан. 
Аерым бер тар өлкәдә махсуслашкан фрилансерларга ихтыяҗ арткан. Әйтик, IT-өлкәдә үзенчәлекле программалау телләрендә эшләүчеләр күбрәк бәяләнә. Шулай ук берьюлы берничә һөнәри өлкәдә күнекмәләре булган белгечләргә сорау зур. 

Фәйрүзә Шиһапова фриланска моннан 3 ел элек кенә килә. Аңа кадәр 10 ел буе «трудовой» буенча эшләгән күпчелек хезмәткәрләр кебек, көннәрен 8 сәгатьлек график буенча офиста уздыра. Белеме буенча икътисадчы булса да, үзлегеннән дизайн-верстка нигезләренә төшенеп, шушы өлкәдә хезмәт куя ул. Әмма Казандагы кечкенә генә фатирдан Яңа Шигалида үзләре төзегән йортка күченеп, өченче баласын тапканнан соң, аның ялланып эшләүгә кире кайтасы килми. 

– Беренчедән, шәһәргә барып йөрүләре ерак һәм читен. Икенчедән, кечкенә баланы калдырып китеп, вакытында кайтып җитәмме-юкмы, дип кайгырып утырырга туры килер иде. Аннары хатын-кыз бит ул – беренче чиратта, гаилә җылысын саклаучы. Эштән хәлдән таеп кайтып, өй җыештырып, ашарга пешереп изаланып беткән, арыган, ачулы әни һәм хатын буласым килмәде, – ди Фәйрүзә. 

Декрет ялы тәмамланып, улын балалар бакчасына биргәч, аның берникадәр вакыты барлыкка килә. Күпбалалы гаиләдә акча да артык булмый, билгеле. Хуҗабикә булып кына утыру да күңелсез. Шул рәвешле ул читтән генә торып эшли торган эш эзләргә керешә. Маркетплейсларның берсенә товарлар карточкалары дизайнын ясаучы кирәк, дигән белдерүгә юлыга. Шул рәвешле ул менә инде ничә ел ирекле хезмәткәр ролендә. 

Фрилансның плюслары күп, ди Фәйрүзә. Юлга вакыт сарыф итәсе юк, кеше янына чыгасы бар дип, артык кием алынмый. Тегендә-монда кереп, төшке аш ашауга акча тотылмый. Көн дәвамына бүлгәләп, тиешлесен башкара да ул, эш арасында йортын карый, балалары, ире кайтышка аш-су әзерли. Әле үзүсеше юнәлешендә эшләргә, төрле курслар узып, белемен үстерергә дә вакыты кала.

- Фрилансның минусларын әйтергә дә кыенсынам. Минем өчен алар юк. Кемгәдер, бәлки, аралашу җитеп бетмидер. Әмма бу миңа кагылмый. Ялланып эшләгән чорда аралашу артыгы белән булды. Хәзер сөйләшәсе килгәндә, телефон кулда. Кемдер үзен күрсәтергә, башкаларны күзәтергә ярата. Шушы моменты бар. Минем монысына да исем китми. Акча ягыннан хезмәт хакым, ялланып эшләүгә караганда, бераз кимрәк чыга. Әмма теләгән кешенең бик яхшы акчалар эшләргә мөмкинлеге бар, чөнки Казан дәрәҗәсендә генә түгел, Россия күләмендә эш итәргә була, – дип сөйләде Фәйрүзә.

Башкортстаннан Ралия Кәримова һөнәре буенча икътисадчы-менеджер, кызыл дипломлы белгеч. Бер-бер артлы ике баласы туганчы, банк өлкәсендә андеррайтер булып хезмәт куя. Декрет ялы тәмамлангач, элеккеге эш урынына кире кайтырга ниятли. Әмма эш урынында ул кыскартуга эләгә, ире гаиләдән китеп, ул ике бала белән берүзе кала. Шул чакта онлайн һөнәргә өйрәнергә карар кыла. 2018 елның гыйнварында интернет-маркетолог белгечлеген үзләштерә башлый. Әнисеннән акча алып торып, махсус курс һәм ноутбук сатып ала. Шул рәвешле ул конструкторда сайтлар эшләргә өйрәнә. Авито аша белдерү биреп, беренче заказчыларын таба – агач баскычлар җитештерүче үзмәшгульдән алып, зур металл эшләнмәләре заводына кадәр сайтлар булдыра. Бер сайт булдыру өчен ул 5 меңнән башлап, 30 меңгә кадәр акча эшли.

– Өйдә дә акча эшләп булганын күргәннән соң, минем инде офиска эшкә кайтасым килмәде. Иртән балаларны бакчага илтәм дә, кичкә кадәр эшлим. Авыр моментлар да була, билгеле. Балалар чирләгәндә авырга туры килә иде. Заказлар булмаган, мошенникларга юлыккан чорлар да булды.  Шуңа күрә бер үзләштергән онлайн һөнәрдә генә тукталып калмыйча, башка юнәлешләрдә дә белем алдым. 2022 елда маркетплейслар үсеш ала башлагач, эш белән тәэмин итү үзәге аша дәүләт программасы буенча бушлай белем алуга гариза бирдем. Шул рәвешле мин эшмәкәрләргә маркетплейсларда “кибетләр” ачарга ярдәм итә башладым, – дип сөйләде Ралия.

Фрилансның плюслары арасында ул ирекле эш графигы, хезмәт хакында чикләрнең булмавын атый. Әмма үздисциплина бик зур роль уйнавын әйтә. Минуслардан, фриланста тотрыклылык юк – клиентларың булмаса, акчасыз утырасың. Социаль гарантияләр турында да онытырга кирәк. Әмма, Ралия сүзләренчә, офиста минуслар күпкә артыграк. Анда кеше тотрыклылыкка тотынып, үз үсешенә комачаулый һәм үз керемен арттыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителә, дип саный ул.   

***

Фриланста эшләүдә иң кыены дип, күпләр вакыт белән дөрес идарә идарә итүне атый. Шул ук вакытта эш башкаруны сузып йөрүдән арынырга һәм күбрәк бурычлар үтәргә ярдәм итә торган ысуллар бар. 

«Баканы аша». Тайм-Менеджментның популяр техникаларының берсе. «Бака» – эшләр исемлегеннән иң зур һәм иң мөһим, ләкин даими рәвештә кичектерелә торган күңелсез бурыч. Аны «ашау» – бу бурычны беренче чиратта, башыннан ахырына кадәр үтәү дигән сүз. Үзегезнең кайчан продуктив булуыгызны билгеләгез һәм бу вакытта «баканы ашагыз». Шулай итеп, сез бик озакка сузылган бурычны үти һәм җиңеллек белән башка күңеллерәк эшләргә керешә аласыз. 
«1-3-5» принцибы. Аның нигезендә, бер көн эчендә бер зур, өч уртача һәм биш кечкенә эшне башкарырга кирәк. Шул рәвешле, сез зур бурычларны да озакка сузмаячаксыз, вак-төяк мәсьәләләрне дә онытмаячаксыз һәм үзегезне артык йөкләмичә көнегезне нәтиҗәле үткәрәчәксез. Әгәр мөһим бурычларга шунда ук әзерләнү авыр икән, көн башында зур булмаган йөкләмәләрне үтәгез – алар эш процессына кереп китәргә ярдәм итәчәк. Аннары, игътибарыгызны вак-төяккә юнәлтмичә, җитди бурычларга керешегез. 

«Помидор ысулы». Таймерны 25 минутка куегыз һәм бу вакыт эчендә бернәрсәгә дә бүленмичә эшне башкарыгыз. Алга таба биш минутлык тәнәфес ясагыз һәм циклны яңадан кабатлагыз. Һәр дүрт цикл саен 30 минутлык зур тәнәфес ясагыз. Мондый ысул продуктивлыкны һәм бурычка игътибарны арттыра. Махсус кушымта йөкләргә мөмкин, алар уен формасында, темпны киметергә һәм игътибарны читкә юнәлтергә мөмкинлек бирмичә, эш һәм тәнәфес интервалларын күзәтергә ярдәм итәчәк,. 

«Филне аша». Бу методикада «фил» – сез якын килә алмаган зур катлаулы бурыч. Мондый бурычны берничә кечкенә кисәккә – «бифштекслар»га бүләргә кирәк. «Бифштекслар»ны зур бурычны тулысынча төгәлләгәнче көн саен ашарга кирәк. Бу техника проектларның дедлайннарын үтәргә һәм эшне сузып йөрүдән качарга ярдәм итә, чөнки планерда сез үтәлми торган бер зур бурычны түгел, ә берничә кечкенә бурычны күрәсез.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading