16+

Герой Петр Гаврилов буыннан-буыннарга үрнәк

Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрбиләрнең даны мәңгелек.

Герой Петр Гаврилов буыннан-буыннарга үрнәк

Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрбиләрнең даны мәңгелек.

Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның “Сражается крепость” дигән китабы яңадан бастырып чыгарылды.

Шагыйрә Луиза Янсуар таныштырганча, Петр Гаврилов Питрәч районының Әлбәден авылында туган.

– Брест крепостында Петр Гаврилов немец-фашистларына каршы батырларча сугыша, яраланып, аңын югалтып әсирлеккә эләгә. Немец офицерлары һәм солдатлары: “Бу нинди курку белмәс кеше икән?” – дип, аны карарга килгән. Әсирлектән азат ителгәннән соң да, Гавриловның тормышы җиңелләрдән булмый. Аңа “шпион” дип, яла ягырга тырышалар, халык та шикләнеп карый. 1955 елда журналист Сергей Смирнов Брест крепосте турында китап язганда Петр Гавриловның батырлыкларын белеп ала, үзенең китабы чыкканчы ук майор Гаврилов турында газеталарда  мәкаләләр бастыра. Гомеренең соңгы елларында Петр Гаврилов Краснодар шәһәрендә яшәгән, 1979 елда вафат. Икенче хатыны Мария Краснова аның таянычы булган, – дип сөйләде Луиза Янсуар.

“ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:”Бөек Ватан сугышында илебез өчен көрәшкән сугышчыларның даны мәңгелек. Петр Гаврилов – безнең һәм киләчәк буыннарның горурлыгы”, – диде.

Татарстан Республикасының Белоруссиядәге вәкиле Илһам Кашапов сөйләгәнчә, Белоруссиядә сугышчы-татарстанлыларга олы хөрмәт күрсәтәләр, һәйкәлләр һәм каберлекләр карап тотыла.

– Шушы көннәрдә Татарстан Премьер - министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә республика делегациясе Белоруссиядә булды, каберлекләргә һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар уздырылды. Брест крепостендәПетр Гавриловка һәйкәл бар, – диде Илһам Кашапов.

Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов белән оештыручы Ләйлә Таҗиева хәбәр иткәнчә, Питрәч районындагы Әлбәден авылында 21-22 июньнәрдә Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Герой Петр Гаврилов хөрмәтенә тарихи фестиваль үткәрелә. Ватанпәрвәрлек рухындагы әлеге чара инде 7 ел рәттән оештырыла.

Петр Гавриловның китабын татар телендә дә бастырып чыгару нияте бар. Китапны тәкъдим итү чарасында катнашучылар “ТАТМЕДИА” бинасы каршындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча җитди бурыч куелган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading