16+

“Якташларның җылы теләкләре куәт бирә”

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева махсус хәрби операция ветераны Дмитрий Ивановка “Лада” җиңел автомобиле ачкычы тапшырды.

“Якташларның җылы теләкләре куәт бирә”

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева махсус хәрби операция ветераны Дмитрий Ивановка “Лада” җиңел автомобиле ачкычы тапшырды.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз, сез көчле рухлы кешеләр, – диде Ләйлә Фазлыева.

Дмитрий Иванов махсус хәрби операциягә мобилизация буенча алынган. Һөҗүмнәрнең берсендә каты яраланган, табиплар аның ике аягын да кисәргә мәҗбүр булган.

– Зур рәхмәт! Көтелмәгән бүләк булды бу. Кызыбыз инде мин идарә иткән машинага да утырып йөрер. Өметсезлеккә бирелергә ярамый. Күнекмәләр узып, ясалма аякларда булса да, торып бастым. Физкультура белән шөгыльләнәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илтәм. Андагы хәрбиләргә якташларның җылы теләге куәт бирә. Без җиңәрбез! – диде Дмитрий Иванов.

Дмитрийның хатыны Марина Иванова да автомобиль өчен рәхмәт әйтте.

“Ватан сакчылары” Дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина:”Республикада беренче автомобиль Адель Уркумбаевка бүләк ителгән иде. Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм күрсәтеләчәк”, – диде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading