Ир-атлар гүзәл затларга караганда эмоцияләргә азрак бирелә дип санала, гәрчә бу алай булмаса да.
Галимнәр ачыклаганча, ике җенес тә хис-кичерешләр чагылышына бертигез сәләтле. Ни өчен соң эмоцияләрне белдерү күп очракта гендер рольләргә бәйле? Иң мөһиме – ни өчен менталитет буенча ир-егетләргә елау килешми? Психолог Резеда Абдуллина әнә шул сорауларга җавап бирә.
– Ир-атлар хатын-кызларга караганда эмоцияләргә азрак биреләме? “Егетләр еламый” дигән сүзләр чынлап та дөресме?
– Хатын-кызларның ир-атларга караганда эмоциональрәк булуы турында тотрыклы стереотип яши. Америка галимнәре исә моның алай түгеллеген исбатлады. Ир-атлар да шулай ук эмоциональ, аларга да кәеф үзгәрү хас. Көчле затларыбыз хатын-кызлар кебек үк хис-кичерешләр кичерә, әмма алар сабыррак, күбесенчә бу социаль басым аркасында шулай. “Ир-атлар еламый” – без җәмгыятьтә еш ишетә торган сүзтезмә бу. Балачактан ук малайларга “Чын ир-атлар йомшаклыкларын һәм хис-кичерешләрен күрсәтергә тиеш түгел”,– дип тәрбия бирәләр. Әмма ир-атларга да кайвакыт тискәре эмоцияләрдән арыну өчен елап алу кирәк. Ир-егетләрне күз яшьләрен күрсәтүдән тыю – ихлас һәм ачык булырга рөхсәт итмәү, дигән сүз. Әгәр ир-ат күз яшьләрен күрсәтә, хис-кичерешләре белән бүлешә икән, бу аның көчен яки батырлыгын киметми. Киресенчә, кешелеклелеген һәм үз-үзен анализлауга сәләтен күрсәтә. Шуны истә тоту мөһим – һәр кеше уникаль һәм нинди дә булса стереотипларга туры килергә тиеш түгел!
- Югарыдагы сүзләр, стереотиплар ир-атларның тормышына һәм психикасына киләчәктә нинди йогынты ясарга мөмкин?
- Көчле затларыбызга да борчулы хисләрен үз эчләрендә тотмаска, чыгарырга кирәк. Хис-кичерешләрне тыю психоэмоциональ проблемаларга гына түгел, физик сәламәтлекнең начараюына да китерергә сәләтле. Чынлыкта исә елау – бик мөһим процесс. Күз яшьләре эмоциональ җиңеллек белән бергә йөрәкне саклап калырга, кан басымын көйләргә һәм хәтта онкология куркынычын киметергә сәләтле. Даими стресс халәте сәламәтлек өчен бик зур куркыныч тудыра. Мисал өчен, хәзерге көндә инфаркт 40-45 яшьлек ир-атларда ешрак күзәтелә, гомумән алганда, ир-атларның гомер озынлыгы хатын-кызларныкына караганда кыскарак. Әлбәттә, бу ир-ат теләсә нинди сәбәп буенча еларга тиеш дигәнне аңлатмый. Хис-кичерешләр һәм үз-үзеңне контрольдә тоту арасында баланс табу мөһим.
- Әти-әниләр малайларны “Ир-атлар һәрвакыт көчле, нык булырга тиеш” дип үстерә. Бу сүзләр бөтен ситуациягә дә туры килеп бетми сыман. Мисал өчен, үз-үзләренә кул салу буенча ир-атлар саны хатын-кызларга караганда ике тапкыр күбрәк...
- Малайларның хисләрен тыю – иң киң таралган гендер бүленеш. Ата-аналар беркайчан да еламый, курыкмый һәм авыртуны сизми торган көчле ир-ат образын үрнәк итеп куя. Әлбәттә, алар үз балаларына карата яхшы уй-теләкләрдән чыгып эш итә. Нәтиҗә исә һәрвакытта да алдан планлаштырганча килеп чыкмаячак. Хисләрне тыюга җенестән тыш аспект та өстәлә. Бездә никтер хисләргә аз игътибар бирелә. Шуңа күрә бала сагышы белән очрашкач, ата-ана еш кына ничек ярдәм итәргә белми, һәм баланың күз яшьләрен ачу буларак кабул итә, югалып кала. “Елама” дип әйтү күпкә җиңелрәк, әмма кеше психикасы теге яки бу хисләрне “сүндерә” белми. Хисләребезне күрсәтүне тыеп, без алардан котылмыйбыз. Эмоцияләрне басып тору мөмкин түгел, без психикага каршы килә алмыйбыз, барысы да иртәме-соңмы чыгу юлын табачак. Мисал өчен, әлеге хис-кичерешләр хроник арыганлык рәвешендә чагылырга мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк, хисләрне тышка чыгармау аркасында еш кына психосоматик авырулар, неврозлар һәм депрессив халәтләр барлыкка килә!
– Ир-егетләргә ничек итеп дөрес тәрбия бирергә?
– Ир-балага хисләренә рөхсәт бирү – ул елак булып үсәчәк, дигән сүз түгел. Киресенчә, үзеңне һәм башкаларны аңлау – уңышка ирешү өчен куәтле корал. Үсеш алган эмоциональ интеллект эштә һәм шәхси тормышта ярдәм итәчәк. Ата-аналарның бурычы – беренче чиратта үз эмоцияләрен танып белергә һәм алар белән оста идарә итәргә өйрәнү, ә инде шуннан соң балаларының хисләренә дә игътибарлы булу. Кызларга да, малайларга да еларга рөхсәт итегез, ләкин шул ук вакытта аларга басым ясамагыз һәм ниндидер билгеле бер реакция таләп итмәгез. Кирәк чакта балаларыгыз янында булыгыз һәм ярдәм итәргә әзер икәнлегегезне күрсәтегез. Кечкенә чактан ук малайларга (кызларны тәрбияләгәндә дә бу бик мөһим) дөрес яки дөрес булмаган хисләрнең юк икәнен күрсәтергә кирәк. Һәрбер хис мөһим, урынлы!
Шулай ук ата-аналарга балалары белән бергә китаплар укырга тәкъдим итәр идем. Әлеге эшне башкарганда сез бик күп хис-кичерешләрнең үрнәген китерә аласыз. Мисал өчен, болай эшләү балага китаптагы геройларны кызганырга, аларның хисләрен аңларга өйрәнергә булышачак.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар