16+

Казанда быел 464 йорт территориясе төзекләндерелә

Тирә-юнь матур булганда күңелләр күтәрелә.

Казанда быел 464 йорт территориясе төзекләндерелә

Тирә-юнь матур булганда күңелләр күтәрелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла. Республикада 2020 елдан башлап күп фатирлы 2 278 йорт территориясе яңартылды. Казанда узган елны гына да күп фатирлы 452 йорт ишегалды капиталь төзекләндерелде.

Башкалада 2024 елда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча 9 участокта юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды, 6,3 чакрым юл төзелде. Кадыш һәм Константиновка бистәләрендә яңа күперләр сафка бастырылды. 2025 елдан башлап юл төзү-төзекләндерү эшләре “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында дәвам итә. Сүз уңаенда, илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

– Татарстан Рәисе теләктәшлегендә Казанга 2025 елда юл төзү-төзекләндерү эшләре өчен 14,5 миллиард сум бирелде. “Безнең ишегалды” төбәк программасы акчасын да исәпләсәк, финанслау 19 миллиард сумнан да артып китә. Быел эшләр 12 участокта алып барылачак, гомум исәптә 21 чакрым юл төзекләндереләчәк, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Казанда төзекләндерүнең быелгы планына Воровский, Октябрь, Курашов, Товарищеская, Сахалин, Журналистлар, Галиәскар Камал, Рәхимов, Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Декабристлар урамнары юл өлешләре кертелгән. Тулы исемлек белән Казан мэриясе сайтында танышырга була.

– Достоевский урамында юл үткәргече, Болакта Романовский күпере яңартыла. Мәүлетов урамында 18нче дәваханә янында җәяүлеләр юл кичүе төзелеше быел тәмамланачак. Бу җәйдә 45 бистәдә урам юллары төзекләндереләчәк. Татарстан Рәисе башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасының ярдәме зур. Казанда быел күп фатирлы 464 йорт территориясе комплекслы төзекләндереләчәк. Башкалада әле тагын 700 ишегалдын төзекләндерәсе бар, – диде Игорь Куляжев.

Казанда 90 ишегалдын төзекләндерү башланды инде. Академик Лаврентьев урамындагы 8 һәм 8а йортлары ишегалдын да төзекләндерүгә керешелде. Күп фатирлы 8а йортына автомобильләр куеп тору өчен мәйдан тагын да киңәйтеп ясала, ә 8нче йортка автомобильләр өчен “кесә” ясау турында уйлап мәшәкатьләнмәгәннәр. Ишегалдын төзекләндерү проектына кечкенә генә төзәтмә кертелсә, яхшы булыр иде, әлбәттә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading