Искә төшерергә тырышам, кайсы вакытларда ара башладым икән мин...
Мин – шушы җиребездәге иң гади җан иясе. Ул яктан күпчелек кешеләргә охшаш. Төс-кыяфәтем, үз-үземне тотышым, кылган эшләрем һәм хәтта уңышларым белән уңышсызлыкларым да җирдәге язылган һәм язылмаган закон кысаларында. Менә шушы тормыш боҗрасының теге ягына чыгарга миндә теләк булмады. Туган-тумача, карьера баскычы буенча өскә күтәрелергә булыша алырлык кешеләрнең дә сүзләренә колак салмыйча, алар сузган ярдәм кулын читкә этәрдем.
Язмамның шушы өлешендә үземнең улым белән авырлы хатынымны Саба шифаханәсенә озата баруым искә төшә. Караңгы төн. Без машина кабинасында. Шытсу тавын югарыга күтәрелгәч, машина фарасыннан төшкән яктылыкта бер зур гына соры куян чабып бара.
Шофер сигнал төймәсенә баса. Куянга синең кычкыртуың әллә бар, әллә юк, чабыпмы-чаба. Бары тик Чәүкә авылына җитәрәк юл аска таба төшеп киткән җирдә куян басу ягына китеп югалды. Күп вакытлар куянның сәерлеген мин аңламадым. Язмамың шушы өлешенә килеп җиткәч кенә миңа куянның нәрсә уйлаганы аңлашыла башлады. Ул ут яктысында күренгән юл буенча чаба, ә менә кырыйга чыкса – анда караңгылык. Кем белә, анда төлке, әллә бүре-мазар куянның чыкканын көтеп торадыр? Монда, ике зур күзеннән көлтә сыман утлар чәчеп, өстенә яман да каты үкереп әллә аждаһа, әллә дию пәрие килә. Мескен куянны тотмакчы, аның балаларын ятим итмәкче. Яшәү белән үлем арасы, монда: “чүпрә бер тиен”.
Син, укучым, ашыгып нәтиҗә чыгарма. Бу тормышта мин куркак булмадым. Советлар Союзын Камчаткадан алып Белоруссиягә чаклы иңләдем. Гостиница, булмаганда тимер юл вокзаллары, кышкы бураннарда машина кабинасында да йокларга туры килде. Үлем белән очрашкан, колак төбеннән пулялар очкан чаклар булды. Унҗиде яшьлек вакытымда беренче тапкыр Газраилне күрдем. Аны Ходабызның якын ярдәмчесе санаганлыктан, исемен баш хәрефтән башлап язам. Шундый очракларның чираттагысы Казанның Побежимов урамындагы кызлар тулай торагы янында булды. Ике иптәшем белән кызлар янына бардык. Берзаман кулына пычак тоткан бер егет килеп чыкты. Ике иптәшем качты. Кызлар күреп торганда качып киткәнче, үлемем әйбәтрәк тоелып, мин калдым. Егетнең өс-баш әйбәт, йөзгә-биткә дә ярыйсы. “Тукта, ашыкма, башта бер сигарет тартыйк”, – дип аңа да биреп, пычак минем эчкә терәлгән җиреннән алынды.
Ул елларда фильтрсыз, әмма үзләре яссы һәм авызга каба торган өлеше алтын суына манылган пута белән каймаланган “Тройка” сигареты бар иде. Ни өчендер, бай кеше булмасам да, кызлар янында очсызлы сигарет тартырга кыенсындым. Сөйләшә торгач, бу егетнең сөйгән кызы икенче егет белән кинога киткәнлеге билгеле булды. Ул Илгизәр исемле иде. Шактый гына мисаллар аша тормыш фәлсәфәсен аңлата алдым. Егете качып киткән кызларның Алсу исемлесе килеп, егетнең башыннан сыйпый, үзенчә юата башлады. Карыйм, болар кочаклашып, үбешмәкче булып тора башладылар. Шуңа күрә, тормышның бер бите кире ягы белән ачылса, аның калган битләре дә бар ич.
Мине ташлап качучы егетләр инде күптән җир куенында. Икесенең дә хатыннары, гаиләләре булмады. Авыр туфраклары җиңел булсын! Бу очрак язмышыңнан качып китүнең мөмкин булмаслыгын күрсәтә. Кайда югалтасын, кайда табарга мөмкин – күп вакытта караңгылык пәрдәсе артында. Куян әнә шул караңгылык пәрдәсе аша билгесезлеккә сикерергә курка. Үз-үзләренә белдермәсәләр дә, куян фәлсәфәсе бик күп кешеләргә хас. Үзеңә ышанып җитмәү, икеләнү, кирәк чакта арттан этеп җибәрерлек кешеләрнең булмавы да сине язмыш басуында адашып йөрергә мәҗбүр итә. Ә минем үземә килгәндә, беренче сентябрь көнне беренче сыйнфка баргач куелган кызыл төстәге икеле минем эчемдәге бер ышанычымны сындырды.
Аннан соң тәртипле гаиләдәге шактый дини, әдәпле тормышта тәрбия алуым әрсез кешеләргә юл куярга мәҗбүр итте. Дөрес аңлагыз: шундый тәрбия биргән өчен әти-әни, түтигә мин хәзер дә рәхмәтле. Мин алар өйрәткәнчә, кулымны юып, бисмилла әйтеп, комсызланмыйча ашыйм. Берәр җирдән кайтып керсәм, тәнем-җаным тынычланганчы, өстәл артына утырмыйм. Кулымны артыгына һәм кеше алдындагысына да сузмыйм. Аеруча салфетканы беркайчан да бөгәрләмим. Аны ирен кырыйларына тидереп кенә алам. Эчке ягын файдаланганга күрә, ул мәҗлес дәвамында чиста булып күренә. Чыгып киткәндә дә, минеке дүрткә бөкләнеп кала. Бу – үземә һәм бездән соң өстәлне җыештырасы кешеләргә хөрмәт. Ә бит кунакта “сез” дип, ягъни мәдәниятле итеп сөйләшүчеләр еш очрый. Шушы мәдәниләр авызларын бәдрәфтәге сыман итеп сөртә.
Аннан соң безнең балачакта: “Кеше әйберсенә тимә, рөхсәтсез алма!” – дип өйрәттеләр. Дөрес, малай чакта тыелып йөрисең дә, җай чыкканда берәр шакмак шикәр, конфет, түтинең киптерергә куйган кура җиләге белән шомыртын, чормадагы кипкән урман чикләвеген, күрше Шакир абыйларның олы табак зурлыгындагы көнбагышларын чәлдергән чаклар булды. Нәрсә булса – шул, безне гел өйрәтеп, картаеп, эшкә ярамый башлагач мәңгелеккә китеп, шундагы иң яхшы җир – җәннәттә пропискага керерлек кеше булып яшәү ысулларын бик тәфсилләп өйрәттеләр. Сүз белән генә барып җитмәсә, каеш, тал чыбыгы да тылмачлык кылды. Шәхсән, минем үземә болары эләкмәде. Әтинең күз карашы барлык сүз, каешлардан да үтемлерәк иде.
Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, мәктәпләрдә укучыларга тәртип өчен куела торган билгеләр 1989 елда бетерелде. Хәзер инде яшь буынны тәрбияләү ата-аналарга йөкләтелде. Уку-укыту программалары үзгәртелде, һәм белем алу БДИ сорауларына җавап ятлап йөрү формасын алды. Мин – унъеллык мәктәпне уртача билгеләр белән тәмамлаган бала. Ә хәзерге заман укучысына караганда, белем дәрәҗәсе берничә баскыч югары. Совет системасы балаларга бик көчле белем һәм тәрбия бирде.
Совет илендә туган, үскән, тәрбия алган һәм бар гомерен шул илгә хезмәт иткән кеше өчен шактый авыр заманалар. Мин бик ардым. Мин эшләп түгел, эшләүчеләрнең ялгыш адымнарын күреп ардым. Телевизор экраннарында чишенеп бетеп, кабартылган тән, маңгайларына мөгез чыккан, тәннәрен озак еллар ябылуда яткан җинаятьчеләрнеке сыман татуировкалар чуарлаган, фонограммага сикерүче, чәр-чәр килүче җырчылардан туйдым. Бламанжены боламыктан аера белмәгән пешекчеләр барлык каналларда таба тотып йөри. Кыскача әйтсәк, мин боларның барчасыннан бик нык ардым.
Үзем язам, көлке хәл, үземә дә кызык булып китте. Искә төшерергә тырышам, мин кайсы вакытларда ара башладым икән. Бала чаклар, көне-төне чабулыйсың. Урманга җиләк, шомырт, чикләвеккә, печәнгә менү... никтер, арганлыгым исемә төшми. Дөрес, чүнник янында төягән печәнне шактый озын үр буйлап тартасы була. Күрәсәң, тау менү ардыра башлагандыр, әти: “Балалар, менә шушы үрне генә менәбез дә, юл аска таба китә. Аннан авыл да күренә башлар. Түтинең ашарына да пешкән, инде самавыры да кайныйдыр”, – дип әйтүе була, беләктәге көч арта, ялан тәпиләр тузанлы юлга ныграк баса һәм йөк җиңеләя.
Сез укучыларым, дөрес аңлагыз, миндә депрессия юк. Оныкларым депрессиядәге кешене – ул деприт дип көлә. Шулай итеп, минем деприт итәргә вакытым юк. Ә бу язма исә арганлык фонындагы бер уйлану, ягъни тормышыма анализ ясау.
Бу язма арыганлык дип аталса да, яза башлагач, шактый киң җәелде. Дөньяга булган фәлсәфи карашым, әнә шулай итеп, мине тормыш сукмаклары буйлап йөртә. “Эзләгән – таба!” – дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Шуңа күрә эзлим, бер темадан икенчесенә сикерә-сикерә. Ә ару, арганлыкка килсәк, ул һәр кешедә дә бар. Кемнәрдер җавапсыз мәхәббәттән арган. Кайсыберәүләр авырый. Ялкаулык, көне-төне диванда яту да кешенең арганлыгын бетерми. Башта бик күп ашап, соңынтын шул вакытта җыйган майларны бетерергә тырышу кешенең бар көчен суыра, гомерен кыскарта. Ипотека, кредит һәм шуларны каплау өчен икешәр эштә ялсыз эшләү кешене эт урынына арыта. Ә минем үземә килгәндә, ничек кенә сәер тоелмасын, эш һәм бары тик эш кенә аяк өстендә нык басып торырга ярдәм итә. Үзем теләгәнчә, бернинди галим, кеше сүзенә колак салмыйча, бары тик үзем теләгән ризыкларны чама белән ашау көчле итә, тузудан саклый.
Менә шушылай үз алдыңа берәр максат куеп, шул максатка таба китсәң, синең дәртең арта, күңелең күтәрелә. Сызлаган җирләреңне эзләп табып, аларны майлап утырырга вакытың калмый. Балаларың, оныкларың булып, аларга көчеңнән килгәнче ярдәм итеп, алар сөенгәндә кушылып сөенә белсәң, әле синең гомерең бик озын...
Менә, укучыларым, бу язмамны да тәмаларга вакыт җитте. Сәламәт булыгыз һәм кирәкме ул, әллә юкмы, авыру эзләп, арыганлыкны җилкәгезгә салырга ашыкмагыз. Тормыш дәвам итә. Алда әле казылмаган түтәлләр, тыңлыйсы җыр, эчәсе су, күрәчәкләр...
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар