2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эшләүче пенсионерларгә пенсияләрен индексацияләделәр.
Бер шарт белән: түләүләр тулысынча эштән чыгарылганнан соң гына яңадан исәпләнеп яки өстәмә түләнергә мөмкин.
Пенсионер, ел саен һәм планнан тыш булган индексацияләрне исәпкә алып, пенсиясен алырга хокуклы. Закон буенча эшләүче гражданин шулай ук түләүләрне ала, ләкин аларны инфляцияне исәпкә алып арттырмыйлар, ягъни индексацияләмиләр.
Шартлар: эштән китү турында белешмәләр алгач, Россия социаль фонды (СФР) түләүләрне яңадан саный һәм түләнмәгән арттыруларны өсти; акчаны яңадан исәпләү өчен эштән гомерлеккә туктау мәҗбүри түгел; стажны бер айга булса да өзү җитә.
Картлык буенча уртача иминият пенсиясе индексациядән соң 1900 сумга арткан. Хәзер ул якынча 24 500 сумны тәшкил итә. Бер үк вакытта инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча түләүләр дә арткан.
Яңа кагыйдәләр буенча пенсия күләмен ничек исәпләргә?
Түләү күләме индексациядән соң түбәндәге формула буенча исәпләнә: агымдагы пенсия × индексация коэффициенты = яңа сумма. Мәсәлән: 2024 елда пенсия 21 000 сум булган. 2025 елга индексация коэффициенты - 1,095 (9,5%). Яңа пенсия: 21 000 × 1,095 = 22 995 сум.
Түләүләрне ничек алырга?
2025 елда пенсияне яңадан исәпләү сроклары үзгәрде. Әгәр элегрәк процесс 3-4 айга сузылган булса, хәзер СФР бер айга сыешырга вәгъдә итә: 1 мартта эштән китсәгез, 1 апрельдән яңа исәпләүләр булачак. Эштән азат ителү датасы яңадан исәпләүләр өчен әһәмиятле түгел. Пенсия эштән чыгарылганнан соң икенче айдан артачак.
Нинди тәртиптә эш итәргә:
1. Китәргә тиешле датага кадәр 14 көн кала эштән азат итү турында гариза языгыз.
2. Хезмәт шартнамәсен өзү турындагы мәгълүматларны эшегездән СФРга икенче көннән дә соңга калмыйча тапшырырга тиешләр. Бу мәгълүматларны фондның шәхси кабинетында тикшерегез.
3. Бер ай көтегез. Пенсияне индексацияләсеннәр өчен шулкадәр вакыт кирәк булачак.
Эштән китү кайчан отышлы?
Керемне максималь саклап калу һәм индексация алу өчен, эштән китү датасын дөрес сайларга кирәк. Иң уңай вариант – айның соңгы көнендә китү. 30 мартта эштән китсәгез, сез март ае өчен тулы хезмәт хакын алачаксыз һәм 1 апрельдән индексацияләнгән пенсиягез дә булачак. 15 мартта эштән азат ителсәгез, мартның яртысы өчен хезмәт хакы һәм 1 апрельдән индексацияләнгән пенсия алачаксыз.
Яңадан исәпләү өчен кемнәргә эштән китәргә кирәкми?
2025 елдан кайбер категорияләргә индексация алу өчен эштән китү мәҗбүри түгел. Бу исемлеккә түбәндәге пенсионерлар керә:
- түләүләрне 2024 елдан алучылар;
- 2024 елның 1 гыйнварыннан бер айга һәм аннан артык вакытка эштән киткәннәр;
- социаль, хәрби яки дәүләт пенсиясенә ия булучылар.
Пенсия балларын ничек исәпкә алалар?
Канун буенча балларны елына бер тапкыр - 1 августта исәпләп чыгаралар. Дөрес, төрле төбәкләрдә алымнар бер-берсеннән аерыла: СФРның кайбер субъектларында балларны эштән китүгә яңарталар, икенчеләрендә августта гына (эштән китү датасына бәйсез рәвештә).
Әгәр эштән киткәч, сезгә индексация ясаганнар, ләкин балларны санамаганнар икән – августка кадәр көтегез...
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар