“Казан сәяхәтләр өчен Россиядә иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе булып кала».
Туристлар шәһәре булгангамыдыр, Казаныбызда торак һәм аренда, кафе-рестораннарда туклану бәяләре шактый югары. Моннан кала халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр дә кыйммәт.
Май бәйрәмнәренә кунаклар көтегез
Казан туристлар арасында иң популяр шәһәрләрнең берсе булуын кат-кат раслап тора. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, май бәйрәмнәрендә кунакханәләр һәм башка объектларны броньлау буенча Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып китеп, иң популяр шәһәр исемен алган. “Татарстан башкаласы туристларны күпсанлы тарихи һәм мәдәни объектлары белән җәлеп итә, шуларның берсе, Казан Кремле, ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелгән. Шулай ук Казан рәсми рәвештә Россиянең гастрономия башкаласы статусын йөртә”, – дип ассызыклый Bronevik.com компаниясе аналитиклары.
Популяр булу белән бергә кыйммәт тә безнең шәһәр. Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та ведомствоның коллегия утырышында Казан "сәяхәтләр өчен Россиядә иң кыйммәтле шәһәрләрнең берсе булып кала" дип белдергән иде. Hotel Advisors китергән мәгълүматларга күз салсак, узган ел Казанда өч яки дүрт йолдызлы кунакханәдә яшәү тәүлегенә уртача 8,7 мең сум тәшкил иткән. Бер елда ул 26,8 процентка арткан. Җәй көне Казаныбыз исә яшәү бәясе буенча хәтта Сочи белән Калининградны да узып киткән.
Казанга туристлык төркеме составында баруның минималь бәясе – өч төнгә бер кешегә 40-50 мең сум, шул исәптән юл һәм туклануга чыгымнарын да кертеп. Шул рәвешле, гаилә өчен сәфәр 100-200 мең сумга төшәргә мөмкин.
Бәяләр Сочи белән бер
– Казан чынлап та кыйммәтле шәһәргә әйләнде, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов. – Шәһәр яки билгеле бер җирлек җәлеп итүчән була башлый икән, анда һичшиксез бәяләр күтәрелә. Һәм бу беренче чиратта торак бәяләре артуга китерә. Сатып алу гына түгел, аренда бәясе дә. Аннары Казанның туристлар гына түгел, студентлар шәһәре булуын да истән чыгармаска кирәк. Аларның күбесе фатир арендалап яши. Ихтыяҗ булгач, бәяләр дә арта. Дөнья тенденциясе шундый – моннан берничек тә китеп булмый. Кабул итәргә генә кала.
Риелтор Ләйсән Хаҗиева сүзләренчә, җәйге сезонда тәүлеклек аренда бәяләре дә арта.
– Бу төр аренда аеруча туристлар арасында популяр. Хәзерге вакытта бер бүлмәле фатирны бер тәүлеккә арендалау 3-3,5 мең сум тора. Җәйгә 4,5 мең сум булырга мөмкин. Узган елны ажиотаж булды дип әйтә алмыйм. Моның сәбәбен үзебез дә аңламыйбыз, шушы өлкәдә эшләү дәверендә андый сезон булганы юк иде әле. Ә менә 2023 елның җәендә ихтыяҗ бик зур булды. Ул елны бер бүлмәле фатирны бер тәүлеккә арендалау 5 мең сумга җитте, – ди ул.
Ләйсәннең әйтүенчә, туристлар Казанга, гадәттә, гаилә белән өч-дүрт көнгә киләләр. Кунакханә урынына фатир сайлауларын ул, бәядән бигрәк, җайлы, өйдәге атмосфера булуы белән бәйләп аңлата. Шунда ук ризыкны үзеңә пешереп ашау мөмкинлеге дә бар, ди.
Казандагы бәяләрне кыйммәтсенмиләрме дигән соравыма, “монда бәяләр Сочидагы кебек кыйммәт, дип әйткәлиләр, без исә Казан бит ул – Россиянең өченче башкаласы, дибез. Кыйммәтле шәһәр дип тормыйлар, Казанга бик теләп, яратып киләләр” ди әңгәмәдәшем.
Казан шәһәре һәм Татарстан отельләр ассоциациясе президенты Инга Гадзаова исә безгә “кунакханәләрнең бәяләре, сезонлылыкны исәпкә алып, тулы бер елга формалаша, әмма 10 проценттан да артмый. Тулаем алганда, бәяләрнең ел саен артуына товар һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең хакларны арттыруы роль уйный” дип белдерде.
Ә менә кафе-ресторан бәяләренә килгәндә, Казанда үз кафесы булган Ильмира Каракуш әйтүенчә, бәя туристлык сезонына карап түгел, аренда хакыннан чыгып куела. “Кафе Казан үзәгендә булса, аренда да кыйммәт. Әмма туристлар йөри торган урын булганга, ул үзен аклый, әгәр дә хезмәт күрсәтү һәм ризыкларыңның сыйфаты яхшы булганда”, – ди.
Туристлардан шәһәр акча эшли
Казанның кыйммәт шәһәр булуын Numbeo порталы уздырган тикшеренүләр нәтиҗәләре дә күрсәтә. Бактың исә Татарстан башкаласы күчемсез милеккә бәяләр һәм җирле халыкның керемнәре нисбәте буенча дөнья шәһәрләре рейтингында 46 нчы урында тора икән. Казанда бер гаилә, фатир сатып алу өчен, 16,6 ел дәвамында акча җыярга тиеш. Мәскәү әлеге рейтингта 37 нче (17,6 ел), Калининград һәм Санкт-Петербург 52 һәм 53 нче баскычларда (15,7 ел) урнашкан. Күргәнегезчә, Калининград белән Санкт-Петербургны да уздырып киткәнбез.
– Хәзерге вакытта уртача хезмәт хакының күләме бездә якынча 80 мең сум. Ә медиан хезмәт хакы (хезмәт хакының бер үк сандагы хезмәткәрләр ала торган күрсәткече: 50 проценты бу дәрәҗәдән югарырак, 50 проценты түбәнрәк. – Авт.) 65 мең сум тирәсе һәм ул реаль хезмәт хакына якынрак. Моннан әле керемгә карап салына торган салымны чигерсәк, 60 мең сумга кала. Казан буенча уртача хезмәт хакы яки аннан күбрәк алсагыз да, фатир алу мөмкинлегегез юк дигән сүз. Бездә торакның бер квадрат метры 200 мең сумнан артыграк тора. Якындагы елларда уңай якка үзгәреш булыр дип уйламыйм. Хәзер Казан читендә яшәп, эшкә шәһәргә йөрү тенденциясе күзәтелә. Мәскәүдә дә шул ук хәл, Мәскәү тирәсендә яшәүчеләр башкалага йөреп эшли, – ди Фәнис Хөсәенов.
Сүз дә юк, туристлардан шәһәр акча эшли. 2024 елда туристлар Казанда 31 миллиард сумга якын акча калдырган, бу үткән ел белән чагыштырганда 29 процентка күбрәк. Чыгымнарның дүрттән бер өлеше туклану нокталарына туры килә, анда туристларның 80 процентка якыны йөри. Шәһәр туризмын үстерү комитеты директоры Дарья Санникова бер "эшлекле дүшәмбе"дә шулай дип белдергән иде. Казан кунакларының уртача чегы 1025 сум тәшкил иткән. Шулай ук кунакханәләрдә, кибетләрдә һәм күңел ачу үзәкләрендә чыгымнары арткан.
Фәнис Хөсәенов фикеренчә, шәһәр казнасы һәм кече бизнес өчен бу – уңай күренеш.
– Ресторан-кафе, сувенир бизнесы белән шөгыльләнүчеләр, экскурсия уздыручылар туристлардан акча эшли. Әмма баланс та булырга тиеш. Балансның бер критерие – Казан кешесенең фатир алу мөмкинлеге булу. Әлегә ул баланс юк. Шул балансны тота алганда гына, шәһәр өчен дә, анда яшәүчеләр өчен дә әйбәт булачак. Шәһәр республика халкы белән туристлар мәнфәгатьләре балансын сакларга тиеш, – ди ул.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанга 4,5 миллион турист килгән, бу 2023 елга караганда 12,5 процентка артыграк. Туристларның 73,6 проценты Россия төбәкләреннән килә (2023 елдан 8,6 процентка күбрәк). Казанга күбесенчә күрше төбәкләрдән һәм илнең башкала төбәкләреннән киләләр. Шул ук вакытта Татарстан башкаласы белән Урал кешеләре, Үзәк федераль округ, Көньяк федераль округ, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләренең кайбер өлкәләре халкы да кызыксына башлаган.
Комментарийлар