Фальсификацияләнгән продукциянең күбесе сөт продукциясенә туры килә.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә Россия һәм Татарстанда җитештерелгән майлылыгы 72,5 процентлы җиде төрле сыер мае һәм "Россия" маркировкасы булган биш төрдә ярымкаты сырларның сыйфатын тикшерделәр. Ни өчен нәкъ менә шушы продуктлар дигәндә, халыктан сораштыру барышында шулар сайлап алынган. Аларның гомуми өлеше республика базарында 70 проценттан артык тәшкил итә.
Сөт тә күп, ялган продукция дә...
Бүгенге көндә республика авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеккә 465 мең тонна сөт савыла, бу узган елга караганда 4 процентка ( 177,7 тонна) күбрәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, көн саен республика предприятиеләре тарафыннан 4,4 мең тонна чимал эшкәртелә, бу чималның гомуми күләменең 87 процентын тәшкил итә.
Узган елда әзер сөт продукциясен җитештерү 2023 елга караганда 3 процентка арткан. Шул исәптән сыр җитештерү дә – 9,9 процентка, ә эшкәртелгән сөт – 5,2 процентка. Әмма сыер мае җитештерү – 11,8 процентка һәм әче сөт продукциясе 5,2 процентка кимү күзәтелә.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, фальсификацияләнгән продукциянең дә күбесе сөт продукциясенә туры килә. Бу вазгыять бөтен Россиягә хас. Мәсәлән, 2024 елда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан аккредитацияләнгән лабораторияләрдә 350 исемдәге продукция (2020 проба) тикшерелгән, шуларның 140ында (40 проценты) сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре кагыйдәләрен таләпләрен бозу ачыкланган.
Сыер мае – сөттән, каймак продуктларыннан яисә башка продуктлардан әзерләнгән продукт. Ягъни бары тик майлы сөттән генә ясала. Әгәр продуктта үсемлек майлары булса, аның атланмай дип аталырга хакы юк. Димәк, ул –спред.
Тикшерелгән майлылыгы 72,5 процент булган сыер мае составында пастеризацияләнгән сөт өсте күрсәтелгән. Әлбәттә, төргәктә "спред" яки "маргарин" кебек билге дә юк. Әмма, кызганычка каршы, төргәктә – юк, ә чынбарлыкта мондый продуктлар бар.
Сыер мае ул – тиз бозыла торган продукт. Ә бозылган майны куллану эчәк авыруларына китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә экспертлар майның микробиологик күрсәткечләрен җентекләп тикшергән. Сынаулар нәтиҗәләренә караганда, майның кайбер үрнәкләрендә эчәк таякчыгы бактерияләре, бактерияләрнең күп булуы, чүпрә һәм күгәрек табылган.
Сырның сыйфаты да борчу тудыра
Соңгы еллар дәвамында сырның сыйфатына кагылышлы сораулар да туа. «Сыр» һәм «сыр продукты» төшенчәләре бар. Сырдан аермалы буларак, сыр продукты составында үсемлек маеннан әзерләнгән сөт маен алыштыргыч булу рөхсәт ителә. Әмма гамәлдәге закон нигезендә җитештерүче төргәктә аның атамасында да ("сөт маен алмаштыргыч белән сыр продукты"), продукт составында да булуын күрсәтергә тиеш. Сыр җитештерүдә үсемлек майларын кулланган аерым җитештерүчеләр продуктның составы һәм исеме турында дөрес мәгълүмат күрсәтмәгәннәр.
Кызганыч, май һәм сырны тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча, сыйфат һәм куркынычсызлык проблемаларының әле аз булмавын күренә. Аерым очраклар буенча фактлар оператив-күзәтү чараларын үткәрү өчен хокук саклау органнарына да тапшырылган.
Җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк
Россия кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе Алексей Корягин фикеренчә, фальсификациягә каршы көрәшү өчен, андый товар җитештерүчеләргә һәм сатучыларга карата җинаять җаваплылыгын кертергә кирәк.
– Федераль ведомстволар һәм төрле җитештерүчеләр берлекләре ялган продукциянең бөтен позицияләр буенча кимүе турында сөйли, шул ук сөт, сыр һәм май буенча. Без ишеткән һәм күргән саннар исә фальсификаторларның үсеше дәвам итүен сөйли. Кулланучылар берләшмәсендә без фальсификатның үсеш тенденциясен күзәтәбез. Сәбәпләре гади. Контроль-күзәтчелек чаралары чикләнгән, һәм җитештерүчеләр моннан намуссыз рәвештә куллана. Шуңа да фальсификат җитештерүчеләргә һәм сатучыларга карата җинаять җаваплылыгын кертергә дигән тәкъдим белән чыгабыз. Яки ул 159 нчы маддә, яисә 238 нче маддә, тикаларны яңартырга һәм киңәйтергә кирәк. Безнең идеяне Дәүләт Думасы депутатлары да хуплады. Бу бик катлаулы мәсьәлә, әмма без башка вариант күрмибез, – диде Корягин журналистлар белән аралашканда.
Шулай ук ул, фальсификатның никадәр куркыныч булуын ассызыклап, аның онкологиягә дә китерергә мөмкин булуын билгеләп үтте.
Контроль-күзәтчелек чараларына спикер җәмәгать оешмаларын да җәлеп итәргә кирәк дигән фикердә.
– Роспотребнадзор, башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнарының контроль-күзәтчелек чаралары чикле, ә менә җәмәгать оешмаларының эше берничәек тә чикләнмәгән. Алар да шул ук контроль чараларын үткәрә алалар, – ди Алексей Корягин.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова аңлатып үткәнчә, фальсификат ул үсемлек мае куллану гына түгел. Майлылыгы 61 процентлыны 72,5 процентлы дип сату да – фальсификация.
– Элек үсемлек майлары булу гына ачыкланса, хәзер халык телендә “мясной клей” дип атала торган микроблы трансглютаминаз да кулланалар. Ул, дымлылык күләмен арттырып, әзер продуктның авырлыгын якынча 25 процентка күбәйтә, ягъни дым эремчек суында түгел, продуктта кала. Бу сырга гына түгел, эремчек һәм ит продукциясенә дә кагыла. Узган ел мондый очраклар шактый күбәйде, шул ук Татарстан җитештерүчеләрендә дә, – диде ул.
Пластилин кебек булмасын
Розалия Арсланова әйтүенчә, дегустациягә кадәр кырыклап продукт үрнәге алынып, алар лаборатор тикшерүләр узган. Без шуларның иң лаеклы биш төрле сыр, бер сыр продукты һәм җиде төрле сыер мае алдык, диде ул.
Гади кулланучыга өй шартларында гына сырның сыйфатын ничек билгеләргә соң?
– Сырны барлык температура режимы саклана торган кибетләрдән алырга кирәк. Кулланылу вакыты чыкмаганмы-юкмы икәнлеген карагыз. Сырның тишекләре бертигез итеп таралган булырга тиеш. Алар артык күп булмасын, чөнки ул әчү процессы бик актив булуны күрсәтә. Шулай ук тишекләре булмаса да шикле, бу – сыр өлгермәгән дигән сүз. Консистенциясенә игътибар итегез. Пластилин кебек сыгылмалы булса, аңа үсемлек компонентлары кушылган булырга мөмкин. Яки температура режимы бозылган була. Финалга җиткән бер сыр нәкъ менә шундый иде, – дип сөйләде Розалия Арсланова.
Бер килограмм сыр ясар өчен якынча егерме литр сөт кирәк икән. Бүген сөтнең литры уртача 40 сум дип алсак, логистика, төргәк бәясе, кибетләр өстәп куйган хакны да кертсәк, майлылыгы 45 процент булган сырның килограммы 800 сумнан да ким булырга тиеш түгел ди.
Тикшерелгән продуктларның рейтингы:
(Продуктлар тәме һәм исе, консистенция һәм кыяфәте, төсе буенча бәяләнде)
Сыер мае (72,5 процент):
«Крестьянское» («Вкусняев» сәүдә маркасы) – 367 балл («Алабуга сөте», Алабуга)
«Очень важная корова» – 358 балл («Яшел Үзән сөт комбинаты»)
«Азбука сыра» – 355 балл («Азбука сыра», Мамадыш)
“Просто молоко” – 351 балл (“Агросила-молоко”, Чаллы)
“Село зеленое” – 340 балл (“Милком”, Удмуртия)
“Елмай” – 338 балл (“Елмай” кооперативы, Биектау)
«Крестьянское» – 334 балл (“Вамин”, Арча)
«Российский» сырлары:
“Российский” («Азбука сыра») – 2076 балл (Мамадыш)
“Российский” («Сыробогатов») – 2016 балл («Первая Линия», Свердловск өлкәсе)
“Российский” (Әлмәт сөт комбинаты) – 2009 балл (Әлмәт)
“Российский” (“Бәләбәй”) – 1973 балл (Башкортстан)
“Российский” (“Пестравка”) – 1961 балл (“Сырпак”, Самара)
“Российский” сыр продукты (“Сырная Культура”) – 1900 балл (“Молочные продукты”, Самара)
Комментарийлар