16+

Татарстанга килегез, эшләгез, яшәгез, ләкин кануннарны бозмагыз!

Россия Президенты Владимир Путинның мигрантларга кагылышлы Указы 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Илебездә миграция кагыйдәләрен бозып яшәүчеләргә теркәлү узып, үзләренең хәлләрен канун таләпләренә китерү мөмкинлеге бар.

Татарстанга килегез, эшләгез, яшәгез, ләкин кануннарны бозмагыз!

Россия Президенты Владимир Путинның мигрантларга кагылышлы Указы 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Илебездә миграция кагыйдәләрен бозып яшәүчеләргә теркәлү узып, үзләренең хәлләрен канун таләпләренә китерү мөмкинлеге бар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә дә мигрантлар мәсьәләсе күтәрелде.
– Бездә чит ил гражданнары төзелеш, нефть-химия тармакларында күпләп эшли. Мигрантлардан, эшче куллардан башка республикага кыенгарак туры киләчәк. Татарстанның мөселман илләре белән мөнәсәбәте яхшы, турыдан-туры элемтәләр булдырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мигрантларга ихтыяҗ бар, ләкин аларның канунарны үтәп яшәүләре кирәк, – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марат Галиев (фотода) әйтүенчә, республикада 99 мең чит ил кешесе теркәлгән, шуларның 22 меңе илебездә озак вакыт яшәргә рөхсәт алган. 
– Илебездә рөхсәтсез яшәүче чит ил гражданнарыннан 30 апрельгә кадәр полициянең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләренә килеп теркәлү узулары сорала. Алар медицина тикшерүе үтәргә, рус теленнән имтихан бирергә, бармак эзләрен тапшырырга тиешләр. Теркәлмичә яшәгән чит ил гражданнарына штраф салына, әмма алар үз илләренә кайтарып җибәрелми, ягъни Россиядә яши һәм эшли бирәләр. Ләкин 1 майдан башлап, теркәлмичә яшәгән чит ил гражданнары суд карары белән үз илләренә инде мәҗбүри рәвештә кайтарып җибәреләчәкләр, – дип кисәтте Марат Галиев.

Россиядә теркәлмичә яшәүче чит ил гражданнары банк хезмәтләреннән файдалана алмый, транспорт чарасын идарә итү һәм күчемсез милекне рәсмиләштерү хокукы юк, балаларын мәктәпкә яки балалар бакчасына урнаштыра алмый, андыйларга сим-карта сатылмый.  Россиядә яшәүче туганнарына кунакка килгән чит ил гражданнары илебездә 90 көн дәвамында яшәп тора ала, тик алар да килгәч теркәлү узарга тиешләр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading