16+

Татарстанның 175 чәчәк бәйләме дөньяга матурлык тарата

Казан Кремлендә 12 июньдә 11.00 – 15.00 сәгатьләрдә “Мәдәниятләр мозаикасы” республика этноконфессиональ фестивале үткәрелә.

Татарстанның 175 чәчәк бәйләме дөньяга матурлык тарата

Казан Кремлендә 12 июньдә 11.00 – 15.00 сәгатьләрдә “Мәдәниятләр мозаикасы” республика этноконфессиональ фестивале үткәрелә.

Шул ук көнне Кремльдә 11.00 сәгатьтә “Халыклар дуслыгы” парады була.

“Иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тотрыклылык, милләтара, динара татулык җирлегендә, шулай ук ил җитәкчелеге һәм безнең Президентыбыз Владимир Владимирович Путин теләктәшлегендә Татарстан эзлекле үсешен дәвам итә”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

– Фестиваль 12 июнь – Россия көненә багышлана. Республика җитәкчеләре дә чараларда катнаша, алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның фестивальгә мөрәҗәгатен җиткерәчәк. Барыбызга да мәгълүм, Татарстан Рәисе милләтара һәм динара дуслыкка нык әһәмият бирә. Фестиваль Присутственные места бинасында һәм ишегалды мәйданында бара. Һөнәрчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе оештырыла, осталык дәресләре бирелә, үзешчән артистлар чыгыш ясый. Татарстанда 39 милли-мәдәни мөхтәрият эшли, алар фестивальгә килә. Россия Геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр дә чакырулы, – диде “Татарстан халыкларының Дуслык йорты” учреждениесе директоры Тимур Кадыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Казан Кремлендә “Халыклар дуслыгы” парады 2017 елдан башлап үткәрелә.

– Татарстанда 175 милләт һәм халык яши. “Бердәмлектә – көч!” шигаре астында узачак парадта 40 милләт вәкилләре бер сафта атлый. Парадның абруе күтәрелә бара, соңгы елларда Казанда белем алучы чит илләр студентлары да катнаша башлады. Быел “Халыклар дуслыгы” парады 6 муниципаль берәмлектә дә үткәрелә, ул бөтен республика буенча таралса да яхшы булыр иде. Татарстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә төрле милләт кешеләре яши. Парадта баручылар “Катюша” һәм “Мин яратам сине, Татарстан!” җырларын күмәк башкара. Россиянең төрле шәһәрләре белән элемтәгә чыгып, Россия көненә багышлап, ватанпәрвәрлек рухындагы флеш-моб та оештырыла. Парад төрле милләтләрнең дус яшәвенең мөһимлеген искәртә, – диде “Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясы” рәисе Диләрә Дамар.

Татарстандагы 175 милләтне чәчәк бәйләме рәвешендә күзаллап була. Һәркайсы үзенчә матур. Бербөтен бәйләм булганда ул чәчәкләр нык һәм куәтле дә.

Фото: https://100tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading