16+

«Запчастьләргә дә тота торган 80 ләп гармуным, баяннар, аккордионнар бар»

09 апреля 2025, 13:54
652
0
1
Уку өчен 6 минут

Биектау районының Ямаширмә авылында гомер итүче Халит абый Яруллинга “гармун җене” кагылган.

«Запчастьләргә дә тота торган 80 ләп гармуным, баяннар, аккордионнар бар»

Биектау районының Ямаширмә авылында гомер итүче Халит абый Яруллинга “гармун җене” кагылган.

Ул аңарда уйнап кына калмый, ә икенче сулыш өреп төзәтә дә. Көйсезләнгән, ватылган гармун, тальяннарын күтәреп кайлардан гына килмиләр аның янына. Кайвакыт бик озак еллар чормада яткан уен коралларын да алып рәтләргә туры килә остага. Ул Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Оста куллар” конкурсында да катнашып Рәхмәт хатына лаек булды. Халит абый Яруллин бик кызыклы әңгәмәдәш тә икән әле. 

– Халит абый, гармунда бик матур уйныйсыз. Кайчан һәм ничек өйрәндегез?
– Минем кечкенәдән үк хәтер дә, көйне тоемлавым да бик яхшы иде. Уйнарга гармуным булмады. Әтидән гармун алырга сораган идем: “Гармун уйнау – эшлексез кеше эше ул, эшләп аша,” – диде. Үзе бик тырыш кеше иде ул. Тимерче булып эшләде. Югары сортлы оннар тарта торган тегермәннәр эшләде ул авылда. 6 яшьтән ятим калып үз тамагын үзе туйдырган. Шуңа күрә миңа да  эшләп ашарга кушты. Аннары үсә төшкәч тагын сорап караган идем: “Эшли башла, эшләгән акчаңа алырсың,” – диде. СПТУларны бетереп эшли башлагач 60 сум акча алдым. Шуңа кибеттән кереп гармун алдым да: “Әти, гармун алдым мин,” – дидем. “Менә бу эшләгән акчаңа алган гармун, җаның чыкканчы уйна инде,” – диде. Бер ел эчендә өйрәнеп, армиягә үзем гармун уйнап киттем мин. Аннары армиядән кайткач, клубта уң ягы гына эшли торган бер иске баян биргәннәр иде. Аңарда да үземчә өйрәнеп алдым. Ул вакытта тальяннарга рәт беткән иде бит. Бөтен җирдә баян иде. Мин авыл буйлап тальян эзли башладым. Күбесе инде чүплеккә ташлаган иде. Мәрьям исемле бер апа миңа үзләренең бик әйбәт бер тальянын бирде. “Сорап килгәннәр иде, башкаларга бирмәдем, Халит, сиңа бирәм,” – диде. Күрше авыл – Чыпчыкта Илсур абый дигән кешегә төзәттереп тальянда өйрәндем, хромкада да шул вакытта уйнап киттем.

– Бу бит инде бернинди музыкаль белемең булмаган килеш, үзлегеңнән уйнарга өйрәнгән дигән сүз.
– Әйе, бернинди дә белем юк иде, үзлегемнән өйрәндем. 

– Гармунчы егет һәрвакыт игътибар үзәгендә инде ул, кызлар да ярата.
– Элек шулай иде, хәзер ничектер, белмим. Безнең авылда гармунчылар күп иде, бик осталар бар иде. Гармунда уйнатып биетә идек. Элек бит клублар да бик актив эшләде. Менә хәзер яңадан шул замандагы “Наза” кебек уеннарны, “Түгәрәк” уеннарын кире кайтарып ансамбльләрдә күрсәтәбез.  

– Сез хәзер авылда мондый чараларда актив катнашасызмы?
– Әйе, безнең авылда ансамбль бар. Шунда репетицияләргә дә йөрибез. Анда җырлыйбыз да, гармунда да уйныйбыз. Мин ансамбльдә иң олысы, миңа 75 яшь. Авыл кешеләренә дә, үзебезгә дә ял. 

– Халит абый, гармуннарны “терелтергә” ничек өйрәндегез?
– Мин Мәрьям ападан тальянны алгач, аны төзәтергә озак кына кеше эзләдем. Күрше Чыпчык авылында яшәүче Илсур абыйга төзәттердем дидем бит. Аңа килгәч, ул: “Энем, мин хәзер эшләмим инде. Ләкин сине тыңлыйм”, – диде. Шулай итеп мин аңа бөтен кирәк әйберләрне, җилемен, материалларын төшердем. Ике айдан килерсең дип җибәрде. Ике айдан төшкән идем, өйдә хатыны гына. Мин эше өчен үземнең инженер хезмәт хакымны биреп гармунны алып киттем. Юлда ук рәхәтләнеп уйнап кайттым. Илсур абый тальянда бик оста уйный иде. Мин аларга аннары еш кына төшеп йөрдем. Шуннан ул бервакыт миңа: “ Әйдә, син гармун ремонтларга тотын,” – диде. Нинди гармун ремонтлау, мин аның нәрсә икәнен дә белмим дим. Берсендә мин аларга баргач баянда уйнап утырам, ул гармун төзәтә. Бик озак маташты инде. “Нишлисең, бик озак,” – дим. “Менә энем пружинасын куя алмыйм, син куя алмассың микән,” – ди. Шуннан соң мин идәннән бер чыбык алып кәкрәйттем дә 15 минут эчендә куеп бирдем. Ул бөтен әйберен ташлады да, әйдә чәй эчәргә керәбез, ди. Без аның белән чәй эчәргә ярата идек. “Әйдә тотын син бу эшкә, мин монда күп кешене сынап карадым инде, синнән була,” – диде. Мин булмый миннән дип каршы килдем. Мин аңа гел кайда нинди иске гармун табам, шуларны капчык-капчык алып төшеп бирә идем. Беркөн бу миннән берәр иске тальян гармун алып төш әле дип сорады. Бер дусларда иске тальян гармун ята иде, шуны төшереп бирдем. “Әйдә күреген бөк әле, хәзер минем көчем җитми инде”, – ди. Күреген бөгеп бирдем. Почмагындагы күннәрен дә. Келәйләр белән күрекләрен дә эшләтте. Шуннан әзер булгач үзе уйнап җибәрде. “Мә, гармунны,” – ди. Минем гармуным бар ич дим. “Үзең эшләдең, синеке, уйна рәхәтләнеп,” – ди. Шулай беркөнне өйдә хатыным Флүрә белән чәй эчеп утыра идек, ике кеше килде. “Абый, сезгә гармун алып килгән идек,” – диләр. Мин аларны сатып йөри дип уйладым. “Минем гармуным бар, кирәкми,” – дим. Алар ремонтка килгән икән. Чыпчыктагы бабай җибәрде, диләр. Илсур абыйга шалтыратам. “Ремонтла, кирәк инструментларың булмаса миңа килерсең,” – ди. Төшеп киттем. Гармунның сул ягы җимерелгән иде. Аның эченә керә торган түгел. Илсур абыйның Илдар исемле улы бар. “Илсур абый, нишлибез?” – дим. “Әнә Илдарга бир,” – ди. Илдар шуны ярты сәгать эчендә карап бирде. Өйгә кайттым да нишләргә белми утырам. Сүтеп ташладым. Төзәтергә кирәк бит инде. Шулай итеп әкренләп кереп киттем. Кешеләр дә мөрәҗәгать итә башлады. 

– Чыпчык авылыннан Илсур абый нинди акыллы кеше булган. Хәйләкәр генә үз осталыгына сезне дә өйрәтеп калдырган.
– Әйе. Ул вакытта өйрәнүләре дә, төзәтү дә авыр иде инде. Хәзер ярый әле өйрәткән дип сөенәм. Минем өчен бер шөгыль. Гармуннар төзәтү – ул минем җан тынычлыгым. Төнлә уянып китсәм дә гармун төзәтергә утырам. 

– Гармуннарын төзәттерергә кемнәр килә?
– Танылган гармунчылар да, күрше районнар – Балтач, Саба, Теләче, Питрәч районнарыннан, Казаннан, Ульяновск шәһәреннән дә киләләр. Күбрәк тальян гармун һәм хромканы төзәттерүне сорап мөрәҗәгать итәләр. 

– Гармунның кайсы җире “авыртканын”, ник “көйсезләнгәнен”  ничек аңларга?
– Иң беренче гармунны сүтеп ташлыйсың. Кайсы җире “авыртканы” шунда ук күренә инде аның. 

– Кеше гомере санаулы, ә гармун гомере санаулымы, мәңгелекме?
– Карап торсаң мәңгелек. Кызлар менә үзләрен карап тора бит, бизәнә, ясана. Монда да шулай. Гармунны гел карап торырга кирәк. 

– Ә кешенең эчке халәтенә, кәефенә карап гармун моңы уйнаганда үзгәрәме, әллә аңа бәйле түгелме?
– Үзгәрә. Кайвакыт уйнаганда көе дә чыкмый. Ә кайвакыт уйныйсың, уйнап туеп булмый. Кәеф тә шәп була. Гармунның көе дә бөтенләй башка була. 

– Халит абый, сезнең остаханәгездә хәзерге вакытта ничә гармун бар?
– Запчастьләргә дә тота торган 80 ләп гармуным, баяннар, аккордионнар бар.

– Ә үзегезнең шәкертегез бармы?
– Юк шул, теләмиләр. 

– Гармуннар төзәтү сезнең бердәнбер яраткан шөгылегез түгел. Сез йорт хайваннары, йорт кошларын үстерү белән дә бик мавыккансыз дип беләм?
– Заманында хайваннар бик күп асрадык. 3-4 баш ат, нәселле сарыклар, казлар, үрдәкләр, 4 әр төрле тавык, куяннар. Ишегалдында 130 ар баш кош-корт, хайваннар була иде. Матур иде. Кешеләр дә килеп карый иде. 

– Ничек өлгерә идегез барысына?
– Өлгерә идем. Хөкүмәттән бер тиен акча алмадым. Ашату өчен кырда сугып бетерелмәгән ашлыкны җыеп кайтып киптерә идем. Без елга буенда яшибез. Кошларның су буенда йөрүләре миңа ошый иде.

– Сез, гомумән, матурлыкны ярата торган кешегә охшаган. Тагын нинди шөгыльләрегез бар?
– Чәчәкләр үстерергә яратам. Капка төпләренә дә утыртам. Табигатьне бик яратам. Элек ат арбалары да ясый идем әле. Шундый шөгылем дә бар иде. Тимерчелек эшен дә башкардым. 

– Менә шундый һөнәрләребезнең юкка чыгып баруына эчегез пошамы?
– Йөрәк әрни. Мин эч пошканда гармунны алып төнлә унберләрдә уйный-уйный урам буйлап менеп китәм. Карыйм тәрәзәләр ачыла, капкалар да ачыла. Юрганга төренеп йокларга яткан кызлар да чыга, Халит абый телефонга төшереп алыйк әле, диләр. Сабан туена сөлге җыярга чыгарга яратам. Элек ояла идем. Хәзер шуңа кереп кителде инде. Сабан туйларында да уйныйбыз. 

– “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә дә катнашасызмы?
– Әйе, ел саен катнашабыз. Без аны кыш буе көтеп алабыз. Гармунчылар да бик күп килә. Фестивальдә дусларым да күп. Чит төбәкләрдән дә, чит илләрдән дә күп киләләр бит. 

– Тальян моңы онытылмасын, яшьләр арасында да кызыксыну булсын өчен нишләргә икән? Сез нинди киңәш бирер идегез?
– Минем бер генә авырткан җирем бар – элеккеге моңлы җырларыбызны җырласыннар иде. Моңлы көйләребезгә игътибар итсеннәр иде. Яшьләр җырлый ала бит, ник җырламыйлар икән. Гармунчылар да элеккеге өч рәтле гармуннарда уйнасыннар иде, алар бик моңлы бит. 

– Халит абый, киләчәктә дә шундый ачык күңелле, моңлы булып яшәгез. Яраткан шөгылегездән аерылмагыз. 

Энҗе Шәйхетдинова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading