16+

«17 майдан соң гына ул түтәлләр ясарга ярый»

Бу атна ялларында халык чын-чынлап бакча эшләренә кереште.

«17 майдан соң гына ул түтәлләр ясарга ярый»

Бу атна ялларында халык чын-чынлап бакча эшләренә кереште.

Җир дә җылынып килә. Кыраулар да чигенә төшә. Утыртасы помидор үсентеләре дә тәрәзә буе, кыярлар да кечкенә савытларда иркенлеккә тилмерә. Беренче май ялларында түтәл ясап оттырган кешеләр кызыл чөгендер орлыкларын кабат чәчәрләрме? Әллә туфрак куенына салганнарыннан уңыш аласыларына өметләнәләрме? Укучыларыбыз фикерен белештек: кем бакчасында нинди хәлләр бар?

Дилбәр Гарифуллина, Мөслим, Октябрьск авылы:

Яшелчә бакчасында ашарга дип яшел кыяк өчен суган белән редиска, тагын берничә тәмләткечне өченче көнне чәчеп куйдым. Ә менә кишер, суган, кызыл чөгендер, ташкабак, кабакның чираты киләсе атнада, бәрәңге утыртканда. Мин аларны бәрәңге бакчасында үстерәм. Помидор белән кыярның да урыны бәрәңге бакчасында. Тәгәрәшеп үсеп җитешәләр! Теплицада үстерергә дә, анда үскәннәрен ашарга да яратмыйм. Без яшелчәләрне гомер-гомергә 6 июньнән гына утырта идек. Аңа кадәр җиргә чыгып та кагылмадык. Менә шул традицияне узган ел бозган идек, быел да ашыгабыз кебек. 

Гөлнара Галимуллина, Мамадыш, Олыяз авылы:


Мин үсентеләрне теплицага 16 апрель көнне үк күчердем. 8 метрлы ул безнең. Кырау төшәсе дигән төндә аш бүлмәсе тәрәзәсеннән ут сузып, чебиләргә элә торган кызыл лампочка куйдык. Шул ярдәм итте, 200 төп үсентенең берсенә дә зыян килмәде. Урамда минус 4-5 градус салкын икән, теплицада ул 6-7 градус җылы тота. Ә кишер белән чөгендерне, яшел тәмләткечләрне, суганны, быел төзелешкә керешкәнче дип – янкормалар эшләп, бер түбә астына кертә идек,  26 апрельдә үк чәчтем. Авыл кешесе күпчелек вакыты барында эшли. Салатларым да тишелде инде, чөгендер белән кишернең дә рәтләре матур! Ачык җирдә, дөрес, һава торышы салкын торганлыктан авырдан тишелсәләр дә матур үсәләр! Кеше кебек таблицага карап эшләмим, Аллаһыга тапшырып, февральнең 13-14 көнне борыч, 15-16сында помидор чәчкән идем. Ачы борычлар, кәбестә, кабак, карбыз тишелгән, кечкенә савытларда әлегә, җир җылынганны көтәләр. Ә редискаларны инде үстереп, бер партиясен ашап та бетердек. Өч төрле кәбестә: пекин, июнь кәбестәсе, соң өлгерә торганын помидорларны күчергәч, араларына утыртам. Суганнарым саргаебрак утыра, салкында шулай итәләр, көннәр җылынгач, алар да яшелләнәчәк. 

Әлфинур Гыйльметдинова, Буа районы, Кишер Аксуы:

Чөгендерләр инде тишелгән иде, кырау алды, утырып елыйсылар килде. Яңадан чәчтек. Азык чөгендере, кишер белән дә шул ук хәл. Быел бер эшне ике кат эшләдек. Кыяр белән помидор әлегә теплицада, балан чәчәк атмыйча урамга чыгарып утыртырга ашыкмыйбыз инде, бер мәртәбә авыз пеште бит. 

Әлфирә Мөхәммәдиева, Әгерҗе, Яңа Акхуҗа авылы:

Без әле яңа гына бакчага чыгып, селкенә башладык. Удмурдлар пасхадан соң 40 көн үткәч кенә җир эшенә керешәләр. Үз ырымнары бар – кыраулар төшәчәк диләр. Кыраулар төшә дип, өйдә саклап булмый, помидорлар артык үсеп, инде ава башладылар. Кичәдән бирле халык бакчада кайнаша үзе, мин дә бүген төштән соң помидорларны ачык грунтка күчердем, кешедән калышырга ярамас. Ә менә суганны бәрәңге утырткач кына утыртырга исәбем. Кишерне чәчтем, аны кайбер елларны көздән үк тә чәчеп куя идем әле. Петунияләрем өйдә чәчәк атып утыралар, аларына чират эш беткәч.  

Гүзәлия Кошкина, Казан:

Кыраулар буласын алдан белдем, шуңа да бакчага чыгарга ашыкмадым. Бер бакчачының сүзе истә калды, 17 майдан соң гына ул түтәлләр ясарга ярый диде. Россиянең 20 регионында, шул исәптән Татарстанда да кыраулар көтелә диләр әле, ләкин өч көн рәттән кырау төшмәс дип уйлыйм. Өч көн кырау булса аска төшә ул, орлыкларга зыян китерә. Кичә парникның ярты ягына кыяр орлыгы төртеп, яртысына 22 төп помидор утырттым. Өч көн элек кенә ирем бакчаның бер өлешен казыган иде, артык юешь булгач, утыртмадым. Бүген шул ук җирне кабат казыды, түтәл ясап суган төртергә җыенам. Күршеләр ике көн элек бәрәңге утырттылар инде. 

Венера Гәрәева, Арча, Орнашбаш авылы:

Җир салкын, бернәрсә дә утыртмадым әле. Кичә теплицага помидор күчердем анысы. Әни мәрхүмә, балан чәчәк атмый торып, җирнең салкынлыгы бетми дип әйтә иде. Юеш җиргә кызыкканчы, җылы җиргә су сибеп утыртуың мең өлеш артык.  Безнең якта кыраулар да артык көчле булмады, чәчәкләрне дә каһәрләмәде. 

Галина Кудряшова, Чүпрәле, Чуаш Бизнәсе авылы:

Мин Татарстанда гигант кабак үстерүче буларак, быел да Аллаһның рәхмәте белән үсәрсез әле дип, салкыннарга да карамыйча кабакларны җиргә чыгарып утырттым. Кичкә өсләренә чиләк каплыйм, махсус сатып алдым, көндез ачам. Чуаш халкының үз ышанулары бар. Борынгылар җир астында томан яши, ул пар булып чыгып бетми торып, җиргә кагылырга да ярамый диләр. Иртәләрен күргәнегез бардыр, җирдән болыт кебек томан күтәрелә. Көннәр хәтта җылы торса да, җирләр сукаланса да шомырт чәчәк атмыйча берәү дә бәрәңге утыртмый безнең авылда. Аннары бер оя сыман вак чебеннәр оча көннәр җылынгач, игътибар иткәнегез бармы? Ул бөҗәкләр күп дисәң бер көн яшиләрдер. Менә шушы көннәр җиткәч кенә кәбестә чәчәргә ярый. Кәбестә дигәннән, иртә өлгерә торган сортын беренче майда ук ачык җиргә утырткан идем. Төннәрен алты градуска кадәр суык булды, минем кәбестәләрем дә, кайбер кешеләрнең парникларындагы помидорлары да өшеделәр. Ә мин өшегән кәбестәгә һәр көнне чыгып су сиптем. Тамырларына зыян килмәгән иде күрәсең, икенче яфракларын ярдылар! Кайбер кешеләр алмагачларының чәчәкләре өшеде дип борчыла. Безнең ике алмагач ышыктарак утыра, алар салкыннардан соң чәчәк атты, алмалары булырмы инде...

Алсу Госманова, Арча, Түбән Мәтәскә:

Кичә җирне сукаладылар да бер көндә суган, кишер, квызыл чөгендер утырттым. Помидорларны теплицага апрель уртасында ук күчергән идем. Кырау төшкән төннәрдә теплицага электр миче чыгардык. Болай әйбәт кенә үсәләр, берсенә дә салкын тимәде, шөкер. 

Сәхифәне Гөлнур Шәрәфиева әзерләде 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading