Никадәр кырыс, таләпчән кеше булуына карамастан, табигатьнең бөтен нечкәлекләрен тоемлап, фотога төшерүче бик хисчән рәссам да икән әле ул.
– Без 250 төрле авыл хуҗалыгы машинасы ясыйбыз – культиваторларыбыз, тракторларыбыз бар. Детальләрнең 85 процентын үзебез ясыйбыз. Моның өчен бик көчле станоклар паркыбыз бар. Алар бик заманча, чит илдән кайтартылган. Без бу үзгәрешләргә кадәр алдан нык аяк киенеп калдык. Ун еллап шулай эшлибез. Теләсә нинди авыл хуҗалыгы агрегатын ясый алабыз. Шушы көннәрдә, чит илдән утырту комплекслары, тракторлар, культиваторлар керми башлады, без боларның барысын да үзебездә ясый алабыз, – дип сөйли Илгиз Исламов.
Аның сүзләренчә, җитештергән товарлары Россия буйлап таралган. Шуның Мөслимдә бер-икесе, республикада унбишләбе калса, калган 1200ләп агрегат бөтен Россиягә җибәрелә. Казахстан үзе генә дә җитештерелгән товарның 15 процент ала икән.
Россиянең шушы юнәлештә эшләүчеләр арасында 35-40 процент базарын алып тора алар (кайбер өлкәдә 80 процентын билиләр хәтта!). Мәсәлән, Россиядә чыга торган 2 мең культиваторның 600ен алар ясый. Илгиз Исламов әйтүенчә, аның кул астында 250ләп кеше эшли. Мөслимдә генә түгел, Чаллы һәм Сарманда да зур эш алып барыла. Хезмәт зур җаваплылык сорый, шуңа да монда үз эшен белә торганнар гына тупланган.
– Үзебезнең чәчкечләр белән чәчеп, үз тракторларыбыз белән эшлим. “Импортный” трактор җәй уртасында ук туктады. Акча да бар, сатып алырга әйберсе юк. Бөтен ышаныч үзебезнекендә. Итальян тракторым елына 15 кенә көн эшли. Үзем ясаган 7 трактор бар. Республикада әйбәт уңыш булды, без дә 44-45 центр уңыш алдык. Үзебезнең орлык, үзебезнең чәчкеч, артык агуын кертмәдем, гербицидын сипмәдем. Кайбер басулар 60 центрлап уңыш бирде. Бөтен складларга ипине коры килеш тутырып куйдык. Басуда берни дә калмады. Бөтенесе дә үзебезнең техника ярдәмендә, – дип сөйли Илгиз әфәнде үзенең эшчәнлеге турында.
Биредә зур эш алып барыла. Машина төзү компаниясе эшчәнлеге киң җәелдерелгән. “Кеше бик белеп бетерми. Шушы Мөслимдә, Президентыбыз әйткәнчә, дөнья дәрәҗәсендә техника ясыйбыз. Моңа күбесе ышанмый. Авыл хуҗалыгы институты бетергән егетләр ничек эшләсеннәр инде дияргә мөмкин”, – дип сөйли Илгиз Исламов. Ул авылда яшәүче кешенең дә дөнья масштабында фикер йөртерлек көче барлыгын аңлатты безгә. Чынлап та авылда да бик башлы егетләр бар. “Ставропольдән яңа тип агрегат сорадылар, менә аны конструктор ясап алып керде. Моны җитештерүгә куялар да, бер атнада ясыйлар. Әгәр дә моны ясыйсыз икән, егермене алабыз диләр. Үзебездә конструкторлар, үзебезнең белгечләребез җитәрлек”, – ди Илгиз әфәнде.
Үзе дә шушы Мөслим мәктәбен алтын медальгә тәмамлап чыгучыларның берсе ул Илгиз Исламов. Физика-химиядән район күләмендә генә түгел, хәтта республика олимпиадасында катнашкан. Үзе әйткәнчә, шәһәрнең махсуслашкан тирәнтен белем бирә торган мәктәп укучысы белән бергә ярышкан.
– Шул теоремалар, таблицалар... Шул ук белем инде ул. Аның каравы мин бәрәңге утырта, бәрәңге ала беләм. Ипиең дә кайда үскәнен аңлатырга кирәкми, – ди ул.
Ул авыл хуҗалыгы тармагында 30 ел шөгыльләнә инде. Быел 25нче тапкыр икмәк җыеп алган. Үзе әйткәнчә, биредә генә дә ул 26 ел фермер булып эшли. Шуңа да аның элеватордагы, ашлык складындагы икмәккә карап сөенүе дә юкка түгел. Ашлык чын мәгънәсендә валюта бүген.
Комментарийлар