16+

Апаста яшәүче Насыйбуллиннар орлык сайларга өйрәтә

Апаста яшәүче Венера һәм Шәүкәт Насыйбуллиннарның бакчачылар өчен кирәк-яраклар сата торган үз кибетләре бар.

Апаста яшәүче Насыйбуллиннар орлык сайларга өйрәтә

Апаста яшәүче Венера һәм Шәүкәт Насыйбуллиннарның бакчачылар өчен кирәк-яраклар сата торган үз кибетләре бар.

Март кояшы бераз җылыта башлауга, кибеттән халык өзелми. Кем помидор, кем петуния орлыгын сайлый. Кемдер орлык чәчәргә туфрак эзләп килгән. Берочтан суган орлыгын да алып чыгып китәләр. Иртәнге сәгатьләр булуга карамастан, кибет эче мыжлап тора. Насыйбуллиннар үзләре дә оста бакчачылар. Алар белән якыннан танышып, газета укучыларыбызга да файдалы киңәшләр ишетәсе килеп, кибеттә халыкның азайганын шактый көтеп торырга килде. Сатып алучылар кереп-чыгып йөргән арада бакчачылар минем сорауларга да җавап бирергә тырышты.

Бүген бик күпләр помидор орлыгы сайлау белән мәшгуль. Ә алар сатуда күптөрле. Шәүкәт абый теплица өчен иң яхшы помидор сортлары дип “Бизнес леди”, “Бакинский великан”, “Розовый гигант”, “Союз 8” дигәннәрен санап чыкты. “Чудо земли” уңышны күп бирә, “Розовый слон” дигәне эре була. Консервация өчен Алый мустанг дигәне яхшы икән. Кыска сабаклы “Санрайз” иртә өлгерә. “Королева Виктория” исә баллы була ди.

– Теплицага помидорларның озын сабаклы индетерминант сортларын утыртырга тырышыгыз. Сабаклары кыска булса, һава йөри торган була һәм шуңа корткыч күбәләкләр барлыкка килә, – дип киңәш бирде Венера ханым.

Кыяр орлыкларының “Герман”, “Кураж”, “Маша” сортларын мактады алар.

Помидор орлыгын чәчкәч тә, 25-28 градус җылыда тотарга кирәк. Тишелеп чыгуга, өстәмә яктылык куеп, 18-20 градуслы салкынча урынга күчерәсе. Биш тәүлек буе рәттән, бер дә сүндермичә, өстәмә яктылык бирәсең, аннары яктылыкны 18 сәгатькә калдырасың. Ә җылылыкны 20-25 градуска күтәрәсең. Яктылык җитмәсә, үсентеләр сузыла, сабаклары нечкә була. Икенче яфрагы чыккач, “Биогумус” белән тукландырасы. Ун көннән тагын бер кат шул препаратны сибәсе. Дүрт-биш яфрагы чыккач, тамыр җибәрү өчен магний сульфаты кирәк була. Чәчәк атар алдыннан калий монофосфатын сибегез. Аңа янтар кислотасын да куша аласыз. Ике атнага бер тапкыр, фитофторадан саклау өчен, Триходермин дигән биологик препарат кулланырга кушты Шәүкәт абый.

Кыярларны авырулардан сөт саклый икән. 9 литр суга бер литр майсыз авыл сөте саласыз. Биш-алты тамчы йод тамызып болгатасыз да, шул катнашманы чәчәк атарга җыенган кыярларга сибәсез. Ике атнага бер тапкыр кабатлыйсыз.

Укроп, петрушкалардан кала, бакчачылар хәзер тагын бик күп яшел тәмләткечләр үстерә. Насыйбуллиннар витамин һәм минералларга бай мизуна дигән яфраклы кәбестәне мактады. Аны икенче төрле мицуна салаты дип тә атыйлар. Кыяфәте белән ул рукколага охшаган, салат яфраклары кебек үсә, күчәне дә барлыкка килми. Ә үзеннән гәрчич тәме килә ди. “Кале Красная” дигән яфраклы кәбестә исә каротинга һәм аскорбин кислотасына бай.

– Вигна дигән культура да бөтен кешегә таныш түгелдер. Тышкы кыяфәте белән ул фасольне хәтерләтә. Аны коймага якын итеп яки терәүләр куеп үстерәсе. Озын кузакларны кышка суыткычка сакларга куеп, гарнир урынына пешереп ашарга була. Сәламәт туклану өчен ул бик файдалы культура, – ди Шәүкәт абый.

Петунияне үстерү серләре белән дә бүлештеләр. Тәлинкәгә суда тотып бүрттерелгән торфлы таблеткаларны тезәсез дә һәрберсенә берәр петуния орлыгын салып чыгасыз. Биш литрлы пластик шешәне уртадан кисеп, өске өлеше белән торфлы таблеткаларны каплап куясыз. Шытып чыккач, таблеткасы белән бергә җиргә утыртасыз. Бер-ике атна капкачы белән каплап торасыз.

Шәүкәт абый помидор, борыч һәм башка орлыкларны, чәчкәнче, башта суда тотарга киңәш итте.

– Бүлмә температурасындагы 100 гр кар суына ике-өч тамчы “Эпин” стимуляторын тамызып, шуңа орлыкны салам. Помидор орлыгын унике сәгать,

болгар борычы һәм баклажан орлыгын бер тәүлек тотам. Аннары туфракка чәчеп, җылы урынга куям. Баклажан орлыгын суга салганчы, бармак белән наждак кәгазенә ышкып алырга кирәк, чөнки аның кабыгы каты була. Алай иткәндә, тизрәк тишелеп чыга. Кишер орлыгын бер тәүлек суда тотып, аннары марляга төреп, бер атнага җиргә казып куегыз. Бу ысул тишелеп чыгуны тизләтә, – ди Шәүкәт абый.

Бакчачылар көлне яратып куллана. Ә менә аны аш серкәсе белән яндыруларын ишеткәнем юк иде әле.

– Көлнең тәэсире ике-өч атнадан гына сизелә. Нәтиҗәсе тиз булсын дисәгез, бер стакан көлгә шуның кадәр үк 9 процентлы аш серкәсе салып болгатасыз һәм шуны ун литр суга кушасыз. Кыяр, помидор төбенә берәр литр катнашма сибәсез, – дип киңәш бирде Венера ханым.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading