16+

Артур Хәбибуллин: «Авыл ялкауларны сөйми ул»

Артур Хәбибуллин белән мин татар авыллары эшмәкәрләре җыенында таныштым. Ул - Лениногорск районының Ормышлы авылыннан.

Артур Хәбибуллин: «Авыл ялкауларны сөйми ул»

Артур Хәбибуллин белән мин татар авыллары эшмәкәрләре җыенында таныштым. Ул - Лениногорск районының Ормышлы авылыннан.

Әтисе Фәнзат Хәбибуллин 2004 елда ук крестьян-фермер хуҗалыгы ачкан. Әлеге эштә аңа уллары Артур, Азат һәм оныклары булыша. 18 сыердан башланган хуҗалыкта терлекләрнең баш саны бүген 450гә җиткән. Хәбибуллиннар үзләре Ормышлыда яшәсә дә, терлек фермалары күрше Яңа Елхово авылында урнашкан. Пай җирләреннән тыш, мең ярым гектар җирләре бар. Аны районнан 15 елга арендага алганнар. Кырда үзләренә җитәрлек көзге бодай, солы, арпа чәчәләр.

- Былтыр сатуга дип көнбагыш, карабодай утырттык. Быел 100 гектар җиргә рапс чәчәргә уйлыйбыз. Ә менә кукуруз, борчакны сатып алабыз. Ике сенаж базы, складлар төзеп куйдык. 2010 елда гаилә фермаларын үстерү программасы буенча 1 миллионлык грант алдык. Дүрт фермабыз бар. Соңгы ике елда аларны төзекләндерү өчен безгә башта 600 мең, аннары 1 миллион 200 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде. Дәүләт фермаларга керү юлын бетон белән түшәп бирде. Маллар сатып алганда да субсидияләрдән файдаландык. Эшлим дигән кешегә булышлык күрсәтәләр, тәвәккәлләргә генә кирәк, - ди Артур.



Хәбибуллиннар авыл кешеләрен дә эшле иткән. Алар кул астында бүген 18 кеше эшли, җәйге-көзге чорда 25кә җитәләр. Әмма шул ук вакытта белгечләргә дә кытлык бар икән.
- Нефть ягы булгач, кадрлар белән авыррак. Күп яшьләр нефть тармагына китә. Авыл хуҗалыгы белгечләре юк. Әйтик, безгә үз ветеринарыбыз, зоотехнигыбыз кирәк. Белгечләрне үзебезгә җәлеп итәр өчен йортлар салып, аларны авылга кайтарырга ниятлибез. Күпмедер елга килешү төзеп, эшләп китсәләр, киләчәктә өйләрне үзләренә дә калдырырга уйлап торабыз. Хуҗалыкта баш кеше - әти. Ул безнең агроном. Энем Азат механик вазифасын башкара, транспортны ремонтлау, карап тору аның өстендә. Мин исә күбесенчә документлар белән эш итәм. Авыл җирлеге башлыгы булып та торам. Улларыбыз җәй көне көтүгә чыгалар. Гаиләдә һәр кешегә эш җитәрлек, барысы да төгәл бүленеп куйган. Икенче улым киләчәктә ветеринар булыр дип торам. Әтинең эшен дәвам итәргә дәвамчылар да булачак, - ди Артур.

- Авылда калырга теләрләрме икән? - дигән соравыма ул:
- Хәзер авылда да менә дигән итеп яшәп була. Шәһәрдә фатир арендалап торганчы, рәхәтләнеп авылда үз өеңдә яшисең. Авылдагы тормышны элеккеге белән чагыштырып булмый хәзер. Утын әзерлисе, су ташыйсы юк. Дөресен генә әйткәндә, ялкаулык көчәеп китте. Ә авыл ялкауларны сөйми ул. Эшлим диючегә эш табыла. Авыл кешесе гомер буе мал тоткан. Мал асрап, беркемнең дә оттырганы юк. Иткә, сөткә һәрвакыт ихтыяҗ бар һәм булачак, - ди әңгәмәдәшем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading