16+

"Ашлык бәясе үзен акламый. Эшләүнең кызыгы юк..."

Узган ел алынган 155 миллион тонна бөртеклеләр уңышы авыл хезмәтчәннәре аптырашта калдырды. Рекордлы күләмдә алынган уңышны нәрсә эшләтергә дә белмиләр, чөнки ашлыкка бәяләр төште һәм аны сату да авырлашты.

"Ашлык бәясе үзен акламый. Эшләүнең кызыгы юк..."

Узган ел алынган 155 миллион тонна бөртеклеләр уңышы авыл хезмәтчәннәре аптырашта калдырды. Рекордлы күләмдә алынган уңышны нәрсә эшләтергә дә белмиләр, чөнки ашлыкка бәяләр төште һәм аны сату да авырлашты.

Бер тонна ашлык бәясе 8-11 мең сум
Бүген бер тонна ашлык бәясе 8-11 мең сумны тәшкил итә. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, ил буенча ашлык уңышының рекордлы күләме түбән бәяне формалаштыруга китергән.
–    Узган ел, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү максатыннан һәм федераль бюджет акчалары исәбеннән, 1,3 миллиард сумга сатылган 990 мең тонна ашлык субсидияләнгән. Апрельдә быел гыйнвар-февраль айларында сатылган ашлык өчен тагын 358 миллион сум акча җиткерәчәкбез. Ашлыкның бер өлеше дәүләт интервенция фондына җибәрелде. 226 мең тонна ашлык сатып алынган, сату бәясе уртача базарныкыннан 44 процентка югары булган, – дип билгеләп үтте ул министрлыкның коллегия утырышында.

Шул ук вакытта Татарстанның диңгез портларыннан ерак булуы, элеваторларның иске инфраструктурасы, пассажирлар ташу пикларында тимер юл вагоннары булмау зур партияләр булдырырга һәм аларны төяргә мөмкинлек бирми. 
–    Безгә яңа транспорт-логистика төеннәре төзергә, ашлык экспортын үстерү өчен су транспорты булдырырга кирәк. Бу безнең өчен перспективалы юнәлеш булып тора. Республиканың төньяк районнарында бөртеклеләргә түбән бәя белән бәйле сораулар тумый, чөнки алар үз ашлыкларын сөт терлекчелеге аша үткәрәләр, – диде Марат Җәббаров.

“Гаделсезлекне” бетерергә кирәк
Ашлык сатып алу бәяләре түбән булудан тыш, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен җитештерү чыгымнары арту борчый. Иң авыр темаларның берсе – электр энергиясенә үскән тарифлар. Тармакның энергия белән тәэмин ителеше артуны исәпкә алганда, бу мәсьәлә кичекмәстән хәл итүне таләп итә. Сәнәгать предприятиеләре өчен тарифлар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә караганда 2-2,5 тапкыр түбәнрәк каралган, һәм бу "гаделсезлекне" бетерергә кирәк, ди Крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников.

Моннан тыш ашламаларга, запас частьләргә һәм ягулыкка бәяләр артып тора. Ә аларны фермерлар ашлык саткан акчага алырга өметләнеп тора иде.  

Тизрәк хәл итәргә
Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, бүген фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык ята. 
–    Бу көз көне үк барлыкка килгән проблема. Аларны сату проблемасын республика берәр ничек хәл итәргә тиеш. Ничек тизрәк хәл итсәк, фермерлар язгы чәчүгә шуның кадәр тизрәк әзер булачак, – диде ул.
Быелгы сезонда “исән калу” өчен, дәүләт ярдәме һичшиксез кирәк. Шуңа да фермерлар дәүләттән ашлыкка бәяләрне көйләүне һәм субсидия бирүне көтә. 

Чәчәргәме-юкмы дип уйлап торам
Арча районы Көтек авылында яшәүче фермер Дамир Шакирҗанов та аптырашта. Көзен ул элеваторга, үзенеңскладларында урын булмагач, 400 тонна ашлыкны элеваторга тапшырган. Әмма анда саклаган, киптергән, чистарткан өчен аена 65 мең сум биреп барасы. 
–    Бәяләр күтәрелмәсме дип элеваторга тотып торырга булдык. Әмма арту түгел, кимеде генә. Баштан ук саткан булсак, элеватор хезмәтләре өчен түләү арзангарак төшкән булыр иде, 300 мең сум янга кала иде, – ди ул, уфтанып. 

Шушы көннәрдә бодайны НДСсыз 8 сум 10 тиенгә сата алганнар. Бүгенге көн өчен әле бу ярыйсы бәя, ди ул. Әле тагын 150 тонна арышлары бар. Анысының бәясе 6 сум 50 тиенгә дә тулмый.
– Складта яткан ашлыкны үстерү өчен 2 миллион сумлык ашлама гына керттем. Симәнәне 25-35 сумнан. Ягулык, запас частьләрнең бәяләре кыйммәт. Эшчеләрнең хезмәт хакын да арттырырга кирәк. Югары уңыш алганга сөенеп тә булмый. Эшебезнең кадере югалды. Иң яхшысы гектарына 15 центнер ашлык алырга да, тынычлап йокларга. Узган ел язын ашлык бәясе 18 сумга җитте. Шуның белән чәчүне дә башкарып чыктык, – ди фермер.

Ә быелга чәчәргәме-юкмы дип баш вата. Узган елгы ашлыгы складта тулып ашкан. Аның бер 500 тоннасын сатканда да запасы кала. Әле тагын 150 тонна арышы бар. Киләсе елга кадәр саклар идең, бер почмагыннан дым керсә, чери башлый, яраксызгә әйләнә. Берничә склады булса, берсеннән алып икенчесенә күчереп торып та саклап калыр иде дә бит. 
–    Элеватордагысын да алып кайтып, терлеккә ашатырга дип торам. Йә инде быел чәчмичә, шул запас белән дә калып торып була. Җирне дә буш калдырасы килми, – ди Дамир.

Чәчәр идең, ашламага, ягулыкка, техника ремонтларга акчасы кирәк. Бүген кайбер фермерларны шул проблема борчый. Бу яктан Дамирның күңеле тыныч, чөнки ул терлекләр тота, чыгымнарны сөт сатып каплап барырга тырыша. Әмма сөтнең бәясе төшкәч, ул да ярдәм итми. 
–    Ягулыкка да, ашламага да, техникага да, бөтен нәрсәгә бәя арта бара. Ә сөтнеке төшә. Ашлык бәясе дә үзен акламый. Эшләүнең кызыгы юк, – ди ул, күңелсезләнеп.  

Киләсе ел уңышына быелдан нигез салучы фермерларның быелгы язда кәефе үзгәрерме? Күңел төшенкелеге йота барган мәлдә дәүләтнең бер җылы карашы җитә – кем белә, бәлки, хәлләр уңай якка да үзгәрер әле.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading