Балачакта ат өстендә йөрү һәр ир баланың да хыялыдыр инде. Авыл урамы буйлап тузан туздырып атлы егет үтә. Ә син аңа көнләшеп карыйсың... Мәктәпкә кергәнче дулап киткән айгырдан егылып төшеп ике атна урын өстендә ятсам да, аттан бизмәдем мин. Киресенчә, иптәш малайлар белән еш кына кача-поса кәнүшнигә килеп атларны иркәли,...
Балачакта ат өстендә йөрү һәр ир баланың да хыялыдыр инде. Авыл урамы буйлап тузан туздырып атлы егет үтә. Ә син аңа көнләшеп карыйсың... Мәктәпкә кергәнче дулап киткән айгырдан егылып төшеп ике атна урын өстендә ятсам да, аттан бизмәдем мин. Киресенчә, иптәш малайлар белән еш кына кача-поса кәнүшнигә килеп атларны иркәли, зурракларыбыз атланып йөри идек.
Хәзер авылда атлар берән-сәрән генә. Күмәк хуҗалыкларны юк итеп, кәнүшниебезне инвесторлар тар-мар иткәннән соң, шәхси хуҗалыктагы эш атларыннан башка ат таба алмассың. Кайбер авылларда берәү дә калмаган ди. Кайда ничектер, ә минем авыл Сабан туйларында ат чабышы дигән ярышны күргәнем юк. Район үзәкләрендә генә үткәрәләр аны. Авылда экзотика булып калган ике эш атын чабыштыруның ни кызыгы бар соң! Гомер-гомергә атсыз яшәвен күз алдына да китерә алмаган татар халкы өчен оят бу күренеш!
Моның шулай икәнен республикабыз җитәкчеләре дә аңлаган бугай. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, узган гасыр ахырыннан бүгенгә кадәр Татарстанда атлар саны 78 меңнән 33 меңгә калган. Ул да яңа технологияләр белән килгән инвесторлар эшендә атларга урын юклыгын билгеләп үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә атларга мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк дип белдерде. Бу мәсьәләдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән алар икесе бер сүздә. Чыннан да, ат татар рухының, мәдәниятенең, гореф-гадәтләренең аерылмас өлеше. Бу нисбәттән Татарстанда якын арада ат асрауга һәм ат спортын үстерүгә 2020 елга кадәр 2,5 миллиард сум бүлеп биреләчәк. Ярдәм ике юнәлештә булачак. Беренче юнәлеш гаилә фермаларында һәм шәхси хуҗалыкларда ат асрауны стимуллаштыру булса, икенче юнәлеш ат спорты. Соңгысы белән инвесторлар эшләр дип көтелә. Федераль үзәктән дә ярдәмгә өметләнәләр.
Ярый, җитәкчелегебез өметләнә торсын, ә без авылга кайтыйк. Дөресен генә әйткәндә, ат асраучы кешенең дәрәҗәсе зур хәзер. Андыйлар сирәк, ә атлы капкалы йортка бөтен авылның йомышы төшә. Кайда ничектер, әмма бездә бәрәңге утыртасыңмы, буразна арасын сызасыңмы, бәрәңге аласыңмы - барысына да ат кирәк. Дөрес, трактор белән дә утыртып-алып була. Әмма, беренчедән, ат алып тору трактор бәясеннән арзанрак, икенчедән, трактор бөтен кешегә дә җитми - чират. Хәер, атына да чират зур инде. Шуңа күрә кайчагында, кул белән эшләргә туры килә. Ирексездән, без янәдән урта гасырларга кайтабызмы әллә дип уйлап куясың.
Ат дигәннән, бер елны әтигә эшеннән хезмәт хакына елкы ите бирделәр. Баштарак бераз ят тәм тоелса да, тора-бара күнектек. Әни казылык та ясагач, ашап туймаслык ат итенең беткәнен сизми дә калдык. Бия сөтеннән ясалган кымыз да сәламәтлек өчен бик файдалы, диләр. Без аны күргәнмени, шулай бер елны Уфага баргач, күп итеп кымыз алып кайттык. Юлда эчә торгач, бераз исереп тә киттек бугай. Кымызның хәләллегендә шик бар, диләр, дөрестер.
Ярата инде татар халкы атны. Элек тә яраткан, хәзер дә. Беренче киң җәмәгатьчелеккә танылган татар фильмы да «Өч аяклы ат» булды бит. Авыл малайлары ниндидер хайваннарга карата мәхәббәт хисе белән якын итә, байлар исә аларны ярыштырып, өстенә үз балаларын утыртып тәм таба. Кайсының малае җиңгән, кайсыныкы оттырган - шуны сөйлиләр, үзара аралашу-мактанышу чарасы... Казанда Европада тиңе булмаган менә дигән ипподром да бар. Дөрес, барып күргәнем юк - туры килмәде. Елына бер Сабан туе үткәргәндә халык ишелеп шунда бара. Бүтән вакытта ялы туры килгән түрәләрдән башка кеше йөрмидер дә инде анда. Ул ниндидер аксөякләр спорты булып кына калмасмы икән дип тә уйлап куясың. Шуннан үзләренә бер сәяси уен ясап яталар. Әнә бит Америка Кушма Штатларында Рамзан Кадыйровның юртагын ярышта катнаштырмаганнар. Имеш, Чечен Республикасы башлыгы гаделсез сәясәт алып бара. Алайга китсә, берсенекен дә ярыштырмаска инде... Хәер, татар байлары, түрәләренең генә түгел, артистларның да чабышкылары бар икән. Аларның да күбесе шул түрәләр-байлар даирәсенә керә бит инде. (Җырчыларга атказанган исеме бирү дә аты булу-булмау белән бәйле түгелме икән әле?) Шагыйрь-язучылар юбилейларына да ат бүләк итәләр. Өч бүлмәле шәһәр фатирында торган каләм әһеле аны кая асрыйдыр - анысын белгән юк.
Үзегезгә ат ала башласагыз да була, җәмәгать! Юк, зур ярышларда катнаштырыр өчен түгел, ә эш өчен, симертер өчен. Ни дисәк тә, авыл тормышын аттан башка күз алдына китереп булмый. Тикмәгә генә халкыбыз, аты барның - дәрте бар, дими инде ул. Машина - кыйммәт, бензин - кыйммәт... Иң бәрәкәтле транспорт чарасы да - ат, салкын кышта туңдырмый торган ит тә - елкы ите, моңа өстәп әле ул үз хуҗасына тугры малкай да.
Кыямәт алдыннан кешеләр атларга кире кайтыр, диләр. Ахырзаманның якынлашуыдырмы - белмим, әмма киләчәктә атның һәр авыл кешесе өчен янәдән табигый ихтыяҗга әйләнү ихтималы көн кебек ачык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар