16+

«Авыл халкына бушка килә бит ул!»

«Бигрәк кыйммәт саталар инде товарларын. Ник шул хәтле куялардыр аның бәясен. Югыйсә аларга бушка килә бит инде ул», - шәһәрдә үткәрелә торган көзге ярминкәләрнең берсендә ике сатып алучы шулай дип сөйләшеп тора икән. Аларның уйлавынча, авыл халкына ите, мае, сөте, бәрәңгесе, кишере, суганы - кыскасы, бөтенесе дә бушка гына килә.

«Авыл халкына бушка килә бит ул!»

«Бигрәк кыйммәт саталар инде товарларын. Ник шул хәтле куялардыр аның бәясен. Югыйсә аларга бушка килә бит инде ул», - шәһәрдә үткәрелә торган көзге ярминкәләрнең берсендә ике сатып алучы шулай дип сөйләшеп тора икән. Аларның уйлавынча, авыл халкына ите, мае, сөте, бәрәңгесе, кишере, суганы - кыскасы, бөтенесе дә бушка гына килә.

Чыннан да, кибеттән сатып алмаган инде алар аны, үзләренең бакчаларында һәм абзарларында барысы да. Әмма яшелчә дә, җиләк-җимеш тә авыл кешесенең бакчасына күктән төшеп утырмаган бит. Аларны әле җәй буе эшкәртергә, яхшы уңыш алыр өчен, махсус препаратларын сатып алырга кирәклеген онытып җибәрәләр, ахры. Сөт-май һәм ит үзеңнеке булсын, дисәң, ел әйләнәсе бер көн ялсыз шул малларны тәрбияләргә, кышлык азыгын хәстәрләп куярга кирәклеге дә бәягә керми булып чыга. Әле бит аның абзар-курасын да гел төзекләндереп торырга кирәк. Авыл кешесенең азык-төлек «бушка» булу аркасында экономияләнгән бөтен акчасы шул малларны тәрбияләүгә һәм каралты-кураны төзекләндерүгә кереп бетә дә инде, әле кайвакыт өстенә дә чыкмаса.

Сала агаеннан математика
Очраклы гына танышкан бер абзый безгә үзенең ат асравының керем һәм чыгымнарын исәпләп күрсәткән иде. Авыл агаеның математикасы белән сезне дә таныштырыйк әле.
Бер ат 22 ай, уртача алганда, 662 көн тәрбияләнә, фермер аны 6 айлык вакытта сатып ала, ягъни 482 көн үстерергә тиеш була.
Чыгым
1. 6 айлык тайны сатып алу - 25000 сум.
2. Ашлык сатып алу - 19280 сум (482 көн х 5 кг (1 көнгә кирәк булган ашлык)=2410 кг). 2410 кг х 8 сум (1 кг ашлык бәясе)= 19280 сум).
3. Тегермәндә тарттыру - 860 сум (43 капчык х 20 сум=860 сум).
4. Печән сатып алу - 4000 сум.
5. Салам сатып алу - 3000 сум.
6. Атны ашату-карау - 9640 сум (1 көне 20 сумнан).
7. Авыруга каршы укол (ике тапкыр) - 750 сум.

Барлык чыгымнар - 62530 сум.

Керем
1. Ат ите - 50000 сум (250 кг х 200 сумнан)
2. Атның үпкә-бавыры - 2200 сум (20 кг х 110 сумнан)
3. Мае - 1400 сум (14 кг х 100 сумнан)
Барлык керем - 53600 сум.

Саннар менә шуны сөйли. Кайда соң монда хезмәтенә карата табыш? Минуска ук киттек түгелме соң?!. Шулай булгач, авыл кешесенә азык-төлек бушка килә булып чыгамы соң инде?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading