Авылга кунакка кайтып килгән берәр кешедән, ничек анда, дип сорасаң, бөтенесе диярлек: «Рәхәт авылда!» - дип җавап кайтара, әмма салаларда кеше һаман кимү ягына гына бара. Авылны яратсалар да, шәһәр тормышын ташлап кайтып китәргә бөтен кешенең дә кыюлыгы җитеп бетми. Авылга кайтмас өчен, сәбәпләре дә җитәрлек, иң беренче урында исә...
Дөрес, авылга кайтам дип тәвәккәлләгән кешене бу гына туктатып калмый анысы, Гаиләсе белән инде берничә ел элек шәһәрдән күченеп кайткан бер ханым авылның уңай якларын билгеләп чыккан. Авылның минусларын гына күрергә ияләнгән кешеләр өчен уйланырлык фикерләр дә бар монда. Билгеле, кемдер алар белән килешер, кемдер юк. Шулай итеп, шәһәр кешесе күзлегеннән авылның уңай яклары менә алар:
1. Авылда тыныч һәм саф һава, димәк, рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңларга, табигать белән хозурланырга була.
2. Авылда эт, мәче, әрлән (хомяк) һәм башка йорт хайваннарын урамда йөртергә кирәкми, алар монда ирекле һәм үзләре дә йөри ала.
3. Авылда терлек, кош-корт асрап була. Ит, йомырка, сөт үзеңнеке булачак. Дөрес, монысы кул кушырып утырмасаң гына...
4. Авылда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанция килгәч, котлар алынмый. Газ һәм ут өчен түлисе, билгеле, әмма аны шәһәрнеке белән чагыштырып булмый - күпме кулланасаң - шуның кадәр түлисең, аңлашылмый торган хезмәтләр өчен акча каермыйлар. Аннары авылда җылылыкны да үзең көйлисең: май аенда пешеп, ә көз көне калтырап утырырга туры килми.
5. Авылда җылы су да, кайнар су да һәрвакыт бар - аны көтмәгәндә генә өзеп куймыйлар. Бөтен җирдә дә мондый уңайлыклар юк диярсез, әмма булмастай эш түгел бу, моны һәр кеше ясап куя ала.
6. Бары авылда гына кибеттән «бушка» (акча булганчыга кадәр) әйбер алып була. Аннары кибеткә барып килер һәм урамга чыгып керер өчен дә ярты көн бизәнергә-ясанырга кирәкми.
7. Авылда үз бакчаңа теләгән бөтен әйберне утырта аласың, теләмәсәң, утыртмыйсың - монысы инде синең эш.
8. Авылда, чаңгы-чана шуу өчен, әллә кайдагы ял итү үзәкләренә барып, дөнья кадәр акча түгәргә дә кирәкми, чөнки барысы да бакча артында яки капка төбендә үк диярлек. Җәй көне исә болын һәм урманда туйганчы йөри аласың. Бары авылда гына күк йөзендәге меңләгән йолдызны күзәтергә була.
9. Монда үз йортыңны рәхәтләнеп үзгәртә аласың, төзисең, яңартасың һ.б.
Кыскасы, авылда син күпкә ирекле. Монда җаның теләгәнчә яши аласың.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар